Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Савымчылар эштә дә, бәйгедә дә сынатмый

Районыбызда кырыгынчы тапкыр үткәрелүче савымчылар бәйгесе быел 1 июнь көнне "Наратлы" хуҗалыгының Шәбез бригадасындагы җәйге лагерьда үтте. Анда 14 хуҗалыктан 28 савымчы, 17 лаборант, 12 зоотехник көч сынашты. Быел Шәбездәге җәйләүне өр-яңадан төзекләндергәннәр. Биредә эшләүче дүрт савымчының хезмәте шактый җиңеләйгән. Хәзер аларга сөтне чаңга чиләкләр күтәреп илтәсе юк. Сөтүткәргечләр урнаштырылган....

Районыбызда кырыгынчы тапкыр үткәрелүче савымчылар бәйгесе быел 1 июнь көнне "Наратлы" хуҗалыгының Шәбез бригадасындагы җәйге лагерьда үтте. Анда 14 хуҗалыктан 28 савымчы, 17 лаборант, 12 зоотехник көч сынашты.
Быел Шәбездәге җәйләүне өр-яңадан төзекләндергәннәр. Биредә эшләүче дүрт савымчының хезмәте шактый җиңеләйгән. Хәзер аларга сөтне чаңга чиләкләр күтәреп илтәсе юк. Сөтүткәргечләр урнаштырылган. Чип-чиста, ялтырап торган сыерларга карагач та, аларның яхшы тәрбиядә икәнлекләре күренеп тора.
- "Наратлы" хуҗалыгының 441 баш савым сыеры бар. Шуның 165е биредә. Әлеге сыерлардан 10 савымчы көнгә 6 тоннадан артык сөт сава. Хуҗалыкның өч җәйге лагере бар, шуның икесенә сөтүткәргечләр көйләнгән. Гомумән, биредә эшчеләрнең хезмәтен җиңеләйтү буенча бик күп эшләр башкарыла. Район буенча барлык җәйге лагерьларның 80-85 процентында сөтүткәргечләр көйләнгән. Без калганнарына да сөтүткәргечләр көйләүне шарт итеп куябыз, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең өлкән белгече Гүзәл Шаһиәхмәтова.
Дилүзә Яппарова, савымчы:
- "Наратлы" хуҗалыгында эшли башлавыма 26 ел була. Минем карамакта 65 сыер бар. Безнең хуҗалык алдынгылардан санала. Елдан-ел хезмәт шартларыбыз яхшыра. Моның өчен хуҗалык җитәкчесенә рәхмәт. Әлеге бәйгегә ныклап әзерләнеп килдек.
Бәйге башланыр алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов әлеге бәйгенең әһәмиятенә тукталды. Аңа елдан -ел яңа төсмерләр өстәлүен ассызыклады.
- Хөрмәтле бәйгедә катнашучы савымчыларыбыз, сез районыбызның әйдәп баручы, алдынгы савымчылары. Бүгенге көндә районда көнгә 155 тонна сөт савыла, 160 тонна чигенә җитү алдында торабыз. Бу - сезнең хезмәтегез. Алдагы елларда 200 тонна күләмендә сөт җитештерүгә чыгарбыз дип уйлыйбыз. Моңа бик зур хезмәт кирәк. Һәрберегезнең хезмәт урынында профессиональ дәрәҗәдә эшләвегез сорала.
Дәниф Әсрар улы киләсе ике елда көтеләчәк үзгәрешләргә дә тукталды. Сыерларны роботлар сауган очракта сөтнең артуын, бозауларны компьютер караган очракта аларның үсешенең бөтенләй икенче юнәлеш алуын искәртте. Моны савымчы-терлекчеләрне кыскарту дип түгел, ә заманга яраклы яңа технологияләр кертү дип кабул итәргә кирәклегенә басым ясады. "Ташкын" хуҗалыгының алдынгы савымчысы, Татарстанның атказанган терлекчесе Илиза Нәҗмиева һәм шул хуҗалыкның лаборанты Гөлсәрия Солтановалар тарафыннан бәйгенең әләме күтәрелгәннән соң, ярыш башланып китте. Савымчылар теоритик белемнәрен сынау, саву аппаратларын сүтеп-җыю, аппаратны сыер савуга әзерләү һәм сыерны саву, сөтнең чисталыгы һәм майлылыгы буенча көч сынаштылар.
Икенче бер урында сөтнең сыйфаты өчен җаваплы лаборантлар, өченче урында зоотехниклар көч сынашты.
Берничә сәгатькә сузылган бәйгенең иң матур мизгелләре мөгаен, бүләкләү өлеше булгандыр. Биредә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та катнашты.
- Авыл хуҗалыгы кеременең 80 процентын тәшкил итә торган тармакта эшлисез. Мондый ярышларны үткәрү, технологияне белү, алдынгы технологияләрне өйрәнү кирәк дип исәплибез. Сезнең хезмәткә, малга караш бик мөһим. Барыгызга да сәламәтлек телим. Куйган хезмәтегезнең файдасын күрергә язсын.
Район мәдәният хезмәткәрләренең дәртле җырларын тыңлый-тыңлый рәхәтләнеп ял итте алар. Һәм яхшы кәеф белән кичке савымга ашыктылар.
Абсолют җиңүче булып, "Ташкын" хуҗалыгы савымчысы Илиза Нәҗмиева калды. Ул кубок . Диплом һәм саву аппараты белән бүләкләнде.
35 яшькә тикле савымчылар арасында "Саф" хуҗалыгыннан Гөлнар Хәйбуллина-I, Янаулдан Эльвира Солтангалина-II, "Наратлы"дан Тәнзилә Хөсәенова-III,
35 яшьтән югары савымчылар арасында "Наратлы"дан Дилүзә Яппарова-I, "Башак"тан Нурания Насипова-II, "Нигез"дән Нәсим Сабирҗанов-III,
лаборантлар арасында "Наратлы"дан Диләрә Шәймәрдәнова-I, "Ташкын"нан Гөлсәрия Солтанова-II, "Чишмә"дән Ришат Әхмәтов-III,
зоотехниклар арасында "Алга" хуҗалыгыннан Илгиз Хәсәнов-I, "Чишмә"дән Фәнисә Низамова-II, "Нур"дан Рузил Заһриев III урынга лаек булдылар, Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Командалар арасында "Наратлы"-I, "Ташкын"-II, "Чишмә" хуҗалыгы III урынга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев