Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Сыер тоягын күбек белән юдырталар

Яңартып төзелгән комплекста шундый җайланма көйләнгән

Олыимән фермасында сыерларның тояклары, саву залына үтәр алдыннан, махсус эремә белән юдыртыла. Яңартып төзелгән комплекста шундый җайланма көйләнгән. Узган атнада уздырылган гамәли киңәшмәдә, моннан тыш, хуҗалык җитәкчеләре һәм терлекчелек белгечләренә күрсәтерлек башка яңалыклар да шактый күп булып чыкты.

“Актаныш” агрофирмасының Олыимән бүлекчәсендә семинар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Айдар Мирхәйдәров җитәкчелегендә үтте.

– Дымлы җирдә мөгезле эре терлек тояк авыруыннан зыян күрә. Шуңа күрә перекисьлы, уксуслы күбек белән эшкәртү кирәк. Бик файдалы, профилактика чарасы да булып тора, – диде ул. 

– Электән үрчем алу өчен әзерләнгән, 400 баш мөгезле эре терлек сыйдырышлы комплекс иде бу. Гомер-гомергә юеш булды. Савым сыерларына шартлары бик үк яхшы түгел иде. Яңача технологик таләпләргә туры китереп,  үзгәртеп корырга туры килде. Продукция алу әлегә чагыштырмача түбән. Чөнки маллар торакка, хәлсезләнеп, ноябрь башында гына кайтты. Март-апрель-майда күпләп бозаулау көтелә. Шуннан сөт тә артыр, дигән исәптә торабыз, – ди “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев.

Рамил Фидус улы комплекстагы яңа җиһазлар турында җентекле мәгълүмат җиткерде. ТСН системасының өр-яңа һәм заманча булуы кул көчен киметкән. Су белән генә агызып төшерелә. 80 куб.метр сыйдырышлы чокырдан 35әр тонна тирес кукуруз басуына чыгарыла. Комплекста сөт блогы, сөт суыту җайланмасы эшли. Әле тагын бер суыткыч урнаштыру мөмкинлеге бар. Ветеринария табибы, ясалма каплату технологы бүлмәләре, вакуум-насос, ут сүнгән очрак өчен электр станциясе, ял итү урын, душ һәм башкалар урын алган. Чаллыдан сыек ягулыкка көйләнгән, һава кудыра торган казан кайтарып урнаштырылган.

Бүлекчә җитәкчесе Ильяс Мортазин әлеге комплексның 2019 елның 1 ноябрендә кулланышка тапшырылуын әйтте. Һәм күпме күләмдә продукция җитештерелүе турында саннар китерде:

– Олыимән бүлекчәсендә 400 баш савым сыеры хисаплана, 60 кеше хезмәт куя. 4 тонна 200 литр сөт савыла. 5600 литр. Ә комплекста 240 баш сыер исәпләнә. Хәзерге вакытта 220е савыла. Бер сыерга уртача 19 литр сөт туры килә. Монда 10 кеше эшли, элек 17 иде. Кыскару хисабына, хезмәт хакы артты. Малларны рацион белән ашатабыз. 1 сыерга 41 кг катнаш азык бирелә. Махсус миксерыбыз бар, азык шунда әзерләнә.

Сөт саву залы аеруча үзенчәлекле. Сөтүткәргечләре уңайлы. Ике якка 10ар итеп тезелеп, берьюлы 20 сыер савыла. Һәрберсе өчен ничә минут киткәнлеге электрон приборда күренеп тора. Микробка каршы салфеткалар кулланыла. 2 савымчы эшли. Алар махсус кием, алъяпкыч кигән. Кулларында – перчатка, болар – мәҗбүри таләпләр.

undefined


Семинар барышында зоотехниклар, ветеринарлар, ясалма каплату технологлары өчен укыту да оештырылды.

 

Язманы тулысынча Газетабызның киләсе санында укый укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев