Актаныш

Шәхси хуҗалыкларын үстерәләр

Иске Богады – 6 авылны берләштергән зур гына җирлек. Йортлары төзек, халкы эшчән, шуңа начар яшәми.

Иске Богады – 6 авылны берләштергән зур гына җирлек. Йортлары төзек, халкы эшчән, шуңа начар яшәми. Җирлектә элеккеге данын сакларга омтылып, аягында нык басып торучы күмәк хуҗалыкның булуы да кешеләрнең яшәешенә уңай йогынты ясый. Соңгы вакытта авыл җирлекләрен саклап калу өчен төрле дәүләт программалары кабул ителә. Шәхси хуҗалыкларны үстерү ниятеннән субсидияләр бирелә. Болар авылларда эре мал санын арттыруга китерер, халыкның яшәешен яхшыртыр дигән ышаныч уята.

 

Яңа Җияш авылында яшәүче Илнур һәм Тәнзилә Басыйровлар 2016 елда мини-ферма программасындакатнашкан. Дәүләттән аларга, сыер санын арттыру шарты куеп, 200 мең сумлык акчалата ярдәм бирелгән. 

– Башта сыерыбыз 5әү иде, аны 8гә җиткердек. Бүген инде ихатабызда, Аллага шөкер, 9 сыерыбыз бар. Аппарат белән савабыз. Көнгә 100 литр сөт тапшырабыз. Шушы көннәрдә 3 сыерыбыз бозауларга тора. Сөтне дә күбрәк тапшыра башларбыз дигән өмет белән яшибез, – диде Тәнзилә Басыйрова.

Тәүлегенгә 150 литр (160ка җиткән чагы да бар) сөт җитештерелә бу шәхси хуҗалыкта. Басыйровлар дәүләттән сыер саву аппараты алуда ярдәм сорадылар. Күп мал асраучыларга, чыннан да, мондый булышлык күрсәтелә. Бу эшсөяр гаилә дә аннан файдаланырга хокуклы.

– 22 сумнан исәп-хисап ясыйлар, айга ике мәртәбә акчасын бирәләр. Сөт бәяләре кимемәсә, сәламәтлек мөмкинлек биреп торса, эшләргә, яшәргә була, – диләр Басыйровлар.

– Дәүләттән кире кайтарылмый торган акчалар алуга ирешкәч, шәхси хуҗалыгыбызны үстерә алдык. Хәзер терлек санын арттыру өстендә эшлибез. Җәйге чорда “Тамыр” хуҗалыгында каравылда торам. Урман буенда ферма таналарын саклыйм. Хуҗалыкта эшләгән кешене читкә какмыйлар, җитәкчебез Ильяс Мирзаһит улы һәрвакыт булышлык күрсәтә, – ди гаилә башлыгы. 

Илнур Басыйров кыш көнендә үз ихатасындагы мал-туарны карап үткәрә вакытын. Гомумән, терлек асрамыйча яшәүне күз алдына да китерә алмый. Хатыны да үзе кебек – мал җанлы. Сигезенчедә укучы уллары Илмир, мәктәптән кайткач, әти-әнисе янына утар аралыгына чыга. Бакча артында гына – инешле агачлык. Табигать матурлыгы эшкә көч-дәрт өсти.Олы уллары Рияз Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында ветеринария табибы булып эшли. Кайткан арада аның да ярдәме тия, диләр.

Иске Богады авылында яшәүче Дилфас һәм Ләйсән Нурлыев шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча дәүләт программасында әле узган 2019 елда гына катнашканнар. Аларның терлек абзарында 10 баш савым сыеры бар, ә эре мал исәбе 16 башка җиткерелгән. Каралтыдагы 40лап сарык та хуҗаларыннан иртә-таң аткан саен сый-игътибар сорый. Җәйге чорда 60лап сарык асрала бу шәхси хуҗалыкта.

– Дәүләт программалары эшләп торсын. Халыкка файдасы зур. Без хөкүмәттән400 мең сум акча алдык. Хәзерге көндә 9 сыер савабыз, – ди Дилфас Нурлыев.

Нурлыевларның шәхси мини-фермасында көнгә 160-170 литр сөт җитештерелә. Һәр сыерга бүлеп карасаң, күз алдына китерүе җиңелрәк: тырышлык бушка китми. Терлекчелек – көндәлек акча кереме, дип юкка гына әйтмиләр.

Дилфас Нурлыев – “Актаныш” агрофирмасының Киров бүлекчәсендә ветеринария табибы. Эшкә барганда буш кул белән йөрми. Үз ихатасында җитештерелгән сөтне үзенең “Газел” машинасы белән көн дә Киров авылындагы заводка илтә. 24 сумнан тапшырылган сөт гаилә керемен шактый арттыра. Быел трактор алырга җыеналар.

Чабыш аты да бар аның, район сабантуенда беренче урынны алган. 

Нурлыевларның балалары – өчәү. Икесе инде, үсеп җитеп, үз юлларын сайлаган. Ә кечесе балалар бакчасына йөри. Хезмәт күреп тәрбияләнгән балага тормышта яшәү дә күпкә җиңелрәк. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев һәм Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов әлеге шәхси хуҗалыкларда булып, хәлләрен сорашты. 

Сыер санына карап, субсидия бирү дәвам иткәндә, мал ишәйтүчеләр сафы артмый калмас.2020 елда бу җирлектә тагын ике гаилә субсидия алырга җыена. Берсе документларын җыеп тапшырган инде. Басыйровлар исә 400 сумлык ярдәм программасында катнашырга теләге барлыгын белдерде.

Сөт бәясе төшмәсен, дәүләт ярдәмнәре күрсәтелеп торсын, авылда яшәп мал асраучыларны эше дә, тынгысызлыгы куркытмый.
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: