Актаныш

Соңгы пакуслар алынды

“Нигез” хуҗалыгы люцернаның беренче катыннан сенаж салуны төгәлләде. Безнең иҗат төркеме алар белән соңгы пакусларны алган вакытта басуда очрашты.

Әлеге хуҗалык артык зур булмаганлыктан, басулары да бик еракта урнашмаган. Люцерна басуы да авылга терәлеп үк торганлыктан, масса ташучы машиналар юлга тузан кундырмый. Бер-бер артлы йөреп кенә торалар. Егетләрнең кәефләре күтәренке.

-Хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү өчен люцерна һәм борчак игелә. 580 гектар мәйданда игелүче люцернаның 40 гектарын орлыкка алу, 30 гектарын җәй көне терлекләргә ташып ашату өчен калдырабыз. Калганын сенажга салдык, - ди хуҗалыкның баш агрономы Рузил Зәкиев. - Люцернаның массасы яхшы булды, гектарына 138 центнер чыкты. 

Үләннәрне чабуда  Челленджер комбайны белән Эльвир Вәлиев эшләгән. Ике ДОН-680 турагыч комбайнын Илһас Әхметдинов белән Дилфас Зариповлар иярләгән. 

-Люцернаны дүрт көндә алып, базга урнаштырдык. Массасы нык әйбәт чыкты. Әлеге эшне тәмамлагач, печән әзерләүгә керешәчәкбез. Хуҗалыкка да, халыкка бирергә дә әзерелибез. Аннан берьеллыкларны алачакбыз, - Илһас Әхметдинов. 

Әлеге уңган хуҗалыкта 1993 елда СПТУны тәмамлаганнан бирле хезмәт куя. Төп вазифасы бригадир булса да, терлек азыгы кампаниясе вакытында турагыч комбайнга утыра ул. 

Комбайнчылар тураган массаны дүрт КАмАЗ машинасы, ике трактор ташый. 

Реклама

-Хуҗалыкта 2015 елдан хезмәт куям. Быел сенаж салуны тиз көндә тәмамладык дисәк тә була. Көне дә матур торды. Көнгә 20-25 шәр рейс ясадык. Көзен ашлык ташуда катнашам. Хезмәт хакларын вакытында биреп баралар. Теләгән кешегә авылда да менә дигән итеп яшәргә була.  Авылга яшьләр кайтсын иде дим. Чөнки эшләргә кеше бетеп бара, - ди КамАЗ шоферы Зөлфәт Мистаков. 

Кайткан массаны базда К-700 тракторы белән Марсель Сәрвәров таптап торган. Аңа МТЗ-1221 тракторы белән Рөстәм Вәлитов та ярдәм иткән.

-Үләннәрнең дымлылыгы  65-70 процент тирәсе булды.  Массага консервантлар кушып салдык. Бу масса тизрәк сенажга әйләнсен һәм сыйфатын югалтмасын өчен эшләнә, - ди 
Рузил Зәкиев. 

Өч мең тонна сыйдырышлы траншея базны соңгы массаны салып бетерү белән һава калмаслык итеп таптап, ике кат полиэтилен белән каплап куябыз, диделәр.
Хуҗалык быел  дүрт мең тонна сенаж, биш мең тонна тирәсе силос, мең тонна тирәсе печән әзерләү бурычы куя. 

Терлек азыгы әзерләү өчен чәчелгән 116 гектар мәйдандагы борчакны да люцернаның икенче катын кушып, сенажга салачакбыз, диделәр.

undefined

undefined

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: