Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Сөтчелектәге нәтиҗәле технологияләр-авыл хуҗалыгы предприятиесенең уңыш нигезе (фотолар)

Бүген Нур Баян исемендәге хуҗалык базасында "Сөтчелектәге нәтиҗәле технологияләр-авыл хуҗалыгы предприятиесенең уңыш нигезе» дигән темага зонаара семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәдә 2021 елның 8 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясалды. Хуҗалыкларда селекция-генетик эшен оештыру һәм терлек азыгының сыйфаты турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан республиканың 5 районында "Сөтчелектәге нәтиҗәле технологияләр-авыл хуҗалыгы предприятиесенең уңыш нигезе» темасына семинар оештырылды. Министр урынбасары Ленар Гарипов Чүпрәле, Балтач, Актаныш районнарында эшлекле сөйләшү уңышлы узды дип билгеләп үтте. Баулы, Балык Бистәсендә дә күрше-тирә районнарның терлекчелек өчен җаваплы җитәкчеләре, белгечләре катнашында шушындый тәҗрибә уртаклашу булачак. 


Семинар-киңәшмәнең беренче өлеше Пучы мәдәният йортында узды.  2021 елның 8 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясалды. Муниципаль районнарда сөт терлекчелеген цифрлаштыру үсеше, хуҗалыкларда селекция-генетик эшне оештыру, азык сыйфатын бәяләү турында фикер алышу узды. Баланслы ашату һәм сыйфатлы азык әзерләү, терлекчелектә пробиотиклар куллану- монысы да көн кадагындагы мәсьәләләр. Яңа төрле технологияләрне кертү, тана-сыерларны, бозауларны фән кушканча, дөрес итеп тукландыру, үз вакытында бозау алу һәм тәрбияләү- министрлык вәкилләре, шулай ук министрлык тарафыннан чакырылган терлекчелек өлкәсендәге компетентлы җитәкче- белгечләр  8 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләренә, зоотехникларга, ясалма орлыкландыру технологларына шул хакта аңлатты. Семинарда Актаныш, Минзәлә, Зәй, Түбән Кама, Мөслим, Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск, Тукай  районнарыннан катнаштылар. Пленар өлешкә кадәр фойеда терлекчелеккә кагылышлы яңа технлогияләр, яңа җиһазлар, яңа төр препаратлар тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев