Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Сарман районында ике шәхси хуҗалыкта сыерларда төерле дерматит (нодулярный дерматит) табылган

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов бу авырудан вакцинация ярдәмендә котылып булачагын әйтте.

       «Андый проблемабыз бар. Вакцинация юлы белән хәл итәрбез дип уйлыйбыз. Ул чир табылган хуҗалыклар тирәсендәге терлеккә вакцинация үткәрелде», — диде ул журналистларга матбугат конференциясендә.

Аның сүзләренчә, бу авыру республикада моннан ике ел элек булган.

«Терлек сатучыларга мөрәҗәгать итәсем килә: терлекне вазгыять имин булган төбәкләрдән, безнең рөхсәт белән генә алып кайтырга, документтан башка терлекне сатып алмаска. Белешмәләр булу кирәк, шул очракта гына чиста терлек сатып ала алабыз», — дип белдерде Алмаз Хисаметдинов.

Реклама

Төерле дерматит билгеләре: терлекнең температурасы күтәрелә, тиресендә төерләр барлыккка килә, хәле начарлана, аз ашый, чир азса, тиренең эчке катлауларына күчә. Дәвалау тиешле нәтиҗә бирмәсә, малларны юкка чыгаралар.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X