Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Рәүхәт Салихҗанов: Бездә савымчы табып булмый, шуңа күрә сыерларны робот сава

“Ташкын” хуҗалыгы җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов уенын-чынын кушып гамәли киңәшмәгә килгән хуҗалык җитәкчеләренә бүген шулай дип белдерде.

                  Менә өченче ел инде “Ташкын” хуҗалыгында сыерларны роботлар сава. Хуҗалыкта 600 савым сыеры бар. Савымчылар исә өчәү-дүртәү генә. Сөтлебикәләрнең 250сенең кешеләр белән бәйләнеше бөтенләй юк дияргә мөмкин. Азыкны робот әзерләп тарата, аслары да электрон җыештырыла. Сөтнең күләме робот сава башлагач артуга таба, көненә хәзер 6 тонна сөт савыла, бер сыерга 23,3 киллограмм туры килә. 
              Хуҗалыкның баш зоотехнигы Ирек Хәйриев хуҗалык җитәкчеләрен роботның азык ясап сыерлар теленә җиткерү ТТМ-программасын компьютерда аңлатты. Азык составы, кирәкле матдәләрнең ни дәрәҗәдә булуы, терлекнең азыкны ничек кабул ителүе-барысы да мониторда чагылып бара. Әгәр җитешсезлек була калса, азык таратучы тракторга куелган мониторда да бу хакта күренеп тора. 

            Яшь бозауларны тәрбияләү дә электронлашкан. Өч “азык-әни”гә 360ка кадәр бозау беркетелгән
 

-    Элек бер бозау караучыга 40 терлек туры килсә, бүген 120 баш бозау тәрбиялиләр. Мәсәлән Яңа Байсардагы фермада терлекче бер үзе 300 баш мал карый. Үзе ферма мөдире, үзе-терлекче. Бездә хуҗалыкта эшләргә кеше табу авыр, роботлар кеше факторын алыштыра,- ди җитәкче Рәүхәт Салихҗанов. 
 

         Роботлар белән сава башлагач, сөт чишмәсе мулдан ага башлаган, узган елга караганда күләме 30 процентка арткан.  Тагын бер мөһим күрсәткеч- “Ташкын”да лейкозлы сыерларны системалы рәвештә котыла баралар. Бүген 150 баш бозаулаган сыер аерым бинада асрала, тагын 50 буаз терлек бозаулаганнан соң кабат каплатылмаячак, җибәреләчәк. Шул рәвешле якын киләчәктә лейкоз авыруын җиңәргә уйлыйлар хуҗалыкта. 

                 Гамәли киңәшмә кысаларында хуҗалыкның техника белән тәэмин ителеше, төзекләндерү, барышы, киләсе ел уңышының нигезе булган чәчүлек орлык әзерлеге каралды. 
               “Ташкын” хуҗалыгының 3676 га сөрем җире бар. 1350 га мәйданда бөртеклеләр, 120 га-рапс, 100 га мәйданда җитен үстергәннәр. Бөртеклеләрнең уртача уңышы 17 центнер, гомуми алганда уртача уңыш 27 центнер булган. Быел 120 га көнбагыш чәчәргә җыеналар, кукурузаны, күпьеллыклар күләмен да арттырачаклар. 
              Табигать шартларының кырыс килүе уҗымнар үсешенә беркадәр зыян салырга өлгергән, Рәүхәт Салихҗан улы басудагы кар астыннан алып караган үсемлекләр күңелгә ошамады, ди. Язгы чәчүгә кадәр ашлама белән тәэмин ителүне тизләтергә кирәклеген искәртте иң олы стажлы җитәкче. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев