Актаныш

САК БУЛЫГЫЗ: "Башак" хуҗалыгы басуларны агулы химикатлар белән эшкәртүне башлый

"Башак" ҖЧҖ хуҗалыкның кыр-басуларын корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы пестицидлар белән эшкәртә башлый.

Кешеләр белән бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын, хайваннар, кошлар һәм умарта кортлары үлеменә юл куелмасын өчен хуҗалык җитәкчелеге халыкны уяу булырга чакыра. Бигрәк тә каникул вакытында балаларга карата игътибарлы булу сорала. 

Көтүдәге малларны да эшкәртелә торган басудан читтә йөртү мәслихәт. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: