Актаныш

Сөт бәясен яхшы беләләр

Хуҗалыкта хезмәт куючыларның саны елдан-ел кимүгә бара. Беренче сәбәбе - авыл хуҗалыгына заманча технологияләрнең тирән үтүе булса, икенчесе - хезмәтне дөрес оештыру, эш кешесенә уңай эшчәнлек өчен алшартлар тудыру. Райондагы иң зур хуҗалыкларның берсе - "Әнәк" агрофирмасында әлеге шартларның барысы да диярлек исәпкә алына. Шул сәбәпле, район авыл хуҗалыгындагы һәр...

Хуҗалыкта хезмәт куючыларның саны елдан-ел кимүгә бара. Беренче сәбәбе - авыл хуҗалыгына заманча технологияләрнең тирән үтүе булса, икенчесе - хезмәтне дөрес оештыру, эш кешесенә уңай эшчәнлек өчен алшартлар тудыру.
Райондагы иң зур хуҗалыкларның берсе - "Әнәк" агрофирмасында әлеге шартларның барысы да диярлек исәпкә алына. Шул сәбәпле, район авыл хуҗалыгындагы һәр яңалык алар аша керә, дип әйтсәм дә, арттыру булмас. Ай саен терлекчелек тармагының нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәләрдә дә "Ат" сынын Актаныштан уратып алып китүләре - моңа ачык мисал.
Соңгы көннәрдә агрофирмага караган "Татарстан" бүлекчәсендә берничә көн рәттән укулар узды. Хуҗалыкларда аның тәэсире сизелерме-юкмы, монысын вакыт күрсәтер. Көнүзәк мәсьәләләрнең берсе - яшь малларны тәрбияләү. Сер түгел: авыру, арык бозау-таналардан киләчәктә сөтле, яхшы сыер алып булмаганы көн кебек ачык. Агрофирманың баш зоотехнигы Шәйхулла Солтановның әлеге өлкәдә башкарган хезмәте күпләргә үрнәк. Сөтнең бәясен биредә яхшы беләләр.
"Татарстан" бүлекчәсендә инде күптәннән агрофирманың 12 фермасын да азык белән тәэмин итуче катнаш азык әзерләү цехы эшләп килә. Элеккеге мал торагында урнашкан әлеге цехка азык әзерләү өчен чимал урып-җыюның тәүге көннәрендә үк кайта башлый. Кышлату чорына кергәндә бөртеклеләрнең гомуми күләме 32-34 мең центнер тәшкил итә. Ә катнаш азык 11 җыелмадан ясала: борчак, бодай, рапс һәм башка бөртеклеләр һәм биологик актив кушылмалардан. Көн саен Түке фермасыннан агрофирманың башка җирлекләренә 145 центнер фураж озатыла. Ә иң мөһиме: һәр төр малга аерым рацион төзелгән.
Ферма мөдирләре, баш зоотехниклар, мал табиблары катнашында узган гамәли сөйләшүләрнең берсендә Түке фермасында бозауларны имезү өчен автоматлаштырылган җайланманы да күрсәттеләр. Берничә кеше хезмәтен алыштырган әлеге "үги әнкәйне" бозаулар күптән үз иткән. Хәер, әлеге җиһазның уңайлыкларын тәүгеләрдән нурбаянлылар сынап караган иде инде. Эш кешесе өчен шартлар да тудырылган. Гамәли сөйләшү барышында мал табибының бүлмәсен карап чыккан арада, ирексездән, ике терлекчеме, мал табибыныңмы шаярулы әңгәмәсенә шаһит булдым:
- Ай шул даруларның берничәсен генә кеше-кара күргәнче кесәгә салырга... Безнең мондый әйберне күргән дә юк бит инде,-дип үзара гәп кордылар алар. Сер түгел, күпләр әлеге сөйләшүдән эш шартларына, эшнең оешканлыгына кызыгып кайтып киттеләр.
Бүгенге көндә район авыл хуҗалыгында эшләүчеләр кимеп кенә калмый, әлеге өлкә елдан-ел картаеп та бара. Беренчедән, яшьләр хуҗалык эшенә кул тыгарга бик атлыгып тормый. Икенчедән, хуҗалыклар тарафыннан аларны җәлеп итүдә дә күп көч куела дип әйтеп булмый. Дөрес, аграр уку йортларында алар белән очрашулар, сөйләшүләр үткәрелә, тик хәзерге яшьләрне сүзләргә нигезләнгән томанлы киләчәк белән генә кызыктыру авыр. Яхшы хезмәт хакы һәм аңа өстәп, торыр урын белән тәэмин итсәләр, күпләр бәхет эзләп чит якларны күзләмәс иде кебек.
Бу вәзгыять "Әнәк" агрофирмасын да читләтеп узмый. Хуҗалыкта эшләгән 355 кешенең 240тан артыгын 40-60 яшьтәгеләр тәшкил итә. 25-30 яшьлекләрнең саны исә 4 дистәгә дә тулмый. Шөкер, Әнәк авылы бүгенге көндә агрофирма ярдәме белән шактый киңәеп бара: эшчеләргә яңа йортлар төзелә. Дөрес, аларның күбесе агрофирма карамагында булган кошчылык комплексында эшләүчеләргә ниятләнгән. Тик шушы ук үрнәктә башка хуҗалыклар да хәрәкәт итә ала. Бәлки яңа йорт та булмас, авылда караусыз калган ихаталар шактый хәзер. Аларны хосусыйлаштыру бик зур чыгымнар сорамый. Яхшы белгеч яки яшь хезмәткәр белән берничә елга икеяклы килешү төзисе генә кала. Торыр урының, лаеклы хезмәт хакың булса, авылда да рәхәт ул.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: