Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

РӘЙХАН ГАЛИМҖАНОВА: Әлем белән Богадыга печәнне Башкортстаннан китерделәр

Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова хакимияттә узган брифингта җирлекләрдәге шәхси хуҗалыкларда 11560 терлек бар дип белдерде. Бу кадәр терлекне асрап чыгу өчен 8 мең тонна печән кирәк икән, безнекеләр печәнне 9 мең тоннага җиткергәннәр.

 Печән әйбәт үсә торган Күҗәкә, Ямалы якларында яшәүчеләр арасында кышлык азыкны сатарга әзерләүчеләр дә бар. Авыл башлыклары бу хакта халыкка мәгълүматны җиткереп тора. Яңа Әлем, Богады җирлекләренә  печәнне Башкортстаннан ук китереп сату оештырылган.  Рәйхан Флүс кызы “Нигез”, “Ташкын” хуҗалыклары җитәкчеләренә рәхмәт белдерде, әлеге хуҗалыклар печәнне үзләреннән арттырып авыл халкына да өләшкән. “Чәчер” хуҗалыгы урып-җыю эшләре чорында басудан арпа саламын халыкка тараткан. Хуҗалыкның үзендә терлек асрамыйлар, саламга ихтыяҗ юк. Киләчәктә бодай саламы да халыкка биреләчәк.

 Алдагы елларда “Актаныш” һәм “Әнәк” агрофирмалары күпләп терлек тотучыларга(ихаталарында 12-20 баш мөгезле эре терлек асраучылар бар) сенаж сатуны оештырып, мал азыгы белән проблеманы чишүдә ярдәм иткән булган. Быел да бу ярдәм дәвам итсен иде дигән теләктә Рәйхан Галимҗанова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев