Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Шәхси трактор хуҗалары, саклык күрсәтегез!

Бәла аяк астында йөри, дип, халыкта юктан гына әйтмиләр. Урып-җыю чорында әлеге гыйбарә бигрәк тә аерым төсмер ала. Хуҗалыклар да, шәхси хуҗалык белән яшәүчеләр дә кышка әзерлек белән мәшгуль. Булган таләпләргә бармак аша карап "чабулаучылар" тирә-юньдәгеләр белән исәпләшми ашыгулары зур фаҗигаләргә китерер дип уйламыйлар да. Техника белән идарә иткәндә аеруча...

Бәла аяк астында йөри, дип, халыкта юктан гына әйтмиләр. Урып-җыю чорында әлеге гыйбарә бигрәк тә аерым төсмер ала. Хуҗалыклар да, шәхси хуҗалык белән яшәүчеләр дә кышка әзерлек белән мәшгуль. Булган таләпләргә бармак аша карап "чабулаучылар" тирә-юньдәгеләр белән исәпләшми ашыгулары зур фаҗигаләргә китерер дип уйламыйлар да. Техника белән идарә иткәндә аеруча игътибар сорала.
Әлбәттә, зур куәтле трактор, комбайннарның басудагы эшләрен күреп күңел сөенә. Әмма аларның да юлда йөрүләре белгечләр тарафыннан куркынычсызлык таләпләренә туры китереп оештырылырга тиеш. Җаваплы кешеләр билгеләнеп махсус озату чаралары күрелергә тиеш.
Шулай ук, соңгы елларда уңай күренеш булып кабул ителгән печән-саламнарны төргәкләп ташып бетерү өчен махсус зур габаритлы арбалар ясалды. Аларның хәвефсез хәрәкәтләрен тәэмин итү максатыннан, ут системасы төзеклеге, аерым яктырткычлар көйләү буенча да күп кенә аңлату эшләре башкарылды.
Ләкин шәхси трактор хуҗаларының әлеге төрдәге арбалар ясап хәрәкәтләнүләре җирлектәге юлларда аеруча куркыныч тудыра. Чөнки алда саналган таләпләр үтәлми торып тормышка битараф булулары зур фаҗигаләргә китерүен күзалламый алар.
23 август кичендә нәкъ шушы сәбәпләр аркасында юл хәрәкәте фаҗигасе булды да инде. М.Л. үзенең шәхси тракторын Г.Р.га печән алып кайту өчен тапшыра. Ут системасы көйләнмәгән арбага Х.Р. идарә иткән машина килеп керә. Нәтиҗәдә, үзенең гомере өзелә, янында утыручы төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла.
Әле басу эшләренең кызган чагы гына. Шуны истә тотып, барлык төр техника хуҗалары таләпләрне үтәп, башка юл йөрүчеләрне дә хөрмәт итеп хәрәкәт оештырулары сорала.
Искәртеп үтәм, сентябрь аена "Шәхси трактор" операциясе билгеләнде. Юллардагы иминлек бөтенебезнең дә җавапчыл карашында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mpremote}http://youtu.be/mj-zn9TOZZc{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев