Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Районда традицион техника каравы быел "Нур" хуҗалыгыннан башланып китте

“Нур” хуҗалыгының 15 тракторы һәм 11 арбасы комиссия тарафыннан төзек дип табылды.

Бүген “Нур” хуҗалыгында күрсәтмә техник карау узды. Биредә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев, идарә белгечләре, хуҗалыкларның баш инженерлары катнашты.

Язгы кыр эшләренә кереп киткәнче авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылма коралларны эш сызыгына әзер булырлык итеп көйләү, хәвеф-хәтәрләрсез кыр эшләрен башкарып чыгу һәр белгечнең, механизаторның бурычы. Техник караулар үткәрү дә шул нияттән башкарыла. Бүгенге күрсәтмә карау барышында да район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов хуҗалыкның әзерлек сызыгына баскан һәр техникасын җентекләп күздән кичерде.
“Нур” хуҗалыгының 15 тракторы һәм 11 арбасы комиссия тарафыннан төзек дип табылды. Башка хуҗалыкларда техник караулар график нигезендә 18 марттан башлана һәм 10 апрельгә төгәлләнергә тиеш.

Бу хакта тулырак “Актаныш таңнары” газетасының алдагы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев