Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Штурвал артында – яшьләр

Районыбыз кырларында бүген киеренке көрәш бара. Тәҗрибәле, озак еллар эшләгән комбайнчылар белән бергә, 30 яшькә тикле булган яшьләр дә игеннәрне югалтуларсыз җыйнап алу өчен армый-талмый хезмәт куя. Шунысы куандыра: соңгы елларда комбайнчылар сафын яшьләр тулыландыра. Хәзерге көндә районда шундый 28 комбайнчы басуларда хәрәкәт итә. "Таң" хуҗалыгында алар - дүртәү. Безнең...

Районыбыз кырларында бүген киеренке көрәш бара. Тәҗрибәле, озак еллар эшләгән комбайнчылар белән бергә, 30 яшькә тикле булган яшьләр дә игеннәрне югалтуларсыз җыйнап алу өчен армый-талмый хезмәт куя.
Шунысы куандыра: соңгы елларда комбайнчылар сафын яшьләр тулыландыра. Хәзерге көндә районда шундый 28 комбайнчы басуларда хәрәкәт итә. "Таң" хуҗалыгында алар - дүртәү. Безнең иҗат төркеме әлеге фидакарьләр белән якыннан аралашу өчен хуҗалыкка юл тотты. Егетләрнең икесе Теләкәй бригадасында эшли икән. Аларны күрер өчен шактый гына ерак барырга туры килде безгә. Ерактан ук күзгә ташланган тузан өеменнән эшнең ни дәрәҗәдә кызу икәнлеген чамалау авыр булмады.
Әлеге бригаданың агрономы Рәсүл Галиев сүзләре буенча, биредә 250 гектар мәйданда язгы бодай культурасын гына җыйнап аласы калган. Әлегә анысы җитешмәгән, ди белгеч. Бригадада өч комбайн хәрәкәтләнә. Комбайнчыларның барысы да яшьләр икән. Игеннәрне күпчелек егып алганнар. Тәҗрибәле җир белгече буларак, Рәсүл абыйдан егып алуның өстенлеге турында сорамыйча булдыра алмадым.
- Быел яңгырлы ел булгач, басуларда чүп үләннәре дә күренештерде. Игеннәрне егып алган очракта чүпләре дә кибә, орлыкларның дымлылыгы да яхшы һәм югалтулар да бермә-бер ким була. Комбайнчыларга да эшләү җиңелрәк, - ди ул.
Без Рәсүл абый белән сөйләшеп торганда Фәнзил Гарифуллин яныбызга якынлашуга, аны туктатып, сораштырып алырга да җай таптык.
- Әлеге комбайнга 2014 елда утырган идем. Бүгенгә 11 мең центнер икмәк суктырып алдым, - ди ДОН-1500 комбайнын иярләүче Фәнзил. - Иртәнге сәгать алтыдан кичке уннарга тикле эшлибез. Хезмәтемне яратып башкарам.
Тумышы белән Теләкәй авылыннан булган Фәнзил кечкенәдән үк җиргә гашыйк. Әтисе Факый абый янында 7 нче сыйныфтан ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли ул. Мәктәпне тәмамлап, армия сафларында йөреп кайткач, бәхетен читтән эзләми, комбайнга утыра. Һәм моның өчен һич кенә дә үкенми. Әнә бит, ничек итеп бар көчен биреп хезмәт куя. Елт кына комбайнына утырып, теземнәр арасына кереп китте. Аның артыннан Илшат Гыйльмуллин да килеп җитте.
Теләкәй авылында туып-үскән егет тә кечкенәдән тимер-томыр арасында кайнаша. Хуҗалыкта эшләүче әтисе аны техниканың барлык серләренә төшендерә. 2011 елда ДОН-1500 комбайнына утыра. Нигә авылда калырга уйладың, дигән соравыбызга ул:
- Мин бит авыл малае, шуңа читкә китү турында уйламадым да, - диде елмаеп. - Аллага шөкер, быел игеннәр уңды. Уңыш әйбәт чыга. 11 мең центнер икмәк суктырдым инде. Хезмәттәшләремә комбайннарының ватылмыйча эшләүләрен телим.
Рәдис Галимәрдәнов белән бункерын бушаткан арада гына сөйләшә алдык.
- Үзем Иске Җияш авылы егете. Авылда үскәч, техника күңелемә якын. Әти дә механизатор булып эшләде. Хәзерге көндә авылда да менә дигән итеп тормыш итәргә була. Барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Яшьләргә авылда калыгыз, җирне яратыгыз дияр идем, - ди ул.
Такталачык бригадасы кырларында хезмәт куючы уңганнар янында да булдык без. Биредәге басуда бодайны турыдан суктыралар иде.
- Комбайнда сигезенче сезон эшләсәм дә, бу хуҗалыкта беренче генә ел әле. Миңа яңа комбайн бирделәр. Штурвал артында үземне бик яхшы хис итәм. Күңелемә әлеге хезмәт нык якын. Барлык игенчеләргә уңышлар телим, - ди Айдар Хуҗин.
Фәдис Фазлыев белән сөйләшә алмадык без. Эштә бик уңган булса да, оялчан булып чыкты. Комбайнын туктатмыйча, хәрәкәт итүен дәвам итте.
Хуҗалыкның баш агрономы Айнур Әюпов әлеге егетләрнең хезмәтеннән канәгать булуын яшермәде. Шушындый темплар белән барганда 10-12 көнлек эш калды, дип хәбәр итте Айнур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев