Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

РУЗИЛӘ ХӘСӘНОВА: Исәпләре – 70 мең центнер җыеп алу ("Тамыр" хуҗалыгыннан репортаж)

Хуҗалыкларда урып-җыю эшләре экватор сызыгын узып, әкренләп финишка таба якынлаша. “Тамыр” хуҗалыгында да язгы бодай, карабодай, җитен культурасын гына җыйнап аласы калган.

         Әлеге хуҗалыкта элек-электән игенчелек тармагына зур игътибар бирелә. Яңа сортлар белән эшләү нәтиҗәсендә алар игеннәрдән ел саен мул уңыш җыйнап алалар иде. Быелгы һава шартларының тәэсире аларның басуларында да сизелә. Шулай булуга карамастан, үзләренә җитәрлек күләмдә икмәк җыеп алырга өметләнәләр. 
         Бөртеклеләр биредә 4084 гектар мәйданда игелә. Шуның 2500 гектар тирәсендә икмәк җыеп алынган инде.  Уңышы бер гектарга уртача 17 центнер тирәсендә тирбәлә, диделәр. Аерым культураларга килгәндә, борчакныкы – 15, солыныкы – 25, арпаныкы 18 центнердан артыграк булган. 
Көзге культураларны да кушып, алар әлегә 36 мең центнердан артыграк уңыш җыеп алганнар. 
–Язгы бодай, карабодай, җитен культурасын да кушкач, тулай җыем 70 мең центнер тирәсе булыр дип өметләнәбез. Елына күрә, ярый инде. Алдагы елларда тулай җыем 125-130  мең центнерны тәшкил итә иде, – ди хуҗалык җитәкчесе Ильяс Мирзаянов. 
               Урып-җыюны хуҗалык үз көче белән башкара. Дүрт комбайн кырларны иңли. Рөстәм Мирзагалиев, Рәмис Мирзагалиев, Рамил Мирзаһанов, Артур Харисов бөртекне дә әрәм итмичә, бункерга керүе өчен тырышып хезмәт куялар. Шунысы сөендерә, комбайнчылар сафын яшьләр тулыландыра. 
–Башта Рәмис янында ярдәмче булып йөргән идем. Актаныш техникумын тәмамлагач, үземә ДОН-1500 комбайны бирделәр. Эш эзләп читкә китәсем килмәде. Әти-әни, туган җир кадерле. Эшем ошый. Быел Акрос комбайнына утырдым. 8 июль көнне борчак суктыра башлаган идек. Яңгырлар булу сәбәпле, ике генә көн туктап тордык. Әкренләп барлык культураларны җыйнап барабыз. Эш шартлары тудырылган, – ди Артур Харисов. 
– 1994 елдан бирле ел саен урып-җыюда катнашам. Быел узган елларга караганда, уңыш әзрәк булса да, җитә. Үзем техниканы яраткач, улымда да техникага карата мәхәббәт тәрбияләдем. Башта үземнең янымда комбайнчы ярдәмчесе булып йөрде. Аннан үзенә ышанып комбайн бирделәр. Быел инде яңа кайткан комбайнга утырттылар. Бергәләп, ярышып эшлибез. Еллар имин булып, сәламәтлек белән үскән игенне җыйнап алырга язсын, – ди  Рөстәм Мирзагалиев. Урак беткәч ул, ДТ-75, К-700 тракторлары белән хуҗалыктагы эшләрне  башкара. 
               Комбайнчылар суктырган икмәкне Айрат Арсланов, Илшат Мортазин, Рушат Әскәров, Рәфит Габдуллин ындыр табагына ташып тора. 
–Кайткан икмәкне урнаштырып барабыз. Арпа, солы, борчакны орлыкка салып куйдык. Хәзер бодай орлыгын салабыз, – ди хуҗалыкның баш агрономы Нияз Әхмәтгалиев. 
–Быел икмәк, нигездә, коры кайта. 17-18 процент дымлылык белән кайтканын үзебезнең КЗСта киптереп, складларга урнаштырып барабыз. Эш тәүлек дәвамында дәвам итә.  Биредә эшләргә укучыларны, студентларны да тартабыз. Алар укырга киткәнче, ашлыкны иләп, урнаштырып бетерергә иде, – ди ындыр табагында  хезмәт куючы Илфак Сафиуллин. 
                   Егетләр, чыннан да, тырышлар. Кулларына күз иярми. Күтәренке кәеф  белән эшләрен тиз-тиз генә башкаралар. 
–Чаллыда КФУ ның 1 курсын тәмамладым. Мәктәптә укыганда да каникул чорында бирегә эшкә килә идем. Икмәкне илибез, киптерәбез. Эшләгәнемә биргән акчага үземә кирәк-яраклар алам. Вакыт та үтә, файдалы да, – ди Рафаэль Әхмәдуллин.
Икмәктән бушаган басуларда салам киплиләр. МТЗ-82 тракторлары белән Алмаз Заһитов, Фарис Хөснетдинов, Вилсун Галиев кипләгән саламнарны Азат Якупов белән Шамил Закиров, Галинур Мирзагалиев комплекска ташып тора. Кайткан саламны Алмаз Сәмигуллин белән Наил Якупов трактор белән өя.
–Лаеклы ялда булсам да, өйдә торасы килми. Хуҗалыкта 1975 елдан бирле эшлим. Аңа кадәр дә, мәктәптә укыганда булышырга чыга идек. Быелгы ел корылыгы буенча 2010 нчы елны да уздырды бугай. Мин үзем МТЗ-1221 тракторы белән иртән башта сыерларга яшел масса алып кайтам. Соңыннан салам, печән ташыйм, – ди Азат абый Якупов. 
               Хуҗалыкта әзерләнә торган терлек азыгы малларга кыш чыгарга җитәчәк, дип исәплиләр. Узган елдан калган запаслары да бар икән. Аларның 1700 баштан артыграк мөгезле эре терлекләре булып,  бүгенге көндә бер шартлы терлеккә туры килгән азык берәмлеге 22 центнерны тәшкил итә.  
–638 тонна печән, 200 тонна салам әзерләнде инде. Салам ташу дәвам итә. Дүрт баз сенаж салдык. Әле силос саласы бар. Шулай булгач, бер шартлы терлеккә 31-32 центнер азык берәмлеге әзерләнер, дибез. Фуражга җитәрлек күләмдә ашлык бар, – ди баш зоотехник та, ферма мөдире дә булып эшләүче Флорид Нурымов. 
           Хуҗалыкта шул ук вакытта көзге чәчү өчен җир дә әзерләнә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев