Савучының уңганлыгы кулларыннан беленә
Техник фәннәр кандидаты, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәре Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге «Чишмә» агрофирмасының сыер саву блогына кердек.
Иң беренче күзгә ташланганы, биредә тәртип һәм эшчеләрнең елмаючан йөзләре булды. Сөтлебикәләрне саву эше ике сменада оештырылган. Бер смена — бер тәүлеккә, эш сәгатьләре иртәнге 4нче яртыдан алып 11.30 тиклем, кичтән дә сәгать 16.30-21.30 аралыгында. Сменалар көн аралаш эшли.
Без саву залында булдыклы, уңган савучы хатын-кызларны кызу эш мәлендә тап иттек. Бер сменада ике савучы эшли икән.
Нәсимә Госманова:
— Мин үзем Чишмә авылына килен булып төшкән идем, менә 30 ел шушы авылда гомер итәм. Хезмәттәшләремнән, җитәкчелегемннән бик уңдым, аңлашып эшлибез, Аллага шөкер. Хезмәт хакы вакытында күчә. Агрофирмада эшли башлаганыма әле 4 кенә ел, моңа тиклем социаль хезмәткәр буларак хезмәт куйдым авылда. Бу эш урыныма күчүемә шатланып туялмыйм. Иң башта Меңнәрдә саваырга өйрәндем. Аннан соң комплекс ачылу белән иң беренчеләрдән булып мендек.
— Нәсимә ханым, барлык кирәкле шартлар булдырылган комплекста эшләү ничек соң?
— Җир белән күк арасы! Эшемне яратып башкарам, чөнки биредә хезмәтеңне күрә дә, тиешенчә бәһалый да беләләр. Җитәкчебез аталарча кайгыртучанлыгы, эшкә дәртләндереп торуы өчен ихлас рәхмәтлемен.
— Зарплатагыз күпме, әлбәттә, сер булмаса?
— Безнең 70-80 мең сум, шуңа өстәп премияләр дә яхшы эшләгәннәргә бирелә. Бәйрәмнәр җиткән саен хөрмәтлиләр һәм бүләклиләр. Бу авыл җире өчен бигрәк әйбәт!
- Әйткәндәй, заллар җылы, коры. Газ белән җылытыла. Җылы су, киенү-чишенү бүлмәләре, бәдрәф, душлар белән җиһазландырылган бина. Рәхәтләнеп эшлә генә!
- Агрофирма җитәкчесе билгеләп үткәнчә, 100 тана Чехиядән дә, 100 баш Екатеринбургтан да кайтарылган. Биредәге саву залында да пөхтәлек, шундый ук заманча приборлар ярдәмендә һәр сөтлебикә турында мәгълүматлар белергә һәм сәламәтлек торышын кузалларга, күпме сөт бирүен теркәргә мөмкин. Сөт Алабуга заводына тапшырыла, чөнки анда бәяләр чагыштырмача кулай, арзан түгел. Сөтнең соматикасы да әйбәт.
Таңсылу Мөхәммәтдинова Башкортстан якларыннан икән. Агрофирмада 4 ел дәвамында савучы булып эшли:
— Хезмәтем бик ошый. Хезмәт шартлары да бик уңайлы. Бердәмбез. Мастит булдырмас өчен сыерларга, беренче агымны анализлыйбыз. Төрле профилактик препаратлар кулланабыз.
Терлекчелек өчен җаваплы бухгалтер Рузилә Сәлимгәрәева барлык исәп-хисап эшләрен алып бара. Югары дәрәҗәдәге төгәллек үзенә йөкләтеләгәнне башкаручы хезмәтчән ул.
Илгиз Галләмов, ферма мөдире булып хезмәт куя:
— Эшебез бик җаваплы, ләкин тырышабыз. Бүгенгесе көнне бер сыерга 27,6 кг сөт савабыз. Бу фермада 4 савучы, 2 терлекче, 2 малкайларны куып тиешле урыннарга кертүче, мал табибы, фельдшер һәм оператор эшли. Сөтләр турыга суыткычларга тула. Лейкоз бездә бөтенләй юк, булмады, вакытында малларга вакциналар ясалып тора.
Маллар көр булгач, күңел күтәренке. Гомум тырышлык белән әнә шулай яхшы уңышлар яулана да инде. Сөтчелек комплексында эшләүче савучы, терлекчеләр җитештергән сөт елгасы мул булуын теләп Меңнәрдәге бозаулар торлагына таба юлга чыктык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев