Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Сабан тургае тавышына трактор гөрелтесе дә кушыла

Быелгы яз авыл кешесенә бакчасында эшләү, игенчеләргә чәчү өчен барлык мөмкинлекләрен дә бирде дияргә була. Көннәрнең матур торуына кырлардагы тракторлар гөрелтесе, язгы сабан тургаеның бертуктаусыз сайравы да кушылып, тереклекне тагын да ямьлерәк итә сыман. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыкларның барысында да чәчү планның яртысыннан узган....

Быелгы яз авыл кешесенә бакчасында эшләү, игенчеләргә чәчү өчен барлык мөмкинлекләрен дә бирде дияргә була. Көннәрнең матур торуына кырлардагы тракторлар гөрелтесе, язгы сабан тургаеның бертуктаусыз сайравы да кушылып, тереклекне тагын да ямьлерәк итә сыман.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыкларның барысында да чәчү планның яртысыннан узган. Аеруча "Нигез", "Нур", "Чишмә", "Тамыр", "Наратлы" хуҗалыкларында чәчү яхшы бара. "Эконом" хуҗалыгы да алардан калышмый. 10 май көнне әлеге хуҗалыктагы язгы кыр эшләре белән танышкан вакытта без моны үз күзләребез белән күрдек.
"Эконом" хуҗалыгы механизаторлары язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы кыштан ук ремонтлап, хезмәткә яраклы итеп куйганнар иде. Шуның өчен дә һәр техниканың җаен, көен белә алар. 22 апрель көнне беренче басуга чыгып, чәчүгә керешкәннәр. Өч бригадада иртә таңнан караңгы төшкәнче тулы көченә хезмәт кайный. Барыбызны да ел буе икмәк белән тәэмин итәчәк санаулы көннәр өчен вакытны кызганмый алар.
Хуҗалыкта 4021 гектар мәйданда сөрем җирләре булып, шуның 770 гектарын күпьеллык үләннәр, 750 гектарын көзге культуралар тәшкил итә. Калганына техник һәм язгы культуралар чәчәләр.
Хуҗалыкта яңа төр орлыклар белән эшләүгә игътибарны киметмиләр. Репродукция составын яхшырту өчен узган ел арпа һәм бодайның яңа сортын үстергәннәр. Быел да көзге һәм язгы культураларның яңа төрләрен юнәткәннәр.
- Бодайның "Иделле" һәм "Казанский-Юбилейный"ның яңартылган төрен, арпаның "Борец", борчакның "Ульяновец" сортларын алдык, - ди хуҗалык җитәкчесе Алмаз Кәримов. - Быел 80 гектар мәйданда кукурузны орлыкка да чәчтек.
Алмаз Кәримов белән бергәләп, механизаторлар эшли торган барлык басуларда да булып, үзләре белән якыннан аралаштык. Күңелләре күтәренке аларның. Һава торышының яхшы булуы да кәефләренә тәэсир итми калмыйдыр.
Төрлең төрле якка тартсаң, бер эшнең дә рәте булмаганны биредә яхшы аңлыйлар. Һәр бригадада алдан җирне әзерләп баручы культиватор, аннан чәчкеч, соңыннан орлыкларны җирнең дымы белән контактка кертү өчен каток агрегаты куйганнар. Алар белән эшләүче механизаторлар бер-берсенең хезмәтен күзәтеп, кирәк булса ярдәм итеп хәрәкәтләнәләр. Хезмәтләренә түләүнең нәкъ менә күләм һәм сыйфатка карап башкарылганлыгын яхшы беләләр.
Хезмәтләре җитәкчелекнең һәрвакыт күз уңында. Чәчүдә катнашучы барлык механизаторларны да көнлек эш күрсәткечләре белән таныштырып баралар. Моның шулай икәнлегенә механизаторлар белән сөйләшкән вакытта да инандык. Һәрберсе үзенең күпме эш башкарганын әйтеп бирә алды. Хезмәт хакларына өстәп, кызыксындыру чаралары да каралган. Сабантуйларда алдынгы механизаторларга премияләр бирелә. Печән белән дә ярдәм итәләр.
Югары Яхшый бригадасында Илнар Мусин МТЗ-82.1 тракторына СЗП агрегаты тагып, арпа орлыкларын җиргә иңдерә. Аның алдыннан Фәнтимер Имамов культиватор агрегаты белән җирне әзерли, Риназ Мирзаянов катоклау эшләрен башкара. Фирдәвис Мусин КамАЗ машинасы белән ашлама, Хәмзә Сабиров орлык ташый. Чәчүче егетләр Рушан Мусин һәм Илвир Баязитов чәчкеч агрегатын һәрвакыт күзәтеп баралар.
Әлеге бригаданың икенче чәчү агрегатын Рәеф абый Хәсәнов иярли. Ул бодай чәчә. Аның артык яңа булмаган тракторына гаҗәпләнеп карап торуыбызны күреп:
- Әлеге "Беларусь"ка 28 ел инде. Мин аны карап, саклап кына торам. Чәчүгә ныклы әзерлек белән керештек. Басуларда җир җитешкән. Ягулык-майлау материаллары да җитә. Көнлек норманы үтәп барабыз, кайвакыт артып та китә, - диде.
Түбән Яхшый бригадасында культивация агрегаты белән Рәшит Газетдинов, чәчкеч агрегаты белән Рифкат Мирзаянов, каток агрегаты белән Фаил Газетдинов эшли. Чәчүче булып Шакир Маннанов һәм Әхияр Ялалов тора.
- Рифкат абый хуҗалыкта әйдәп баручы механизатор безнең. Эш күрсәткечләре дә аныкы иң яхшысы, - ди җитәкчеләре.
Чәчүдә 31 еллык эш стажы булган Рифкат абый арпа чәчү белән мәшгуль иде.
- Культиватор агрегаты җирне әзерләп җитешсә, без чәчәбез инде. Көзен утырткан игеннәрне дә исән-сау җыйнап алырга язсын, - ди ул.
Табанлыкүл бригадасында Надир Кадыйров бодай чәчә иде. Аның үзе белән сөйләшә алмадык. Эшкә карусыз, нык булса да, сүзгә саран булып чыкты.
Мондый мөһим вакытта сүз түгел, эш кыйммәт икәнлекне һәрберебез дә белә, аңлый. Шулай булгач, әлеге хуҗалык уңганнарына чәчүләрне тиз көннәрдә төгәлләп, җиңел суларга язсын дип телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев