Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Сенаж салу башлана

26 май көнне хуҗалык җитәкчеләре катнашында терлекләрне җәйләүләрдә тәрбияләү һәм терлек азыгы әзерләүгә багышланган авыл хуҗалыгы семинары узды.

Сөйләшү “Таң” хуҗалыгының Теләкәй җәйләвендә башланды. Биредә әлеге хуҗалык үрнәгендә терлекләрне җәйге чорда тәрбияләү мәсьәләсе күтәрелде. Чөнки югары продукция алу өчен терлек баш саннарын саклау гына түгел, аларны ашату, тәрбияләү дә мөһим булып тора. 

Әлеге хуҗалыкның Теләкәй җәйләвенә буаз таналар, савым сыерлары чыгарылган. Алар малларга яшел азык белән бергә балансланган рационлы азык та ашатлар. Бу сөтбикәләргә кышкы чордан җәйгегә күчүдә стресслар тудырмаска ярдәм итә. Нәтиҗәдә терлекләрнең 
продкут бирүчәнлеге дә кимеми. 

Район буенча узган елгыдан калган силос, сенажлар бер шартлы терлеккә исәпләгәндә 10 азык берәмлеге калган икәнлеген дә исәпкә алсак, бу малларны ел әйләнәсе монокорм белән ашатырга мөмкинлек барлыгын күрсәтә. Көндез маллар көтүдә йөрсә, төнгә аларга шушы монокорм бирелә. “Таң” хуҗалыгында нәкъ шулай эшлиләр дә. 

Семинарда әлеге хуҗалыкның күпьеллык үлән басуы да күздән кичерелде. Биредә район  ветеринария лабораториясе белгечләре күпьеллык үләннәргә алып барылган мониторинг нәтиҗәләре белән таныштырды. Алар 12 апрельдән башлап күпьеллык үләннәрнең үсүен күзәтүдә тота. Алар ясаган нәтиҗәләрдән күренгәнчә, күпьеллык үләннәрдә протеин күләме арта. Димәк, аларны кичекмәстән чабарга кирәк. Шуның өчен район башлыгы да җомгадан, ягъни 29 майдан люцерна, козлятникны сенажга сала башларга кирәк, диде. Бу вакытта әзерләнсә, ул иң сыйфатлы терлек азыгы була, диде белгечләр дә. Моның өчен тиз арада сенаж базларын яхшылап әзерләп кую шарт. “Тамыр” хуҗалыгында дәвам иткән семинар-киңәшмәдә, әлеге хуҗалыкның сенаж базы үрнәк итеп күрсәтелде. 
“Тамыр” хуҗалыгында терлек азыгы нигездә комплекстагы базларда туплана. Әле аларның бүгенге көндә дә сенажлары бар. 

-Яңа Богады өлешендәге базга тиелмәгән дә. Анда быел саласы булмый, -диде  хуҗалык җитәкчесе Ильяс Мирзаянов. – Мин биредә хуҗалык җитәкчесе булып эшли башлаган елны терлекләргә азык җитмәде. Кешедән сорарга мәҗбүр булдык. Шуннан бирле ел саен ел ярымга җитәрлек запас белән азык әзерлибез. 

Озак еллар эшләгән тәҗрибәле җитәкченең әлеге алтын сүзләрен азыклары елны алып чыгарга көчкә җиткән җитәкчеләр исләрендә тотар шәт. 

Буш базлары сенаж салу өчен әзерләп куелган. Барлык хуҗалыкларга да  силос, сенаж базларын астын бетонлап, кырыйларын күтәртеп, агартып кую сорала. Базны япканда да таләпләрне үтәү шарт булып тора. Шулай эшләгәндә генә азык ел әйләнәсе сыйфатын югалтмый. Начар исләр килми.

Хуҗалыкның ындыр табагында да булып, икмәктән бушаган складларны юып, дезифекция ясарга кирәклеге искәртелде. “Тамыр” хуҗалыгында нәкъ шулай эшлиләр дә. 
Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр көзге культуралар чәчелгән басуларда да булдылар. Аларның торышына районның баш агрономы Рәфит Мирһазитов бәя бирде. 

Реклама

-Көзге бодайны көздән ашлама кушып чәчтек. Яздан өстән һәм тамырдан тукландырдык. Хәзер инде аны авыруларга каршы эшкәртергә кирәк. Чөнки көзге бодайда инде ончыл чык авыруы бар. Аны тиз арада эшкәртү зарур. 

“Тамыр” хуҗалыгының баш агрономы Нияз Әхмәтгалиев үзләренең нинди препаратлар белән эшләүләрен күрсәтте. 

-Биредә 600 гекатрда көзге культуралар чәчелгән. Аның 213 гектарын көзге бодай, калганын арыш тәшкил итә. Арышның бер участогы рапстан соң, икенче участогы берьеллык үләннән соң чәчелгән. Күренгәнчә, рапстан соң чәчелгән арыш басуының торышы да яхшырак һәм биеклеге дә бер карышка биегрәк. Бер башакта 80 бөртеге бар. Ә көзге бодайда бер башакта 72 бөртек. Шушыларны исәпкә алсак та, биредә яхшы уңыш булыр. Әмма моның өчен тиешле тәрбия кирәк, -ди Рәфит Мирзаһитов. 

Ул язгы культураларны чүп үләннәренә һәм корткыч-бөҗәкләргә каршы гербицид белән эшкәртүне соңартмаска кирәк дип басым ясады. 

–“Башак” һәм “Чиялек” хуҗалыкларыннан калганнар гербицид белән эшкәртә башлады, -диде.

Идарә белгечләре хуҗалык җитәкчеләренә юл белән посадкалар арасындагы урыннарны сөреп, аңа посадканың эчке ягындагы культураны чәчүне тәкъдим иткән иделәр. Чөнки моңа кадәр чәчелгән күпьеллык үләннәр ике-өч ел эчендә чүпләнә.  Юл буйларын ямьсезләп тора. “Тамыр” хуҗалыгы ул араны эшкәртеп, чәчкән. Семинарда аны үрнәк итеп мисалга китерделәр. 

-“Чишмә” хуҗалыгының Аккүз өлешендә, “Әнәк” агрофирмасында күпмедер күләмдә, Нур Баян исемендәге хуҗалыкларда бу эшләнә. “Башак” хуҗалыгы да шулай эшләргә җыена. Калган хуҗалыкларга да моны эшләргә кирәк, - ди баш агроном. 
Сөйләшүдән соң район башлыгы Энгель Фәттахов та үзенең фикерләре белән уртаклашты. 

-Аллага шөкер, әлегә ел бик матур килә. Яңгыр да вакытында явып, кояш та вакытында чыга. Шуңа да бу җомгада күпьеллык үләннәрнең беренче катыннан сенаж сала башларга дигән фикергә киленде. Көзге культуралар да бик матур уңыш вәгъдә итә. Язгы культураларның да тишелеше әйбәт. Тамырдан тукландыру, чүп үләннәренә каршы эшкәртүләр үткәрелгән. Хәзер бөҗәкләргә, авыруларга каршы эшкәртергә кирәк дибез. Әгәр тиешле таләпләрне үтәсәк, көзен мул уңышы белән куанырбыз дигән өметебез бар, -диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев