Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Эшлəмəсəң эш көне, ни ашар сыерың кыш көне?

Җәйнең иң мул чагы- каерылып үскән печәнен чап, кышлык азык әзерлә.

             Былтыр зарыгып көткән яңгырлар быелга калган булып чыкты. Аяз көннәрнең кадерен белеп бер еллык кына түгел, ике-өч елга җитәрлек мал азыгы әзерләү төп бурыч. Узган хуҗалык еллары тәҗрибәсе моны яхшы исбатлады.

         1 июльгә районыбыз хуҗалыклары 55435  тонна сенаж, 2570 тонна печән әзерләде. Бер шартлы терлеккә уртача 7 центнер азык берәмлеге туры килә. 
Терлекләрне кышлатуга аеруча җаваплы караш "Әнәк" агрофирмасында, биредә печән дә, сенаж да берьюлы хәстәрләнеп, 753 тонна печән, 7149 тонна сенаж запасы булдырылган. "Актаныш" агрофирмасы 5498 тонна сенаж салган, бу район хуҗалыклары арасында икенче күрсәткеч, ләкин агрофирмада печәнгә төшәргә өлгермәгәннәр. Өченче урында "Тамыр" хуҗалыгы-биредә 4673 тонна сусыл азык, 451 тонна печәнне саклауга куйганнар.

           Яңгырлар явып торса да, малларны ябык утарларда гына тотып продукциялелекне арттырып булмый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе мәгълүматлары буенча "Нур", "Чишмә", "Тамыр", "Агыйдел", "Наратлы", Нур Баян исемендәге, "Ташкын", "Алга", "Эконом" хуҗалыкларында, "Актаныш", "Әнәк", "Чишмә" агрофирмаларында терлекләрне йөртеп ашату оештырылган. 8 хуҗалыкта яшел үләнне чабып бирәләр. "Нур", "Тамыр", "Таң", "Нигез", "Наратлы", Нур Баян исемендәге, "Эконом" хуҗалыкларында, "Чишмә" агрофирмасында бу эш яхшы гына гамәлгә кереп бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев