Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

“Сөткә дә күршегә йөреп булмый бит инде”

Сөт сатуда узгэрешлэр чоры җиттеме?

 

Ел башыннан шәхси хуҗалыкларда эре терлекнең артуы яхшы фал. Бүгенге көндә аларның саны 11 840 баш тәшкил итә. Аеруча Иске Кормаш, Чалманарат, Югары Яхшый җирлекләрендә күзәтелә бу. Пучы, Мәсәде авылларында гадәттәгечә итен, сөт-маен сатып алуны кулай күрәләр. Бу җирлекләрдә мал саны кимүе дәвам итә. Ел дәвамында 944 башка арткан эре малның 93е сыерлар икәнен исәпкә алсаң, халыкның үгез асрауны кулаерак күрүе көн кебек ачык. Сөт сату җирлекләрдә һәрвакыт өстәмә керем чыганагы булып тора иде. Әллә үзгәрешләр чоры җиттеме?

Әлеге сорауга җавап эзләп, бүгенге көндә иң күп сөт сатып көн күргән Югары Яхшый һәм Чалманарат җирлекләрендә яшәүчеләр белән телефон аша хәбәргә чыктым. 10 кешенең 5се өлкән яшьтәгеләр булу сәбәпле (хәер, аптырыйсы юк, авыллар картаеп бара хәзер) “Үзем генә яшим, мал асравы авыр. Күптән бетердек инде,” – дип җавап бирделәр. Мал асраганнар арасында, “Отышлымы? Сөтен тапшырасызмы? Бәясе уңаймы?” дигән сорауларга Чалманаратта яшәүче бер апа:

  • Сөткә дә күршегә йөреп булмый бит инде. 7 дистәне вакласам да, әлегә Аллага шөкер асрыйм. Бер сыер, ике танам бар. Үземнең пай җирләрендә читтән яллап булса да печәнен хәстәрлим. Улларым да ярдәм итә. Шулай булгач, әллә ни авырлыгы юк. Сөтен тапшырам. Азмыкүпме кереме дә бар, - дип җавап бирде.

Югары Яхшыйдан бер абзый, кайдан икәнлегемне белгәч:

  • Мактанасыз да, мактанасыз! Газета бер яклы гына булмасын иде... Уборка бетте инде, салам да алып булмый. Таралабыз бит, ә. Җирлекнең киләчәге өчен борчылам... дип тетеп атты.

Абзыйның сүзләре белән килешәм. Кайвакыт артыгын да мактанып атабыз. Әмма дөреслекне бергә эзләргә кирәк. Зарларыгыз, әйтәсе сүзләрегез булса – без сезнең өчен һәрвакыт ачык. Шунысы кызганыч, безнең халык битлек киеп сөйләшергә өйрәнгән. Инде аларны салыр вакыттыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев