Актаныш

“Саф“та үзгәрешләр уңай якка

15 ноябрь көнне хуҗалык җитәкчеләре "Саф" хуҗалыгына чираттагы киңәшмәгә җыйналды. Ул район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов җитәкчелегендә узды. Әлеге җирлектә яшәүчеләр "Октябрьнең 12 еллыгы" колхозы исемен йөрткән вакытларын сагынып искә ала. Ул елларда алар игенчелек буенча да, терлекчелек буенча да алдынгылыкны бирмәделәр. Төзелеш эшләре дә гөрләп...

15 ноябрь көнне хуҗалык җитәкчеләре "Саф" хуҗалыгына чираттагы киңәшмәгә җыйналды. Ул район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов җитәкчелегендә узды.
Әлеге җирлектә яшәүчеләр "Октябрьнең 12 еллыгы" колхозы исемен йөрткән вакытларын сагынып искә ала. Ул елларда алар игенчелек буенча да, терлекчелек буенча да алдынгылыкны бирмәделәр. Төзелеш эшләре дә гөрләп барды. Колхоз рәисе булып эшләгән Марс Шәвәлиевнең хезмәтләре ул чорда бәяләп бетергесез иде. Үзгәреш җилләре башлангач әлеге хуҗалыкта да хәлләр кирегә китте. Бер-бер артлы алышынган җитәкчеләр, күрсәткечләрнең, малларның баш саннарының кимүе үз нәтиҗәсен бирми калмады. Хуҗалык артка тәгәрәде. Иске Кадермәт фермасында да маллар бетерелде.
Инде менә соңгы елларда хәл бераз уңай якка үзгәреш алды кебек. Хуҗалык рәисе булып эшли башлагач, Илфат Әндәрҗәнов иң беренче эшләрнең берсе итеп, Иске Кадермәт фермасында малларны кире торгызуга алына. Биредә теше малларның баш саннарын арттыру буенча эшлиләр. Узган ел анда 150 баш мал кышлап чыккан инде. Быел исә баш саннарын 206га җиткергәннәр.
- Иске Кадермәттә көтүлек җирләре күп. Шуның өчен теше малларны биредә җыярга булдык. Киләчәктә баш саннарын тагын да арттырып, теше малларны үстереп, каплатуны да шушында башкарырга дип планлаштырабыз, - ди Илфат Әндәрҗәнов.
Әйе, хәрәкәт бар җирдә җанлылык, тормыш сулышы сизелә. Тузган торакларның кысалары гына торып калган ферма әкренләп яңа төсмер ала. Быел шундый бер торакка реконструкция ясаганнар. Инде эшләре төгәлләнү алдында. Малларны кышкы суыкта, ачык һавада тотмау максатыннан эшләнә ул.
- Киләчәктә "Чишмә", "Башак" хуҗалыклары кебек баш саннарын 2000гә җиткерсәгез, күрсәткечләрегез дә яхшы булачак, - дип фикерләрен җиткерде Дәниф Харисов.
Иске Сәфәр фермасындагы эшчәнлек тә киңәшмәдә катнашучыларга ошагандыр дип ышанасы килә. Биредә буаз сыерлар белән эш системага салынган. Сыер ташлану белән саву залыннан аерым утарга күчерелә. Ә инде бозауларга бер ай кала икенче утарга чыгарыла. Анда аерым рацион нигезендә ашатыла. Бозаулар вакыты җиткән сыерларның торагына кергәч, аларның тездән саламга күмелеп торуларын күргәч, хөррияттә яши болар дип уйлап куясың. Алларына җылы су да куелган. Чөнки кайбер хуҗалыклардагы сыерларның бетон идәндә ятуларын да күргән бар. Бозаулау торагына төнгелеккә дежур куелган. Чөнки 70 процент сыерның төнлә бозаулаганын яхшы аңлый белгечләр. Элеккеге дуңгыз торагын, таналар бозаулату торагы итеп үзгәртүләре дә уңышлы килеп чыккан. Торакның бер башында буаз таналар асрала. Алар махсус боксларда бозаулатып, бозаулары аерым алына һәм карма-мамага чыгып киткәнче аерым тәрбияләнелә. Бозаулаган таналар аерым бер төркемгә тулгач, савымчыларга тапшырыла. Шушылай җайга салынган система нәтиҗәсендә бозауларның үлеме дә күпкә кимегән. Үсешләре дә яхшырган. Карма-мама ысулы белән тәрбияләнүче бозаулар торагында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Ялалов яшь бозаулар торагына бер төркем чыгып киткәч, икенчесе кергәнче дезинфикция ясарга кирәклегенә басым ясады. Чөнки төрле авыруларның башка терлекләргә күчү ихтималы барлыгын белгечләр онытырга тиеш түгел.
Дәниф Харисов бу урында районда савылган сөткә дә анализ ясап китте.
- Сөт җитештерү буенча атна эчендә бераз алга китеш булды. Узган елга караганда 6800 килограмм сөтне күбрәк сава башладык. Ләкин алдынгы районнар белән чагыштырганда, сөт савуны киметтек. Ә алдагы атна белән чагыштырганда 1700 килограмм сөтне күбрәк сава башладык, - диде ул.
Хуҗалыклар буенча аерып караганда, "Актаныш" агрофирмасы -339 килограммга, "Тамыр" - 238, "Чишмә" -70, "Ташкын" -289, СПСК "Агыйдел" -36, "Алга" -235, "Наратлы" - 50, "Эконом" -2, "Башак" -253, "Таң" -2, "Саф" -84, Нур Баян исемендәге хуҗалык - 150, "Әнәк" агрофирмасы 79 килограммга күбрәк сөт сава башлаган. Ә менә "Нигез" - 68, "Нур" хуҗалыгы 4 килограммга сөтне азрак сауганнар.
Киңәшмә барышында хуҗалыкның машина-трактор паркында да булып, авыл хуҗалыгы техникасы, тагылма коралларның ремонт барышы белән таныштылар. Идарә җитәкчесе машина-трактор паркларын ремонтлауга нык игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады. "Саф" хуҗалыгы моның буенча эш башлаган.
- Техника ремонтлый торган бинаның түбәсен җылытып ябу хәстәрен күрәбез, - диде хуҗалык җитәкчесе.
Биредә ике бинада ремонт эшләре бара. Берсендә чәчкечләрне ремонтлыйлар, икенчесендә культиваторлар, катоклар, тырмалар төзекләндерелә.
Район буенча ремонт барышына анализ ясап караганда, атна эчендә 312 тырма, 13 культиватор, 16 чәчкеч ремонтланган.
Ындыр табагы алдында "Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге"федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров саклауга куелган орлыкларга анализ ясап үтте.
- Башка еллардан аермалы буларак, быел "Саф" хуҗалыгы чәчүлек орлыкларын тиз арада эшкәртеп, саклауга куя алды. Аларның барлык орлыклары да кондицияле, саклауга куелган, складлары кышка әзерләп куелган. Әмма бер минуслары бар. Барлык орлыклары да репродукцияле. Оригинал, элиталы орлыклары юк, - диде ул.
Дәниф Харисов барлык хуҗалыкларга да орлыклар буенча ныклап эшләп бетерергә кушты.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: