Актаныш

Сөтне хәзер эзләүдән мәгънә юк, аны җәй көне базга салырга кирәк

Тәҗрибә уртаклашу, башкалар ничек эшләгәнне күрү, нинди сулыш белән яшәгәнне тою максатыннан оештырылучы авыл хуҗалыгы семинарының чираттагысы 7 ноябрь көнне “Алга” хуҗалыгында узды. Өстән сибәләп торган яңгыр, пычрак аяк асты авыл тормышын чын-чынлап күзалларга ярдәм итте.

Машина-трактор паркында


– Хуҗалыкта механизация буенча алга китеш бик зур, – дип уңай фикерләр белән башлады сүзен район дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов. – Бу техник карауга әзерлектә дә ачык сизелә. 
Илдус Хәкимов техниканы кышка саклауга ябык түбә астына куюны хуплавын ассызыклады. Кайбер хуҗалыкларда ындыр табагындагы складларга да техника кую очраклары бар. Әмма техника машина-трактор паркында 
сакланырга тиеш, дип басым ясады ул. 
– Бөртекле культура һәм терлек азыгы әзерли торган комбайннарга дефектовка ясалмыйча, өстән буяп кына куйсагыз, икенче елга урып-җыю чорында кыенлыклар туарга мөмкин. Хәзер ремонт өчен мөмкинлекләр дә күбрәк, запас частьлар дә очсызрак. Инженерлар, шушыны исегездән чыгармыйча, эш оештырсагыз иде. Әлеге хуҗалык комбайннарының барабан аслары, иләкләре, грохотлары салдырылып, инженер күзлегеннән үткәрелеп, кайсыларын төзәтергә кирәклеге тәгаенләп куелган. Техниканың детальләрен төзәтү аерым бер бүлмәдә башкарылырга тиеш. Төп склад белән буталырга тиеш түгел, – диде ул.
Район буенча комбайннар ремонтына килгәндә, “Чишмә” хуҗалыгы бер терлек азыгы әзерли торган комбайнын ремонтлап бетергән. Хәзер бөртек суктыру комбайнын ремонтлый башлаган. “Башак” хуҗалыгы бер комбайнын ремонтка керткән, икенчесен кертү алдында. “Тамыр” хуҗалыгы бер терлек азыгы әзерли торган комбайнын ремонтлап чыгарган,  дигән мәгълүмат җиткерде Илдус Хәкимов. Механизаторлар үзләре эшләгән комбайннарын үзләре төзәтсәләр, аларның карашлары да башкача була. Алар аны үзем эшләячәк комбайн дип ремонтлый, дигән фикерен дә җиткерде ул. Биредә авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлый торган бина җылытылган, якты. Эшчеләргә эшләү өчен шартлар тудырылган. 
“Алга” хуҗалыгының баш инженеры Рәеф Хәйдәров үзләрендә техника ремонтының барышы белән таныштырды. 
– Әгъбәс бригадасында җиде культиватор ремонтланып бетте. Дүрт чәчкеч ремонтланды. Ә Чуракай бригадасында бүген ике культиватор ремонтланды. Хәзер чәчкечләр ремонтына керешәбез. Киләсе елга бер көчле егәрлекле техника, бер чапкыч, бер терлек азыгы әзерли торган комбайн алырга планлаштырабыз, – диде ул. 
Чыннан да, хуҗалыкның тракторлары бик нык тузган.  Шуның нәтиҗәсендә эштә тоткарлыклар да чыга. Аларның әле 150 гектар тирәсе көзге җир эшкәртәселәре бар. Ныклап туңдырганчы аны ничек тә башкарып чыгарга иде, диләр. 

Терлекчелектә


Тораклар белән танышканчы, семинарда катнашучылар башта азык әзерләү цехында булдылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров терлекләргә эшләнә торган катнаш азыкның сыйфатына анализ ясады. 
– Биредә катнаш азык ясау өчен бодай да, арпа да аерып куелмаган. Терлекнең канын алганнан соң, аңа күпме крахмал, күпме аксым, күпме протеин бирергә икәнлеген карап, катнаш азыкның сыйфатын көйләргә кирәк. Катнаш азыклар бозауларга бер төрле, сыерларга икенче төрле ясалырга, һәм алар аерым өемнәрдә торырга тиеш.
Хуҗалыкта бүген 1558 баш мөгезле эре терлек бар. Бу, узган елга караганда, 43 башка артыграк. Ел башыннан 20557 центнер ит җитештергәннәр. Тәүлеклек үсешләре 675 граммны тәшкил итә.
– 55 мең центнер сенаж, 36 центнер силос,  4700 центнер печән, 5000 центнер салам әзерләнде, – дип, кышка әзерлек хакында таныштырды хуҗалыкның баш зоотехнигы Илгиз Хәсәнов.  
Савым сыерларына 15 килограмм силос, 15 килограмм сенаж, 2 шәр килограмм исәбеннән онны аерым бирәләр. Әмма бу урында Айдар Мирхәйдәров та, Энгель Фәттахов та онны башка азыклар белән бергә миксерда болгатып бирергә кирәклегенә басым ясадылар. 
– Ул онның барысының да мал авызына барып җиткәненә кем гарантия бирә, – диде Энгель Фәттахов. 
– Без ашның бәрәңгесен аерым, токмачын аерым пешереп ашамыйбыз. Барысын бергә пешерәбез. Мал азыгы да шулай булырга тиеш, – диде Айдар Мирхәйдәров. 
– Сезнең терлекләрне кышлату өчен азык җитәме? Чуракайга башка җирдән азык ташыган еллар да булды бит, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы. – Бәлки бөртеклеләрнең уңышы аз буласы мәгълүм булгач, аларны терлек азыгына салып куярга кирәк булгандыр. Сатар икмәгегез дә юк. Бөтен карап торган акча керемегез – терлекчелектән. Ә малларны тиешенчә ашатмасаң, продукция алып булмый бит.
Район лабораториясе җитәкчесе Ленар Әгъләмов әлеге хуҗалыкта терлекләргә ашатыла торган азык сыйфатына анализ ясады. Һәм үзләренең киңәш-тәкъдимнәрен дә җиткерде. Хуҗалыкның азык рационы белән бер сыердан 11 килограмм сөт алып булса, лаборатория 
тәкъдим иткән рацион белән аны 20 килограммга җиткереп була. Әлегә алар бер сыерга 9.5 килограмм сөт савалар. Көнгә 4.5 тонна сөт саталар. 
– Азыкка жмых өстәргә кирәк. Аның белән эшләгән хуҗалыклар бик сирәк, – диде идарә җитәкчесе. – Люцернаны да сенажга үләннәр чәчәккә бөреләнгән вакытта ук салырга кирәк. Соңга калып салган сенажның файдасы юк. Хәзер сөт эзләүдән мәгънә юк. Аны җәй көне базга салып куярга кирәк. Маллар астына салам салырга кирәк. Коры ташта терлек озак ята алмый. Мал ятканда күбрәк күши һәм шул вакытта сөт ясала. Аннан терлекләрнең су савытларын да гел чистартып торырга кирәк. Әчегән азыклы суны мал мәҗбүри генә эчә. 
Шунысын уңай яктан бәяләргә кирәк, “Алга” хуҗалыгы үгезләр тәрбияләү буенча үзенең 
системалы эшен булдырган. Хәзер алар ай саен 4 центнердан югары авырлыктагы 20 баш тирәсе үгезләрне сугымга җибәрәләр. Инде сөт җитештерүне арттырырга кирәк. Шул вакытта гына кышны мәшәкатьләрсез чыгарга мөмкин булачак.
 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: