Районның иң белемле комбайнчылары
Менә алар иң-иңнәр...
Комбайнчылар тапшырган имтиханда иң күп балл туплаган тугыз комбайнчы район башлыгының бишәр мең сум премиясенә лаек булды. Алар барысы да имтиханны кирәк дип санауларын яшермиләр. Әмма өлкәнрәк яшьтәге комбайнчылар билет сорауларының русча булуы гына бераз кыенлык тудырды, диләр. Татар мохитендә тәрбияләнгән, шунда яшәүчеләр өчен бу табигый хәл. Шулай булгач, алдагы елларга билет сорауларын татарча әзерләсәләр, әйбәт булыр иде дигән тәкъдимнәрен дә керттеләр. Моны җитәкче-белгечләр исәпкә алырлар дип өметләнәбез.
Илнур Шәйдуллин, “Чишмә” хуҗалыгы комбайнчысы.
Әтисе, алдынгы комбайнчы Шәүкәт абый янында кечкенәдән үк әлеге техниканың серенә өйрәнеп үскән егет, башта еккыч комбайнында өч ел комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Аннан дүрт ел Нива комбайнында әтисе янында ярдәмче була. Соңыннан үзенә ДОН-1500 комбайны тапшыралар. Аның белән биш ел басуларны иңли. Өч ел элек хуҗалыукка яңа кайткан Акрос-595 комбайнына утыра. Быел аның белән дүртенче сезон уракка керергә җыена.
-Имтихан алай авыр булмады. Укытканнарының файдасы тиде. Мондый имтиханнар кирәктер дип исәплим. Белемне яңартып тору зыян итми, -ди ул.
Альберт Әһлиев, “Алга” хуҗалыгы комбайнчысы.
-2002 елда армия сафларыннан кайткач, читкә китмичә, авылда калдым. МТЗ-1221 тракторы белән язгы чәчүдә, көз көне җир эшкәртүдә катнаштым. 2017 елда яңа кайткан АКРОС-595 комбайнына утырдым, -ди ул.
Көзен кыр корабы белән басуларны иңләсә, язын тракторы белән шул игеннәргә нигез сала уңган. Комбайнын да урып-җыюларга тиешенчә әзерләгән. Запас частьләр белән тоткарлык булмады, ди. Хәзер бар теләге, игеннәрне югалтуларсыз һәм ватылуларсыз җыйнап алу.
Фарис Әхәтов, “Ташкын” хуҗалыгы комбайнчысы.
1987 елдан бирле хуҗалыкта хезмәт куючы әлеге фидакарьнең бер елны да урып-җыюларда катнашмый калганы юк. Башта Нива комбайнын иярли, аннан ДОН-1500гә утыра. Нинди генә комбайн исрләсә дә, ул аларны күз карасы кебек саклап тота. Шуңа да урып-җыюларда ул иярләгән кыр кораблароы ватылып җәфаламый.
Фарис Әхәтов, “Ташкын” хуҗалыгы комбайнчысы.
1987 елдан бирле хуҗалыкта хезмәт куючы әлеге фидакарьнең бер елны да урып-җыюларда катнашмый калганы юк. Башта Нива комбайнын иярли, аннан ДОН-1500гә утыра. Нинди генә комбайн исрләсә дә, ул аларны күз карасы кебек саклап тота. Шуңа да урып-җыюларда ул иярләгән кыр кораблароы ватылып җәфаламый.
Илдус Моратов, “Чәчер” хуҗалыгы комбайнчысы.
-Хуҗалыкта өченче ел эшлим. АКРОС-595 комбайнын иярлим. Комбайнны барыбыз да яхшы һәм икмәкләрне югалтмаслык итеп эшләрлек булсын дип әзерлибез. Премияләрне дә аласы килә, -дип елмая ул.
Имтиханда бераз каушау булуын да яшерми. Югары нәтиҗәләргә ирешеү өчен ел саен белемне арттыру кирәк дип исәпли.
Алмаз Галләмов, “Әнәк” агрофирмасы комбайнчысы.
-Үзем Зөбәер авылыннан. Комбайнга 1988 елдан утырган идем. Агрофирмага эшкә 2008 елда кергән идем. Торн комбайнын иярлим. Хезмәтемне бик яратам. Яратмасам 32 комбайн артында йөрмәс идем, -дип елмая ул. – Комбайнны алдан ук әйбәтләп карап куйдым. Запас частьләр белән кыенлык булмады. Уракны ватылуларсыз башкарып чыгарбыз дип ышанам.
Назыйм Нуретдинов, “Наратлы” хуҗалыгы комбайнчысы.
1984 елдан бирле хуҗалыкта хезмәт куючы уңган хезмәтен яратуын яшерми.
-Әлеге комбайн белән дүртенче сезонга керәм. Бик әйбәт эшли. Моның белән уракны башкарып чыгарга була. Исән-имин эшләргә язсын, -ди ул.
Дәнил Хәйдәров, “Башак” хуҗалыгы комбайнчысы.
1986 елдан бирле хуҗалыкта хезмәт куючы уңган урып-җыюларны үзе әйтмешли ашкынып көтә.
-Ел саен тырышып әзерләнәбез, эшебезгә салкын караган юк. Әлеге АКРОС-585 комбайны белән дүртенче сезонга керәм. Моңа кадәр ватылып җәфаламады. Алга таба да шулай булсын, -ди. Комбайны биш бармагы кебек белгән комбайнчы имтиханда да артык авырлык сизелмәгән.
Альберт Шәңгәрәев, “Актаныш” агрофирмасы комбайнчысы.
-Агрофирмада 2016 елдан эшли башладым. Яз көне тракторга утырам. Көзен комбайн иярлим. Комбайнчы булу теләге, әтием Миңневәлидән күчкәндер дип исәплим. Аның янында ярдәмче булып эшләп, комбайн йөртергә ныклап өйрәндем. Уракка чыгарга ярсып торабыз, -ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев