Актаныш

Шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөткә түләү дөрес булсын

"Яңа гасыр" каналыннан "Туган җир" тапшыруында Актаныш - сөт җыю буенча начар эшләүче районнар исемлегендә күрсәтелде. Бу безне бизәми. Әлеге мәсьәлә буенча җентекләп анализ ясадык. Нигездә, районда сөт җыючылар ул - шәхси эшмәкәрләр, ә кайбер җирлекләрдә хуҗалыклар аша тапшырыла. Без заводка тапшырган бәядән, күп булса, 2 сумга гына киметеп, халыкка...

"Яңа гасыр" каналыннан "Туган җир" тапшыруында Актаныш - сөт җыю буенча начар эшләүче районнар исемлегендә күрсәтелде. Бу безне бизәми. Әлеге мәсьәлә буенча җентекләп анализ ясадык. Нигездә, районда сөт җыючылар ул - шәхси эшмәкәрләр, ә кайбер җирлекләрдә хуҗалыклар аша тапшырыла. Без заводка тапшырган бәядән, күп булса, 2 сумга гына киметеп, халыкка исәп-хисап ясарга тиеш. Шул ук вакытта, тикшереп кабул итеп алганнан соң, аның куелыгына карап, өстәмә түләүләре булырга мөмкин. Әйтик, заводка сөтнең 1 литры 17 сумнан тапшырылган очракта, 15 сумнан да киметмичә һәм, әле тагын, куелыгына карап (15 сум 10 тиен яки 15 сум 20 тиен булырга мөмкин), халыкка исәп-хисап ясалырга тиеш.


Ә "Касимовский сөт заводы" ҖЧҖ (элеккеге СОМ заводы) бүген хуҗалыклардан сөт продукциясен 19 сум 50 тиеннән кабул итә. Әлбәттә, авыл халкыннан җыелган сөт турыдан-туры заводка барып кергән очракта, аның сыйфаты югары сорт була алмый. Нигездә, 1 сорт. Шуңа күрә, бездә сөт җыю нокталары - хуҗалыкларның, "Агропрод", "Молинвест" оешмаларының һәм заводның сөт җыю пунктлары бар. Аларда сөт чистартылып, билгеле бер температурага кадәр суытылып, кондиция таләпләренә туры китерелеп, югары сорт итеп тапшырыла. Бу шәхси хуҗалыклар өчен файдалы. Безнең төп бурыч - халыктан җыелган сөткә бәяне максималь югары тоту. Халыкның төп керем чыганагы да булып тора ул. Мал асрау чыгымнарын каплау өчен дә файдасы булырга тиеш.


Заводта сөт 19 сум 50 тиеннән кабул ителә, тапшыру пунктларыннан 18 сумга килә икән, халыкка ясалган исәп-хисап 16 сумнан да ким булмаска тиеш. Декабрь аенда шуннан да кимрәк итеп түләнә икән, авыл башлыгы һәм сөт җыючы халык алдында җавап бирергә тиеш. Моны сыер асраучы район халкы белеп торсын. Сөт җыючы шәхси эшмәкәрләр, оешмаларга, җирлек башлыкларына бу хакта җиткерелде. Җирлек башлыкларының эшчәнлегенә бәя биргәндә бу күрсәткеч исәпкә алыначак. Без киләчәктә авылда мал саннарының кимүенә юл куярга тиеш түгелбез. Авылларны саклап калыйк дисәк, шәхси хуҗалыкларда терлек асраучыларга бергәләп ярдәм итик!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: