Актаныш

Шикәр чөгендере – табышлы культура (+ВИДЕО)

"Әнәк" агрофирмасы узган ел 818 гектар мәйданда шикәр чөгендере игеп, аннан шактый табыш алды. Әлеге культураның югары рентабельлелеген аңлаган әнәклеләр аны быел 1400 гектар мәйданда утырттылар. Хәзерге көндә шикәр чөгендерен җыйнау бара. Быел да аның агрофирма кассасын шактый баетырына ышаналар. Эш барышы белән танышу максатыннан безнең иҗат төркеме 3 октябрь...

"Әнәк" агрофирмасы узган ел 818 гектар мәйданда шикәр чөгендере игеп, аннан шактый табыш алды. Әлеге культураның югары рентабельлелеген аңлаган әнәклеләр аны быел 1400 гектар мәйданда утырттылар. Хәзерге көндә шикәр чөгендерен җыйнау бара. Быел да аның агрофирма кассасын шактый баетырына ышаналар. Эш барышы белән танышу максатыннан безнең иҗат төркеме 3 октябрь көнне агрофирманың Иске Айман бүлекчәсендә булды.
Узган ел чөгендер алучы чит ил техникасының эшләвенә шаккатып кайткан идек. Быел биредә мондый техника тагын да күбәйгән кебек тоелды. Ялгышмаганбыз икән. Чөгендер игү мәйданнары артканлыктан, агрофирма үз көче белән техникасын арттырган.
- Бер чөгендер чәчү, бер чабу, бер алу комбайны, бер ташучы бункер-арба, бер чөгендерне корткыч-бөҗәкләргә каршы эшкәртүче техника, ике Джон Дир тракторы алдык. Хәзер безнең басуларда өч чабучы, өч алучы техника, алты ташучы бункер-арба эшли, - дип, яңалыклары белән таныштырды баш агроном Айзат Заманов.
Шикәр чөгендерен Amity дип аталган Америка технологиясе буенча игү традицион формадан шактый аерыла. Бу технология буенча рәт арасы 56 сантиметр итеп калдырыла. Ә традицион технология буенча ул 45 сантиметр. Чәчү нормасы буенча Amityда бер гектарга 140 мең данә орлык алына, ә традицион технология буенча - 120 мең данә. Америка технологиясенең төп өстенлеге - рәт арасына культиватор белән эшкәртергә кереп була.
- Узган ел күпчелек үсемлекләр, шул исәптән, шикәр чөгендере дә корылыктан интеккән булса, быел, киресенчә, артык дымлылыктан күпмедер зыян күрде. Май, июнь айларында күп яуган яңгырлар һәм һава температурасының плюс 15 градустан түбән булуы нәтиҗәсендә чөгендернең бактериоз авыруы белән чирләвенә китерде. Шуңа да карамастан, бу культураны тиешле дәрәҗәдә ашлама белән ашлап, чирләренә каршы эшкәртеп, саклап кала алдык, - ди Айзат Заманов.
Хәзер исә тулы көченә чөгендерне алу бара. Без барганда 210 гектар мәйдандагы өлешен җыйнап алганнар иде. Уңышы узган елгыдан ким түгел, гектарына 510 центнер тирәсе чыга, диделәр. 1400 гектар шикәр чөгендеренең 960 гектары Иске Айман бүлекчәсендә үстерелгән. Бүлекчә җитәкчесе Айзат Фазуллин да әлеге культураның уңышыннан канәгать булуын яшерми.
- Җәй буе чөгендерне карап, тәрбияләп тордык. Сигез тапкыр агу сиптек, ашлама керттек. Шикәр чөгендере игүдә эшләүче барлык механизаторларның, чөгендер техникасы өчен җавап бирүче инженер Фәннүр Салиховның, баш агроном Айзат Замановның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә уңышы яхшы чыга. Механизаторларга аеруча рәхмәт. Безнең эш тәүлек әйләнәсенә оештырылган. Егетләрнең эшкә тоткарлык ясаганнары юк, - ди Айзат Фазуллин.
Шикәр чөгендерен алуның үз технологиясе бар. Алдан - яфракларын чапкыч, аның артыннан алучы комбайн һәм бункер таккан комбайн бара. Көннәр матур торганда минутны да әрәм итмәскә тырыша алар.
Яфрак чабу - дефолиаторларда Марат Хәйретдинов, Валерий Солтанов, Камил Вагыйзов һәм Раил Зарипов, чөгендер алу комбайннарында Илнар Галиев, Флүр Галиев, Илдус Моратов, Илназ Хөрмәтуллин, Радик Габидинов, Алмаз Галләмов, бункер-арбаларда Ринат Гарфетдинов, Ралиф Тимеров, Илдус Солтанов, Хамис Фәррахов, Илгизәр Хәмәдиев, Дамир Гыйззәтуллин көн-төн намуслы хезмәтләрен куя. Көндезге сменада дежур арбалар куелган. Аларны Булат Әхмәтов, Наил Гыйлаҗев, Рушат Хуҗагалиев иярли.
- Мин армиягә киткәнче ике ел агрофирмада эшләгән идем. Аннан кайткач эшемне шушында дәвам иттем. Чәчүдә катнаштым. Хәзер чөгендер җыюда эшлим. Миңа яңа бункер-арба, Джон Дир тракторы бирделәр. Хезмәтемне яратам. Көнгә 20-25 гектар эшлибез, - ди алдынгы комбайнчы Валерий Солтановның улы Илдус Солтанов.
- Агрофирмада бишенче елымны эшлим инде. Шикәр чөгендере игүдә икенче ел. Чәчүдә дә, рәт араларын эшкәртүдә дә, алуда да катнашам. Эшебез яхшы бара. Биредә эшләүче барлык механизаторларга уңышлар телим, - ди Илнар Галиев.
10 метр киңлектәге әвеннәргә өелгән чөгендерләрнең барысы да бер иш. Стандарт буенча бер чөгендер 450-500 грамм тирәсен тәшкил итәргә тиеш икән. Әвеннәрдән чөгендерне Зәй шикәр заводына озаталар. Көнгә 50шәр КамАЗ машинасы китә, диләр.
КамАЗларга төяү өчен Ropa maus дигән чит ил машинасы кулланыла. Әлеге техниканың егәрлеге шаккаткыч: ул 5-6 минут эчендә тагылмалы КамАЗ машинасына чөгендерне төяп тә куя. Бу агрегат белән Марсель абый Насыйров идарә итә. Ул аның җаена тулысынча төшенгән.
Без басуда йөргән вакытта "Казан Агрохимсервис" ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Булат Шакиров та килеп җитте. Әлеге оешма "Әнәк" агрофирмасына шикәр чөгендере үстерүдә үзенең ярдәмен күрсәтә.
- "Әнәк" агрофирмасы белән 7-8 ел инде бергә эшлибез. Узган ел биредә шикәр чөгендереннән республика буенча иң зур уңыш җыйнап алынды. Быел да иң зур уңыш биредә көтелә. Бер-беребезне тыңлап, киңәшләшеп эшләгәч, нәтиҗәсе дә яхшы. Россия буйлап йөргәндә күп урыннарда булабыз. Бер җирдә дә бу кадәр инвестиция кертелмәгән, техника алынмаган. Уңышлары да бу кадәр түгел. Хәтта Краснодарда да шикәр чөгендеренең уңышы "Әнәк" агрофирмасындагы кебек. Шулай булгач, без Рәсәй күләмендә югары уңыш җитештерәбез булып чыга. Бу, беренчедән, технологияләрне дөрес үтәүгә, икенчедән, яңа орлыклар, техника белән эшләүгә һәм иң мөһиме: коллективта аңлашып эшләүгә бәйле дип исәплим. Биредә белгечләр көчле, эшчеләр дә курыкмыйча яңа техникага утыралар, җир җимертеп эшлиләр. Шулай булгач, уңышы да яхшы.
Хак сүзләр. Агрофирмада хезмәткәрләргә барлык тиешле эш шартлары да тудырылган. Кайнар ризык, киемнәр белән тәэмин ителгәннәр. Хезмәт хакларын да вакытында биреп баралар. Шушы темп белән эшләгәндә 10-15 көндә чөгендерне җыйнап бетерәбез, дип озатып калдылар алар безне.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: