Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Районда сөтне иң түбән бәядән җыючы җирлек ачыкланды

18 октябрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагы буенча хуҗалыкларның һәм авыл җирлекләренең тугыз айлык нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Аны муниципаль район башлыгы Фаил Камаев алып барды. Киңәшмәдә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләнгән бәяләр белән дә таныштырдылар. Узган айда Яңа Әлем җирлегендә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтнең бер литрына 16 сум...

18 октябрь көнне "Яшьлек" мәдәни үзәгендә терлекчелек тармагы буенча хуҗалыкларның һәм авыл җирлекләренең тугыз айлык нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә үтте. Аны муниципаль район башлыгы Фаил Камаев алып барды.
Киңәшмәдә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләнгән бәяләр белән дә таныштырдылар. Узган айда Яңа Әлем җирлегендә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтнең бер литрына 16 сум 50 тиеннән хисап ясаганнар. Бу - районда иң түбән күрсәткеч.
- Сөттән антибиотик тапканнар, - дип аңлатты моны авыл җирлеге башлыгы.
- Ни өчен бер кеше антибиотиклы сөт саткан өчен барлык авыл халкы зыян күрергә тиеш. Ачыклап бетерегез һәм кире хисап ясагыз, - диде Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев