Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Сыер асрасаң, акча бирәләр

Шәхси хуҗалыкта күпләп эре мал асрауга бернинди чикләүләр дә куелмый. Киресенчә, андыйларга дәүләт ярдәме күрсәтелә. Шундый ярдәмнәрнең берсе - мини-ферма төзүгә бирелә торган 200 мең сумлык субсидияләр. Үз абзарларында эре мал асраучы барлык райондашларыбыз да бу хакта хәбәрдармы икән? ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары нигезендә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга...

Шәхси хуҗалыкта күпләп эре мал асрауга бернинди чикләүләр дә куелмый. Киресенчә, андыйларга дәүләт ярдәме күрсәтелә. Шундый ярдәмнәрнең берсе - мини-ферма төзүгә бирелә торган 200 мең сумлык субсидияләр. Үз абзарларында эре мал асраучы барлык райондашларыбыз да бу хакта хәбәрдармы икән?
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карары нигезендә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән, республика бюджетыннан, сөт юнәлешендәге терлекләргә яңа торак урыннары төзүгә 200 мең сумга кадәр субсидия бирү идеясе тормышка аша башлады.
Безнең районда да 19 шәхси ярдәмче хуҗалык шушы субсидияне алуга иреште. Алар аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе аша рәсмиләштерделәр. Бер тапкыр бирелә торган субсидиянең күләме, язылганча, 200 мең сум тәшкил итә.
Республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларга мини-фермалар төзүгә юнәлдерелгән, кире кайтарылмый торган әлеге акчалата ярдәм, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, быел әле беренче тапкыр бирелә. Программаның максаты - авыл халкының мәшгульлеген һәм керемен арттыру, яшәешен яхшырту. Мөгезле эре терлекләрне күбәйтеп, сөт продукциясе җитештерүне алга җибәрү.
2015 елның 1 гыйнварына 3 сыеры булган кешеләргә бирелә ул. Төп шарты - шул субсидия акчасын алгач, шәхси хуҗалыгындагы сыерлар санын 8гә җиткерергә һәм 5 ел дәвамында шуннан киметмәскә кирәк.
Программаның авыл кешеләре өчен отышлы булуы хакында 16 декабрь көнне район Советының утырышлар залында үткәрелгән утырышта җирлек башлыкларына янә бер кат аңлатылды. Бу турыда алдан да хәбәр ителгән булып, алар, үз чиратында, авыл кешеләрен шушы яңалык белән таныштырырга тиешләр иде.
Район башлыгы Фаил Камаев авыл җирлегендә яшәүче райондашларыбыз әлеге программадан файдаланып калырга тиеш дигән фикерен җиткерде:
- Кемнәр белми калган, әле соң түгел, программа 2016 елда да дәвам итәчәк. Мал асраучыларга ярдәм итәргә кирәк.
Авыл башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Фаил Мисбах улы:
- Дәүләт тарафыннан алып барыла торган барлык төр программалар белән дә таныштырып, аларда катнашуларын тәэмин итеп торыгыз. Теләүчеләргә документлар әзерләргә булышыгыз, - диде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Миләүшә Гыйлаева авыл җирлекләренең шәхси хуҗалыкларында күпме эре мал асралуы хакындагы мәгълүмат белән таныштырды. Авыл халкының төп яшәеш керемен тәшкил иткән терлекчелеккә, шәхси хуҗалыкта эре мал асрауга игътибарны арттыруга юнәлдерелгән сөйләшүдә шактый гына тәнкыйть сүзләре дә җиткерелде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев