Сыер бетсә, авыл бетә
Чуракай – Актаныштан иң ерак, район чигенә урнашкан авыл җирлеге. Мөслим, Бакалы яклап килеп кергәндә, Актаныш районы хакында да күңелдә иң беренче фикерләр шушы җирлек аша узганда туа. Шуның өчен аның бар җире үрнәк булырга тиешлеге табигый.
Җирлеккә Әгъбәс һәм Чуракай авыллары керә. Чуракайдагы 148 хуҗалыкта – 355, Әгъбәстә 85 хуҗалыкта 253 кеше гомер итә. Бу, әлбәттә, зур сан түгел. 2019 елда ике бала туган, 14 кеше бакыйлыкка күчкән. 36 йортның буш торуы да күңелне әрнетә. Алар арасында җимерелү чигенә җиткәннәре дә, әле бер дигән кеше торырлыклары да бар. Әмма сукмак та төшмәгән бу йортлар авылны ямьсезләп, шомландырып утыралар. Бик нык тузганнарыннан арыну буенча кичекмәстән чара күрү кирәктер. Шулай ук Актаныш яклап авылга кергәндә ике якның да коймалары тузып, кайбер урыннарының инде кубып та төшкән булуы, җирлеккә ямь өстәми.
Югыйсә, Чуракайда да, Әгъбәстә дә халыкны ялкау дип булмый. Алай булсалар, лапас тутырып мал асрамаслар иде. Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова хисап җыелышы башланыр алдыннан шул уңганнарның ихаталарында булып, тормыш-яшәеш шартлары, эшчәнлекләре белән танышты. Авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйдәров район делегациясе вәкилләрен дәүләт программаларында катнашырга теләкләре булганнарга алып керде. Чөнки узган ел бу җирлектән дәүләт программаларында катнашучылар булмаган. Аның хакында күрәсең халыкка ныклап аңлатмаганнар.
Тиешле мәгълүмат җиткерелгәч, алар бик теләп риза булганнар. Авыл җирлеге башлагының бу гамәле мактауга лаек.
Фатыйма һәм Фәвис Исламовлар Чуракай авылына Үзбәкстаннан кайтып төпләнгәннәр. Икесе дә “Алга” хуҗалыгында эшлиләр. Берсе терлек карый, икенчесе сыер сава. Һәм тормышларын җайга салу максатыннан терлек асрау белән шөгыльләнә башлаганнар. Бүген аларның ике сыерлары, өч үгезләре, бозаулары бар. Фәвис абый узган ел блоктан лапас төзегән. Аның эше төгәлләнү алдында. Тиздән терлекләрен бирегә күчерергә җыена. Исәпләре савым сыерларының баш саннарын бишкә җиткерү. 200 мең сумлык дәүләт программасында катнашып, шул акчаларга тана алган очракта, республика бюджетыннан – 30, район бюджетыннан 15 мең сумы субсидияләнә дигән хәбәр аларны тагын да җанландырып җибәрде. Рафаэль Хәйдәров документларын тутыруда ярдәм итәчәгенә ышандырды.
Гәүһәрия һәм Марат Шәеховларны да тырыш гаилә буларак бәян иттеләр. Гәүһәрия апа – социаль хезмәткәр, Марат абый “Алга” хуҗалыгында хезмәт куялар.
– Терлекчелек белән күптәннән шөгыльләнәбез. Өч сыерыбыз, ике танабыз, үгезләребез, бозауларыбыз бар. Терлек азыгы белән хуҗалык җитәкчесе Рәдиф Галләмов, фермер Назыйм Шәеховлар ярдәм итә. Аларга зур рәхмәт, – ди Гәүһәрия апа.
Сыерларын саву аппараты ярдәмендә савалар.
Чаллыда яшәүче – өч, үз яннарындагы ике балалары да төп ярдәмчеләре аларның. Барысын бергә эшләгәч, авырлыклар артык сизелми, диләр. Дәүләт программасында да катнашу теләкләре бар. Ул вакытта сөтбикәләрнең санын бишкә җиткерергә ниятлиләр.
–Әлеге гаилә минем уң кулым,
дисәм дә ялгышмам, – ди авыл җирлеге башлыгы. – Нинди генә ярдәм сорасам да, аларның каршы килгәннәре юк. Уллары ташландык ихаталардагы печәннәрне чабуда ярдәм итә. Гәүһәрия апа төп эшеннән тыш, көзге урып-җыю чорында ындыр табагында да хезмәт куя. Мәчеттә дә җыештыра. Барысына да җитешә. Ничек тә җирлектә мал саннарын саклап калырга иде. Мал бетсә, авыл да бетә дигән сүз бит.
Әгъбәс авылында яшәүче Юлия һәм Салават Галләмовлар АПК программасы нигезендә акча алып, яңа йорт күтәргәннәр. Аны төгәллиселәре бар. Ихаталарында күпләп мал тоталар. Салават хуҗалыкта эшли, Юлия исә социаль хезмәткәр.
–Дүрт сыерыбыз, өч танабыз, бозаулар бар, – ди Юлия. – Мал тоткач аның мәшәкате белән бергә табышы да керә. Дөньяны алып бару өчен файдасы зур.
Киләчәктә алар мал саннарын тагын да арттырырга телиләр. Моның өчен дәүләт программасыннан да файдаланырга исәпләре.
Гөлназ һәм Азат Камаловлар ихатасы да мал тавышыннан тынып тормый. Дүрт сыер, бер таналары янына 20 башлап сарыгын да кушсаң, шактый көч таләп ителә. Узган ел яңа лапас төзегән. Аны профнастил белән тышлыйсы гына калды, ди гаилә башлыгы.
–Дәүләттән ярдәм итәбез дип торганда, файдаланырга иде инде. Сыерлар санын да арттырырга исәп, – ди.
Алда булган гаиләләрнең барысы да, терлек азыгы белән хуҗалык ярдәм итә, диделәр. Җирлектәге халыкның күпчелеге шушы хуҗалыкта хезмәт куя. Әмма җыелышта бер абзыйның терлек асраучы пенсионерларга терлек азыгы кыйммәт, мал асрау авыр дигәне генә бераз гаҗәпләндерде. Чөнки ул үзе мал асрамый булып чыкты. Аның соравына җавап итеп, хуҗалык җитәкчесе Рәдиф Галләмов җирлек халкы өчен терлек азыгын иң түбән бәядән бирәбез, дип җавап бирде.
Илфак Камаловның КФХсында да булдык без. Илфак 2008 елда КФХ булып теркәлгән. 2012 елда дәүләт программасы нигезендә 30 башка исәпләнгән терлек торагы төзегән. Шуннан әкренләп баш саннарын арттыра барган. Бүген аның 24 баш мөгезле эре терлеге булып, шуның 16 башын сыерлар тәшкил итә. Торагы чиста, якты. Маллары бәйдә торса да, көн саен чыгарып йөртәм, ди. Торак артында уңайлы итеп утарын да эшләп куйган. Авылдашларының тиресләрен түгү өчен урын да булдырган. Аларны соңыннан үзенең басуына чыгара икән. Авыл халкына да файдалы, үзенә дә. Терлек азыгы әзерләү өчен техника да юнәлткән. Узган ел бер комбайн да алган.
–Алган таналарына субсидия кайта алмады. Шунысы кызганыч, –ди авыл җирлеге башлыгы.
Авыл киләчәге кем кулында?
Җирлектәге барлык социаль обьектлар да халыкка тиешле хезмәт күрсәтә. Тик менә мәктәп һәм балалар бакчасына йөрүче балалар санының аз булуы гына күңелне тырмап тора. 2019-2020 уку елына Чуракай мәктәбенең I сыйныфына бер генә укучы да кермәгән. Ни кызганыч, быел аларда чыгарылыш кичәсе дә узмаячак. Чөнки IX сыйныфны тәмамлаучы бер бала да юк. Алдагы биш-алты елда да мәктәптә укучылар саны арту күзәтелмәячәк. Әгәр шушы темп белән барса, мәктәпләргә, балалар бакчаларына ябылу куркынычы яный. Ә моңа кем гаепле? Әлбәттә, шушы җирлектә яшәүчеләр. Чөнки яшьләр авылда калмый. Авыл җирлеге башлыгы әйтмешли, авылда эшләүчеләр түгел, сөйләүчеләр генә калып баруы да хак.
–Их, ни өчен балаларны Актаныш мәктәпләренә җибәрдек икән. Югыйсә, үзебезнең мәктәптә дә менә дигән белем һәм тәрбия биреп була. Моны олимпиадада, төрле бәйгеләрдә алган урыннары да раслый бит, –ди мәктәп директоры Рамил Сәлахов. Хәзер үкенүдән файда юк шул. Бер ага башлаган суны туктатып булмый.
Чуракай авылы китапханәсенең эше, аеруча, мактауга лаек. Биредә озак еллар китапханәче булып эшләүче Рима Минһаҗева бик күп төрле грантлар отып, җирлекне төзекләндерүдә үзеннән саллы өлеш кертә. Аның тырышлыгы белән бер урам юлы төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы ясалган. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлдә дә аның өлеше бар. Җәмәгать үзәгенең бер бүлмәсен музей итү өчен соңгы грант акчасына җиһазлар эшләткән. Бүген анда экспонатлар туплау бара. Болар барысы да халык өчен.
Халык дигәннән, җирлектә яшәүчеләр барысыннан да канәгать күрәсең. Хисап җыелышында сораулар биреп аптыратмадылар. Киләчәктә дә шулай килешеп яшәсеннәр. Яшьләр авылда калсын диясе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев