Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Сөт кимегәнгә сыер гаепле түгел

Бар гаеп үзебездә. Бүгенге көндә узган елдагыга караганда 2 тоннага кимрәк сөт җитештерәбез. Кызганыч, әлеге кимчелекне ничек тә булса бетерербез, узган елгы күрсәткечне куып тотып, узып китәрбез дигән ышаныч та юк. Чөнки киләчәкне хәл итүче җәйге матур көннәрдә - нидер көтепме, онытылып китепме - терлек азыгын хәстәрләп куярга ашыгучы юк....

Бар гаеп үзебездә. Бүгенге көндә узган елдагыга караганда 2 тоннага кимрәк сөт җитештерәбез. Кызганыч, әлеге кимчелекне ничек тә булса бетерербез, узган елгы күрсәткечне куып тотып, узып китәрбез дигән ышаныч та юк. Чөнки киләчәкне хәл итүче җәйге матур көннәрдә - нидер көтепме, онытылып китепме - терлек азыгын хәстәрләп куярга ашыгучы юк. Ә болыннардагы үләннәрнең файдасы көннән-көн кимүгә таба.
Дөрес, иртәме-соңмы, печәне дә чабылыр, сенаж-силосы да салыныр. Тик гадәттәгечә вакытында түгел, ашыга-ашыга, урып-җыюга, терлекчелектәге вак мәшәкатьләргә бүленеп эшләнер ул. Билгеле инде, ул эшнең файдасы да, азыкның сыйфаты да шул тирә генә булачак.
Гамәли сөйләшүләрдә терлек азыгы әзерләү мәсьәләсе бүген көн кадагында. Хуҗалыкларга төрле тәкъдимнәр җиткерү, эшкә өндәү нияте белән 11 июнь көнне "Әнәк" агрофирмасында һәм Нур Баян исемендәге хуҗалык биләмәләрендә узган киңәшмә дә шуларның чираттагысы иде. Ни өчен "Әнәк" агрофирмасында икәнен, билгеле, аңлатып торасы да юк. Беренчедән, биредә оешкан хезмәт тәртибе күпләргә үрнәк. Икенчедән, терлек азыгын иң сыйфатлы итеп әзерләүче хуҗалыкларның берсе ул. Биредә Голландия, Германия, Белоруссия кебек илләрнең авыл хуҗалыгын, эш тәртибен өйрәнеп, үзләренә кулай ысулларны үзләштереп эшлиләр.
Техника яңарышына да зур игътибар бирелә: иске "чалгыны чүкеп" ятмыйлар, кирәк икән - яңасын алалар. Ә яңа техника елдан-ел камилләшә, берничә эшне берләштереп хезмәтне гадиләштерә.
Эшлекле сөйләшү барышында амбарларга игътибарны арттыру һәм терлек азыгы әзерләүгә ныклап тотыну зарурлыгы да янә ассызыкланды. Бүгенге көндә район буенча 500 тоннага якын печән хәстәрләнгән. Башка районнар белән чагыштырганда юк кына сыман ул. Сөт җитештерүне арттыруга ирешкән шул ук Әтнә, Кайбыч районнарында, мисал өчен, ул 2-3 тапкырга күбрәк әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев