Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

СЫЕРДА ЛЕЙКОЗ АВЫРУЫ ТАБЫЛСА

Мөгезле эре терлекләрне тикшергәннән соң лейкоз авыруы табылган очракта, бер эш көне эчендә шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗаларына экспертиза нәтиҗәсеннән өземтә (выписка) бирелә.

               Серологик тикшерүләр уңай нәтиҗә күрсәтә икән, хайван эре мөгезле терлекләрдә була торган лейкоз вирусы белән зарарланган дигән сүз. Авыру терлекне сәламәт хайваннар белән бергә көтүгә чыгару, бер бинада асрау катгый тыела. Лейкоз вирусын йөртүче сыер һәм танадан савылган сөт 85 градустан да ким булмаган температурада 10 минут буена термик эшкәртелергә тиеш. Яки 5 минут дәвамында кайнатырга кирәк.
                  Ә инде авыруга дучар булган, гематологик сыерның сөте юкка чыгарылырга, утильләштерелергә тиеш, аны кешеләргә, шулай ук авыл хуҗалыгы хайваннары өчен азык буларак куллану тыела. Хайванны экспертиза  авыру дип күрсәткәннән соң  15 календарь көн эчендә суеп тапшырырга кирәк.
                Шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасы экспертизадан өземтәдә имзасын куя һәм имза салган вакытны терки.
                Шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасы имзалаган экспертиза өземтәсенең икенче нөсхәсе дәүләт ветеринария берләшмәсендә саклана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев