ҮРНӘК АЛЫР УРЫН БАР: “Таң” хуҗалыгын әйдәп баручы Идрисовлар 129 еллык хезмәт стажына ия
Идрисовларга хезмәтләрендә уңышлар, үзләре әйтмешли, бик күп тапкыр басу-кырларда игеннәр өлгергәнне күреп хозурлану хисләре кичерергә язсын дип телибез.
Бәхет эзләп еракларга китмичә, туган җирендә династияләре белән хезмәт куючы фидакарьләр шактый безнең районда. Шуларның берсе – “Таң” хуҗалыгыннан Идрисовлар. Әлеге династиянең гомуми эш стажы 129 елдан артып китә.
Аларның барысын да туган авылларын, туган җирләрен ярату хисе берләштерә. Әтиләре Риф абый гомер буе колхозда ДТ-75 тракторын иярләгән. 45 елдан артык хезмәт кую дәверендә колхозны алга җибәрүдә үзенең саллы өлешен керткән. Аның хакында авылдашлары әле дә сагынып искә ала. Риф абый үзенең ике улында да туган җирне ярату хисләре тәрбияли алган. Кечкенәдән үз янында кайнашкан улларының һөнәрен дәвам итәсенә һич икеләнмәгәндер ул. Ниязы да, Рәвисе дә армия сафларында хезмәт итеп кайтуга, эшләрен хуҗалыкта механизатор буларак дәвам итәләр. Инде менә берсе – 37, икенчесе 36 ел шушы җирлектә армый-талмый хезмәт куя. Язгы-көзге кыр эшләрен алардан башка күз алдына да китереп булмый.
– Кечкенәдән үк абый белән икәүләп әти янында тракторга утырып йөрдек. Иртән иртүк әти белән басуга китә идек, кич караңгыда гына кайта идек. Арытмаган да, ялкытмаган да. Туган җиргә мәхәббәтнең башлангыч хисләре шул вакытта салынган күрәсең, – ди Рәвис абый.
Башта ул әтисе эшләгән ДТ-75 тракторын иярли. Аннан ХТЗга күчә. Анда 12 ел эшләгәч, яңа кайткан МакКормик тракторына утыра. Шуның белән чәчүдә, җир эшкәртүдә катнаша. Кышын исә авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлый.
– Мәктәптә укыганда ук әти кебек трактор йөртергә хыялландым. Аның янында йөреп, тракторның барлык детальләрен, аларны ничек ремонтларга икәнлеген өйрәндем. Шуңа да һич икеләнми хуҗалыкта эшкә калдым. Инде менә 37 ел авылымда эшлим һәм яшим, – ди Нияз абый. Ул МТЗ-1221 тракторында эшли. Рәвис абый кебек үк чәчүдә һәм җир эшкәртүдә намуслы хезмәтен куя. Кышын шул тракторы белән терлекләргә азык ташый.
Алар икесе дә әтиләре шикелле улларын кечкенәдән үз яннарында йөртеп, техникага карата мәхәббәт хисләре тәрбиялиләр. Шуңадыр, икесенең дә уллары мәктәпне тәмамлагач, Актаныш техникумында механизатор белгечлеге үзләштерәләр. Шунда укыган вакытта Нияз абыйның улы Рияз “Ни өчен мин бу һөнәрне сайладым?” дигән иншасы белән беренче урын да яулый. Егетнең “Игенчене мин дөньяга бәхет өләшүче итеп күз алдыма китерәм”, – дигән сүзләре генә дә аның туган җирне никадәрле яратуын күрсәтә түгелме?
Инде менә 7 ел хуҗалыкта механизатор булып эшли ул. Көзен ДОН-1500 комбайны белән игеннәрне җыйнауда, җәен МТЗ-82 тракторында, кышын техника ремонтында эшли.
– Техникумда укыган вакытта ук хуҗалыкта эшли башлаган идем. Армия сафларында йөреп кайткач, эшемне
дәвам иттем. Әтиләр, абыйлар барган эздән барасым килде. Һич тә үкенмим, – ди Рияз.
Рәвис абыйның улы Риназның да тәҗрибәсе арта. Хуҗалыкта эшли башлавына да 4 ел булган инде. Җәен ДОН-680 комбайны белән терлек азыгы әзерләүдә катнашса, кышын МТЗ-82 тракторы белән терлекләргә азык тарата ул.
– Туган авылымны бик нык яратам. Шуның өчен читкә китмәдем. Киләчәктә дә шушы җирлектә файдалы хезмәтемне куярмын дип ышанам, – ди.
Идрисовларны хезмәт сөйгәннәре, бар эшне җиренә җиткереп башкарганнары өчен хөрмәт итәләр. Хезмәттәшләре арасында да абруйлары зур аларның.
– Туганнар бергә эшләгәч рәхәт инде. Бер-беребезгә һәрчак ярдәм итәбез. Хезмәттәшләребезгә дә кулдан килгән кадәр булышабыз, алар да булышалар. Дус-тату эшлибез, – ди Рәвис абый.
– Идрисовлар белән бик күп еллар бергә хезмәт куябыз. Аларны хуҗалыкның таянычлары, әйдәп баручылары дисәк тә, ялгыш булмас. Чөнки язгы кыр эшләре вакытында да, җәйгесендә дә, көзгесендә дә әйдәп баручы механизаторлар булып торалар. Аларның артыннан тикшереп тә йөрисе юк. Нәрсә кушсаң, шуны җиренә җиткереп башкарып куялар, – ди хуҗалыкның баш инженеры Илшат Гафуров.
Ә Идрисовларга хезмәтләрендә уңышлар, үзләре әйтмешли, бик күп тапкыр басу-кырларда игеннәр өлгергәнне күреп хозурлану хисләре кичерергә язсын дип телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев