Актаныш

СУЫКСУДА ТЫНЫЧЛЫК УРНАШЫРМЫ?

Берничә олы вә кечкенә авылны һәм ике милләтне берләштергән Татар Суыксуы җирлегендә соңгы арада җир, хуҗалык, нефтьчеләр белән бәйле ниндидер киеренкелек бара. Хәер, “соңгы арада” дип әйтү ялгыштыр. Шушы көннәрдә генә биредә узган халык җыеныннан соң әлеге кайнауның инде күптәннән барганына инандым. Ана кортын югалткан умарта күче белән бер ул.

– Орденлы колхозны сазга батырып таптадыгыз!.. Гөрләп торган хуҗалыкны юк иттегез!.. – дип ачыргаланды залда җыелганнар. Чыннан да, соңгы елларда кулдан-кулга күчеп, исемен “Агыйдел” СПСКкага (катнаш авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативына) үзгәрткән хуҗалык, бурычка батып, мәхкәмә юлыннан кайтып керми, күзгә күренеп югалып бара. Соңгы елларда мал саны да, җитештерүчәнлеге дә нык кимеде. Бар гаепне халык
җитәкчелектән күрә. Тараттылыр, янәсе.

Район башлыгы Энгель Фәттаховның: “Әйе, күп нәрсә җитәкчедән тора! Хуҗалык тарала! Болай барса киләчәге юк...” дигән сүзләрен дә халык хуплап, сөенеп, алкышлар белән каршы алды.

– Әмма Суыксу халкы беркайчан да рәисләр белән канәгать булмады. Үзегездән дә эзләгез гаепне, – дип дәвам итте ул. Заманында биредә бик
күпләр хезмәт куйды, аларны санап торасы юк. Тик ник берсен халык җылы сүз белән искә алсын. “Тегесе мондый иде, монысы болай эшләде” дип зарланудан башка сүз ишетелмәде. Берәүләр яклады, икенчеләр эт урынына сүгеп хурлады. Кыскасы, ничек кенә кызганыч яңгырамасын, әмма залда утыручылар арасында милләтара киеренкелек барлыгы да нык сизелде. Еллар, гасырлар дәвамында иңгә-иң терәп, урам уртасындагы юл күрсәткече белән генә аерылып торган зур авылда яшәгән мари һәм татар халкы арасында мондый хәлләр бардыр дип уйлаган да юк иде. Бердәмлек булмагач, ничек хуҗалыкның эше барсын ди? Юк, булмаячак ул.  Нишләргә? Карап торып дөнья таратыргамы? Кысыр калып барган җирләрдә чүп үләне үстереп, бушап барган мал торакларын өрәккә әйләндерергәме? Андый күңелсез күренешне читкә чыксаң шактый күрергә була.

Бу хәлгә калмау ниятеннән, район башлыгы хуҗалык җирләрен бүгенге көндә күзгә күренеп, ныгып килгән “Чәчер” җәмгыятенә тапшыру тәкъдиме белән чыкты.

– Дөрес аңлагыз, болай барса, хуҗалыкның киләчәге юк. Бу – безнең
тәкъдим. Моны бары тик үзегез, шушы җирлектә яшәгән халык хәл итәчәк, – дип искәртте Энгель Фәттахов. Бүгенге көндә эшле һәм ашлы итәм дип торган кеше булганда ике уйлыйсы юк, әлбәттә. Районда моңа мисаллар да җитәрлек. Шул ук “Әнәк” агрофирмасы шактый авылларның киләчәген саклап калып, халкын эшле итте. Актанышта гына түгел, агрофирма канаты астына кергән чиктәш күрше Мөслим районы авыллары да сөенеп туя алмый бүген. “Чәчер” җәмгыяте дә Чат авылына яңа сулыш өрде.
Тиешле хезмәт хакын да, пай җирләренә түләүне дә бирә. Билгеле ки, монда Чәчердән яисә Чаттан килеп Суыксу җирләрен эшкәртмәячәкләр. Шушы җирлектә яшәгән халыкка эш урыннары булачак. Эше булганның ашы булыр, башка төрле кыек-мыек фикер уйлап, дөнья бутап йөрергә вакыты калмас. Тынычлык урнашыр дигән өмет бар. Хәзер барысы да халык кулында. Бер фикергә килеп, дөрес юл сайларлармы, әллә инде таркалу юлы белән китәрләрме –
монысын вакыт күрсәтер.

Бу – шәхсән минем фикер. Берәүгә дә көчләп тагасы килми. Өстә искәртелгәннәр белән килешмәсәгез  – языгыз, яисә 3-09-29 телефоны аша хәбәргә чыгыгыз. Бергә фикерләшербез.

 

Якын киләчәктә барлык Татарстан халкы диярлек үз иткән Татар Суыксуы шифаханәсендә 4 млн сумга якын төзекләндерү эшләре башланачак, юл салыначак. Мари Суыксу авылында Мари мәдәни үзәге булдырылачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: