Сыерны киендерсәң, сөте арта!
Мари Илендә аларга имчәк капчыгы кидерәләр.
«Вести-Мари-Эл» каналы хәбәр итүенчә, Куженер поселогында яшәүче Надежда һәм Александр Мотриннар, барлык уңайлыклары булган фатирда яшәсәләр дә, шәхси хуҗалык тота. Каз-үрдәкләр белән беррәттән, алар сыер да асрый. «Дочка» кушаматлы сөтлебикәләре бик иркә аларның, көн дә иртән шампунь белән юындырганны көтә, шуннан соң гына якындагы аланга чыгып китә.
— Биредә аны чебен-черки җәфалый, — ди Александр. — Бәйләп куймыйча булмый. Шуңа да мин аның имчәгенә капчык тегеп кидерергә булдым. Үзенә бик ошады, хатын да шат, чөнки сыер тынычланды, сөтне күбрәк бирә башлады.
чыганак: http://maydan.tatar/syerny-kiendersen-sote-arta/
фото: https://yandex.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев