Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Рөстәм Миңнеханов: Язгы кыр эшләрен бер атна эчендә тәмамларга кирәк

Язгы кыр эшләрен бер атна эчендә тәмамларга кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бу хакта Татарстан Республикасы Алабуга мунициципаль районына эш сәфәре кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәсе барышында хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, республикада бүген язгы кыр эшләре әйбәт бара. Былтыргы белән чагыштырганда бер...

Язгы кыр эшләрен бер атна эчендә тәмамларга кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бу хакта Татарстан Республикасы Алабуга мунициципаль районына эш сәфәре кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәсе барышында хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, республикада бүген язгы кыр эшләре әйбәт бара. Былтыргы белән чагыштырганда бер көнгә генә соңга калып барабыз, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча, төп бурыч - чәчү эшләрен бер атна эчендә тәмамларга кирәк. "Моның өчен бөтен нәрсә бар: техника да, тырышлык та", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, авылда шуның белән бергә социаль объектлар төзү эшләре дә дәвам итә. Республикада төзелеш сезоны күптән түгел башланып китүгә карамастан, берничә авыл клубы, ФАПлар, күп функцияле үзәкләр ачылып өлгерде, диде ул. "Һәр торак пунктыбызда эшләр туктап тормау - бик күркәм хәл: кайдадыр юллар салалар, каядыр яктылык белән шөгыльләнәләр, каядыр су кертәләр, каядыр - газ, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. - Яхшы уңай динамика күзәтелә, кешеләрнең кәфе күтәренке".
http://prav.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев