Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Районыбыз җитәкчеләре «АГРОВОЛГА 2022» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша

6-8 июль көннәрендә Казанда Россия авыл хуҗалыгы өчен уникаль вакыйга — «АГРОВОЛГА-АГРОИДЕЛ 2022» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе уза.

             «АГРОВОЛГА» күргәзмәсе киң күләмле экспозицияне һәм эшлекле форумны, шулай ук якын-тирәдә урнашкан 48 гектарлы тәҗрибә-демонстрацион кырларны берләштерә. Күргәзмәдә 400дән артык оешма  һәм 15 меңнән артык белгеч һәм агросәнәгать тармагы җитәкчеләре катнаша. 

      Павильоннарда, ачык асфальт мәйданчыкта авыл хуҗалыгы техникасы белән запас частьләр, үсемлекчелек, терлекчелек тармагын цифрлаштыру, продукция саклау, эшкәртү, шулай ук төзелеш буенча үзләренең яңа эшләнмәләрен тәкъдим итә.

            Әлеге фото Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәевнең ватсап мессенджерыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев