Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Районның комбайннары уракка төшәргә әзерме?(фотолар)

Быелгы урып-җыю компаниясендә Актаныш районы хуҗалыкларыннан 94 кыр корабы катнашачак. Барлык комбайннар да хуҗалы, механизаторлар белән тәэмин ителгән. Ләйсән ГАЗИЗОВА

    Махсус комиссия- авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация буенча консультанты Рушан Мөхәммәдиев белән Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге җитәкчесе Әфка Сәрвәров  район хуҗалыкларының урып-җыюга чыгачак комбайннарның төзеклеген, уракларының ни дәрәҗәдә эшләвен контрольгә алды. “Чишмә” хуҗалыгында һәрбер механизаторы комбайнын кабызып, уракларын әйләндереп, утларын яндырып-сүндереп, сигнал тавышын биреп күрсәтте. Гамәли сынау узганнан соң комбайнчыларның теоретик белемнәре сыналды. Тест биремнәре 25 сораудан тора. Уңышның күпме булачагы, дымлылык, комбайнның һәрбер механизмы буенча сораулар кертелгән. 

“Чишмә” хуҗалыгының дүрт комбайны бүген үк уракка төшәргә әзер. Комбайнчылар язгы чәчүләр тәмамлангач та буш вакытлары булган саен ура-суга, җилгәрә торган машиналарын карап, төзекләндерәләр. “Соңгы вакытта исә Сабантуйга чыгасы чаптарларын әзерләгән кебек комбайннарының яныннан да китмәделәр”,-ди механизаторлар турында остаханә мөдире Илшат Исламов. 

Ә менә “Ташкын” хуҗалыгында урып-җыюга караш бөтенләй башкача. Иң түбән әзерлек әлеге хуҗалыкта булып чыкты. Баш инженер Салават Исламов уракка өзеклек тудырмаячакбыз дип ышандырды ышандыруын. 

Реклама

Механизаторлар гамәли өлештән бигрәк, теориядә сорауларның авырлыгын русча бирелешендә күрә. Әмма зарлансалар да биремнәрне уйлап эшләргә тырыштылар. “Чишмә” хуҗалыгы комбайнчысы Фәндәвис Галләмов “Имтихан кирәк инде ул.  30 ел уракка төшәргә торам. Шушы тестны эшләгәндә башны эшләтәсең, белгәннәрне хәтердә яңартасың”,-дип, бүгенге чараның мөһимлеген ассызыклады. 

Комиссия тарафыннан югары балл туплаган механизаторлар район башлыгының махсус премиясенә лаек булачак. Премияләрне 9 июньдә булачак Кыр көнендә тантаналы төстә тапшыру күздә тотыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев