Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Шәхси секторда техник күзәтүләр бара

Шәхси секторда трактор, тагылма агрегатларның саны елдан-ел арта бара. Шушы вәзгыятьне искә алып, районда 4 ел рәттән шәхси кулларда булган корыч атларга, тагылма арбаларга да техник күзәтү ясала. Әлеге техник күзәтүләрнең төп максаты- фаҗигаләргә юл куймау. Төзек булмаган техниканың юлларда никадәр куркыныч тудырганын сөйләп торасы юк, кызганыч, фаҗигаләр ел саен...

Шәхси секторда трактор, тагылма агрегатларның саны елдан-ел арта бара. Шушы вәзгыятьне искә алып, районда 4 ел рәттән шәхси кулларда булган корыч атларга, тагылма арбаларга да техник күзәтү ясала.
Әлеге техник күзәтүләрнең төп максаты- фаҗигаләргә юл куймау. Төзек булмаган техниканың юлларда никадәр куркыныч тудырганын сөйләп торасы юк, кызганыч, фаҗигаләр ел саен кабатланып килә.
Узган ел шәхси секторда 591 трактор, 192 арба техник күзәтү узды. Гомумән алганда, 511 техникага гына яшел ут бирелде, ягъни 65 процент трактор, арбалар гына юлда йөрерлек. Пучы, Күҗәкә, Иске Кормаш, Тат.Суыксу, Түке, Уразай, Чалманарат җирлекләрендә техник күзәтүгә битараф калмый, яхшы әзерлек белән килгәннәр иде. Әтәс, Югары Яхшый, Яңа Әлем, Усы, Чуракай җирлекләрендә хәл киресенчә.
Техниканың төзеклеген кемгәдер кирәк дип кабул итү кирәкми, төзек булмаган трактор, арбалар белән юлга кузгалганчы, иң әүвәл үзегез, якыннарыгыз, авылдашларыгыз хакында уйлагыз. Һәркемнең иминлеге үз кулында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев