Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Соңгы 3 елда район хуҗалыкларының 40 процент техникасы яңарды (фотолар)

Район хуҗалыклары техник базаларны яңартуга соңгы 3 елда зур игътибар юнәлтә.

     Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев соңгы өч елда район хуҗалыкларындагы авыл хуҗалыгы техникаларының 40 поценты яңарды дип белдерде:


-    Әгәр саклап, ватылса, техниканың кимчелекләрен ачыклап, вакытында төзекләндереп тотсалар техникалар озак еллар хезмәт итәргә сәләтле,-диде ул “Чишмә” хуҗалыгында узган киңәшмә барышында.


        Алда хәбәр иткәнчә, район хуҗалыкларының баш агрономнары һәм баш инженерлары катнашында “Чишмә” хуҗалыгында кышка әзерлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.

       Семинарның беренче өлеше үсемлекчелек, көзге культураларны тукландыру турында фикерләшү, киңәш-тәкъдимнәр алмашуга багышланды.

Икенче  өлештә “Чишмә” хуҗалыгының машина-трактор паркы каралды. 


   

-    “Чишмә” хуҗалыгы авыл хуҗалыгы техникаларын төзекләндерүне һәрвакыт беренчеләрдән булып башлый. Көзге урып-җыю эшләре тәмамлану белән быел да механизаторлар комбайннар ремонтына тотындылар. Чәчү беткәч тырма, культиваторлар, чәчкечләр төзекләндерелде.  Җитәкчелек тарафыннан механизаторларга эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган,-дип, хуҗалыкта техникага карашны тасвирлады район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рушат Мөхетдинов.

 

Реклама


     “Чишмә” хуҗалыгы ел саен яңа техника белән машина-трактор паркын баета.

    Тиздән хуҗалыкка пресслап җыючы техника кайтачак. 4 ашлык җыю комбайны, чапкычлар, терлек азыгы җыючы комбайннары бар. Аларның барысына да сакчыл караш сизелеп тора. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев