Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Районда мал табиблары һәм орлыкландыру технологларының семинар-укулары үтте

18 июнь көнне Яңа Әлем авылы мәдәният йортында «Альта Дженетикс» компаниясе белән берлектә семинар-киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, район ветеринария оешмасы җитәкчесе Солтан Латыпов, район хуҗалыкларыннан ветеринар табиблар, орлыкландыру технологлары катнашты. Киңәшмәдә ясалма орлыкландыру, кысырлык көннәрен киметү һәм 1 сыерга продукцияне күбрәк алу мәсьәләләре...

18 июнь көнне Яңа Әлем авылы мәдәният йортында «Альта Дженетикс» компаниясе белән берлектә семинар-киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, район ветеринария оешмасы җитәкчесе Солтан Латыпов, район хуҗалыкларыннан ветеринар табиблар, орлыкландыру технологлары катнашты.
Киңәшмәдә ясалма орлыкландыру, кысырлык көннәрен киметү һәм 1 сыерга продукцияне күбрәк алу мәсьәләләре каралды. Шулай ук орлык тотылышы сораулары да күтәрелде - районыбызда 4-5 доза орлык тотыла, ә бу бүгенге көндә нормативлардан күбрәк дигән сүз һәм экономик яктан да хуҗалыклар өчен начар булып тора.
Ясалма орлыкландыру берничә төрле - француз, европа, харьков төрләре була. Француз һәм харьков төрләре элегрәк кулланылган булса, хәзер европа төре күбрәк кулланыла. Европа төре белән сыер каплануы күбрәк.
Солтан Латыпов:
- Бүгенге көндә ясалма орлыкландыру чит илләрдә күп кулланыла һәм бу актуаль мәсьәлә. Без дә ясалма орлыкландыруга күчәргә тырышабаз. Ул, беренчедән, йогышлы чирләр күчүне киметә, икенчедән, генетиканы үзгәртәбез.
Районда һәр хуҗалыкта да орлыкландыру пунктлары бар, табиб-орлыкландыручылар бар, кадрлар җитәрлек. Тәҗрибә җыярга бүгенге семинарда да бик күп файдалы мәгълүмат җиткерелде.
Ветеринар сорауларга килгәндә, сыерны бозаулаганнан соң нәкъ менә бозау тудырудан соң уздырыла торган профилактик эшләргә зур игътибар бирсәк иде. Район буенча сыерларны 60 көннән соң каплатырга дигән максат куйдык. Препаратлар да җитәрлек, яңадан-яңа төрләрен кулланабыз - нәтиҗәсе зур дип саныйм. Журналларда анализларын билгеләп барабыз, шуларны өйрәнеп, нәтиҗәләр ясап зур уңышларга ирешербез, - дип ышанам.
Кысыр сыерның 1 көне хуҗалык өчен 150-200 сум зыян яки алынмаган табыш. Шуның өчен аның өстендә эшләргә - вакытында каплатырга, профилактик чаралар уздырырга кирәк.
http://aktanysh.tatarstan.ru
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев