Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Сөт җитештерү күләме арткан һәм кимегән районнар мәгълүм (ИСЕМЛЕК)

Узган елның 26 июле белән чагыштырганда, быел сөт күләмен иң күбе Зәй районы арттырган - 18 процент. Балык Бистәсендә артым - 12, Сарманда - 11, Теләчедә - 10,Актанышта - 9, Мамадыш һәм Биектауда - 8әр, Чирмешән, Мөслим, Түбән Кама, Әгерҗе, Азнакайда 6шар процент тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасының Авыл...

Узган елның 26 июле белән чагыштырганда, быел сөт күләмен иң күбе Зәй районы арттырган - 18 процент. Балык Бистәсендә артым - 12, Сарманда - 11, Теләчедә - 10,Актанышта - 9, Мамадыш һәм Биектауда - 8әр, Чирмешән, Мөслим, Түбән Кама, Әгерҗе, Азнакайда 6шар процент тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы хәбәр итә.
Зәй районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Шәфыйк Хәмидуллин билгеләп үткәнчә, сөт җитештерү күләмен арттыру сыерларны дөрес һәм бертөрле тукландыруга бәйле.
"Көзге якка чыккач, малларның организмы кышка әзерләнә башлый. Моны истә тотып, без сөтне киметмәс өчен, аларның ризыкларына комбиазык өстибез", - диде Шәфыйк Хәмидуллин.
Терлекләр санына килгәндә, узган ел белән чагыштырганда, быел савым сыерлары районда 700 башка арттырылган һәм 5,4 меңне тәшкил итә.
Сөт күләме артканнар белән бергә, кимүче районнар да бар. Мисал өчен, Буада сөт - 2, Минзәләдә - 5, ә Кама Тамагында 8 процентка кимегән.
Республика буенча бүген 3751,1 тонна сөт савып алынган. 2016 елның 26 июлендә бу сан 4,3 процентка азрак булган.
чыганак: http://aktanysh.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/976692.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев