Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Сыер һәм кәҗә асраучыларга дәүләт акчалата ярдәм итәчәк

Бу уңайдан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов актуаль сорауларга җавап бирде. - Республика хакимияте сөт җитештерүчеләргә, беренче чиратта, шәхси хуҗалыкларга ничек ярдәм итәргә җыена? - Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан савым сыерлары һәм кәҗәләре булган хуҗалыкларга бер мәртәбәле субсидия бирү турында карар кабул ителде. Бер сыеры...

Бу уңайдан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов актуаль сорауларга җавап бирде.
- Республика хакимияте сөт җитештерүчеләргә, беренче чиратта, шәхси хуҗалыкларга ничек ярдәм итәргә җыена?
- Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан савым сыерлары һәм кәҗәләре булган хуҗалыкларга бер мәртәбәле субсидия бирү турында карар кабул ителде. Бер сыеры булганнарга субсидия күләме 2 мең сум булачак. Ике сыер тотучыларга - 3 мең сум һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга 4 мең сум күләмендә субсидия биреләчәк. Субсидияләр февральдә түләнәчәк.
- Моның өчен күпме чыгым тотылачак һәм субсидияләр алучылар саны күпмеләп исәпләнә?
- Бу максатлар өчен тотыла торган акчаларның гомуми күләме - 360 млн. сум. 335 млн. сум шәхси хуҗалыкларда сыерлар тотучы гражданнар өчен каралган, ә калган сумма - савым кәҗәләре тотучылар өчен субсидияләр бирүгә, бер кәҗәгә 1 мең сум исәбеннән. Якынча 65 мең шәхси хуҗалык шундый ярдәм алачак.
Сыер һәм кәҗә өчен субсидияне ничек алырга?
- Субсидияләрне түләү механизмы ниндирәк? Ялганлап язуларны өчен һәм моннан явыз ниятләрдә файдалануны булдырмас өчен ниләр эшләнә?
- Субсидияләр алуга башта исәп-хисапларны авыл җирлекләре башлыклары бирә. Хуҗалыкта хайваннары булган барлык гражданнар аларны теркәргә тиеш. Белешмәләр электрон хуҗалык китабына кертелә. Әгәр сыеры теркәлгән булса, авыл җирлеге администрациясе гражданнан субсидия түләүгә гариза ала. Гражданнар, үз чиратында, сыерларның баш санын шул санда саклап калырга үз өсләренә язмача йөкләмә ала. Субсидия терлекләрнең баш санын саклап калу һәм арттыру өчен бирелә. Ягъни, беренчедән, бу терлекләрне суярга ярамый, икенчедән, аларны сөте сатылырга тиеш. Шундый йөкләмә булганда, авыл җирлеге администрациясе реестр төзи, ул районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә тапшырыла. Аннары район буенча җыелма белешмәләр төзелә, ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырыла. Без бу документларны ике көн эчендә карыйбыз. Безнең электрон хуҗалык китабы базасына керү мөмкинлегебез бар, кирәк булса, белешмәләрнең дөреслеген тикшерә алабыз. Тикшерү тәмамланганнан соң, түләү башкарыла. Субсидияне кулга алыргамы яисә счетка күчерергәме - моны мөрәҗәгать итүче үзе хәл итә, бу гаризада күрсәтелергә тиеш.
чыганак: http://intertat.tatar/avyil/s-t-satyp-alu-b-yal-re-t-shte-syer-m-k-asrauchylarga-subsidiyane-nichek-alyrga-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев