Актаныш

Рәфит Мирзаһитов: "Аларга бары тик Ходайга гына ышанасы кала"

Басуларда быелгы уңыш җыйналып бетүгә, игенчелек өлкәсендә хезмәт куючылар инде киләсе ел уңышы өчен хәстәрлек эшләре алып бара башладылар. Чөнки арбаны - кыштан, чананы җәйдән әзерлә, дигән гыйбарә авыл кешесенең канына сеңгән. 12 октябрь көнне, нәкъ шул әйтемне истә тотып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында идарә җитәкчесе Дәниф...

Басуларда быелгы уңыш җыйналып бетүгә, игенчелек өлкәсендә хезмәт куючылар инде киләсе ел уңышы өчен хәстәрлек эшләре алып бара башладылар. Чөнки арбаны - кыштан, чананы җәйдән әзерлә, дигән гыйбарә авыл кешесенең канына сеңгән. 12 октябрь көнне, нәкъ шул әйтемне истә тотып, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында идарә җитәкчесе Дәниф Харисов катнашында хуҗалыкларның баш агрономнары, инженерлары, һәм икътисадчылары белән киңәшмә үтте.
Сөйләшүне идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов көзге культураларның торышы хакында таныштырудан башлады. Районда 20986 гектарда көзге культуралар чәчү планы куелган булса да, алар бары тик 14282 гектар мәйданда гына чәчелде. Хуҗалыклар буенча караганда, "Нигез" хуҗалыгы - 40, "Башак" - 758, "Нур" - 309, "Чишмә" - 590, "Тамыр" - 1077, "Таң" - 30, "Янаул" - 325, "Наратлы" -110, "Ташкын" - 562, "Саф" - 310, "Алга"- 479, "Эконом" - 442, "Актаныш" агрофирмасы - 1540, "Чиялек" - 60, Мехотряд 95 гектар мәйданда көзге чәчү эшләрен башкарып бетермичә калганнар. Нур Баян исемендәге хуҗалык җиткерелгән планнан 23 гектарга артыграк чәчкән, "Әнәк" агрофирмасы да тиешле гектарларда чәчүне төгәлләгән.
- Яңгырлар яумый торгач, кайбер хуҗалыклар белән киңәшеп, чәчүне туктатып торырга да туры килде. 20 сентябрьдә яңгыр яугач, барлык хуҗалыкларга да чәчәргә кушылды. 3 октябрьдә исә чәчү тукталды. Шушы ара эчендә "Башак", "Нур", "Тамыр", "Алга", "Эконом", "Чәчер" хуҗалыклары гына чәчкән, - ди Рәфит Мирзаһитов.
- Бу бит сезнең җаваплылыкта, агрономнар, - дип мөрәҗәгать итте аларга Дәниф Харисов. - Уңышта көзге культураларның нинди әһәмият уйнавын барыгыз да беләсез. 2010 елдагы корылыкта да көзге культуралар ярдәмендә яхшы уңыш җыйнап алдык. Быел да күпчелек уңыш көзге культуралар бәрабәренә булды. Моны аңламаган агроном, икътисадчыларга үпкәм зур, кемне гаепләргә? Киләсе елгы уңышта сезнең эшчәнлеккә тагын бер кат бәя биреләчәк.
Көзге культураларның хәзерге торышына килгәндә, ахырдан чәчелгәннәр арасында шытып чыкканнары да, чыга алмаганнары да бар икән. Ә кышкы суыкларга бирешмәү өчен уҗымның ныклы тамыр җибәреп, сабагы үсеп калуы шарт. Быел уҗымның үсеше бик үк яхшы түгел, ди белгечләр. Нәтиҗәдә киләсе елга арышның уңышы орлыкка гына җитәрлек булып, арышка ихтыяҗ нык зур булырга мөмкин. Көзге бодай исә иң ахырдан чәчкәннәрнең әле тишелмәгән.
- Аларга бары тик Ходайга гына ышанасы кала, - ди Рәфит Мирзаһитов.
Ул шулай ук көздән чүп баскан басуларны чүптән ничек арындырырга кирәклегенә дә тукталды. Гербицид белән эшкәртүне язга калдырырга киңәш итте. Арыш басуларын һич кенә дә әлегә бозарга ярамый, дип басым ясады белгечләр. Шунысы сөендерә: быел көзге культураларның корткыч-бөҗәкләр белән зарарлануы артык зыянлы түгел.
Сөйләшү барышында югары репродукцияле сортлар белән эшләү мәсьәләсенә дә тукталдылар. Һәр хуҗалыкта тәҗрибә участоклары булдырып, аларда берничә төрле сортны игеп карау шарт итеп куелды. Шулардан чыгып, җирлек өчен файдалы, күп уңыш бирердәй сортларны сайлап алырга кушылды. Әлбәттә, мондый тәҗрибә участоклары булдыру, аларны карап тору зур хезмәт һәм сабырлык сорый. Ләкин шулай эшләмәгәндә, сортларны яңартмаганда, мул уңыш турында сүз алып бару мөмкин түгел. Бу юнәлештә "Башак", "Наратлы", "Эконом" хуҗалыклары агрономнары башкаларга үрнәк булып тора.
"Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров чәчүлек орлыкларга тукталды. Быелгы корылык киләсе елга да үзенең тискәре тәэсирен сиздерәчәк әле. Шунлыктан районда күчмә фондка 3407 тонна орлык салырга дигән бурыч куелган иде. Шуның 1538 тоннасы гына анализга китерелгән. Әфка Сәрвәров кайсы хуҗалыкның күпме орлыгын анализга китерүе хакында аерым-аерым тукталды.
- Алдагы елда арыш культурасының уңышы аз булса, без көзге культураларны чәчә алмаячакбызмени? Быел көзге культуралардан күчмә фондка салырга тулы мөмкинлек бар иде. Сез моңа шул тикле салкын карагансыз. Киләсе ел өчен көзге культура орлыкларын кайдан алачаксыз - тиз арада хәл итеп бетерегез, - диде Дәниф Харисов.
Язгы культуралар буенча 129198 центнер орлыкның 118420 центнеры анализга китерелгән. "Әнәк" агрофирмасының, "Чиялек", "Нур", "Чишмә" хуҗалыкларының орлыкларын анализга китереп бетерәселәре бар.
1000 бөртекнең авырлыгы ким булган хуҗалыкларга уңышны югалтмас өчен нинди өстәмә чаралар кулланып булуы хакында уйланырга кушылды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев төп җир эшкәртү буенча аңлатып үтте. Районда киңәшмә булган көнгә 5268 гектар мәйданда җир эшкәртелеп бетмәгән булып тора.
- Көздән эшкәртелмәгән җирләрне яз көне эшкәртү өчен икеләтә чыгым таләп ителгәнне барыгыз да белә. Көзге җир эшкәртүгә соң керешеп, җирне катырдыгыз. Табигатькә сылтау итү дөрес түгел, - ди Дәниф Харисов.
Тирәнәйтеп эшкәртү буенча да һәр хуҗалыкка план җиткерелгән булган. Моның буенча "Тамыр" хуҗалыгы бөтенләй эшләмәгән. "Башак" хуҗалыгында, СПСК "Агыйдел"дә аз эшләнгән. Хуҗалыктагы барлык буш тракторларны җирне тирәнәйтеп эшкәртүгә кертергә кушылды. Дым туплауны арттыру максатыннан җирне тирәнәйтүгә һәркемнең җитди карарга тиешлегенә дә басым ясалды.
Нәфис Сәлимгәрәев техника ремонты хакында да аңлатты. Көннәр җылы торганда техника ремонтын тулы көченә башлау кирәклеге ассызыкланды. Чәчү, тагылма коралларны, терлек азыгы әзерләүдә катнашучы техниканы яңа елга тикле ремонтлап бетерү бурычын куйды Дәниф Харисов. Комбайннарны да көздән ремонтлый башларга кирәк диелде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: