Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Сыер савуда – яңа технология

6 июнь көнне район савымчылар бәйгесенең Чуракай авылы - "Алга" хуҗалыгы җәйләвендә узачагына күңел сөенде. Соңгы елларда хуҗалык эшчәнлегендә һәм яшәешендә бик күп сораулар булып, кайберләре үзара киңәшләшү рәвешен дә алып хәл ителгәнлектән, инде менә бүген аларның район күләмендә кунакка һәм бәйгегә савымчыларны кабул итүләре шатлыклы вакыйга. Ап-ак халат һәм...

6 июнь көнне район савымчылар бәйгесенең Чуракай авылы - "Алга" хуҗалыгы җәйләвендә узачагына күңел сөенде.
Соңгы елларда хуҗалык эшчәнлегендә һәм яшәешендә бик күп сораулар булып, кайберләре үзара киңәшләшү рәвешен дә алып хәл ителгәнлектән, инде менә бүген аларның район күләмендә кунакка һәм бәйгегә савымчыларны кабул итүләре шатлыклы вакыйга. Ап-ак халат һәм яулыклардан 35 савымчы һәм 16 лаборант килгән. Хуҗалыкларда кышын укулар да оештырылып, һәркайсында савымчылар бәйгесе дә үткәрелгәнлектән, үзләрен тыныч һәм ышанычлы тоталар. Моннан тыш, узган ел Россиякүләм бәйгедә күрсәтелгән яңача саву технологиясе буенча көч сынашачаклар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты - бәйгенең судьясы Гүзәл Шаһиәхмәтова әлеге технологиянең үзенчәлеге белән таныштырды безне. Кул астындагы кирәкле әйберләрне йөртү өчен ике бүлекле чиләк кулланыла. Аның бер ягында бер тапкыр кулланыла торган - чиста, икенче ягында файдаланган салфеткалар. Җиленне савым алдыннан да, сауганнан соң да махсус эретмә белән юып сөртәләр. Соңыннан юыла торганы җиленне махсус пленка белән каплый, көн дәвамында микроб керүдән саклый. Беренче тамчы сөт имчәкләрне юганнан соң түгел, ә юганга кадәр махсус чиләккә алына һәм аңа карап, сыерның сәламәтлек торышын билгеләргә мөмкин.
Савымчылар теория, санитар әзерлек, саву аппаратын сүтеп җыю, сыерны савуга әзерләү, саву вакыты буенча өлгерлекләрен, җитезлекләрен сынадылар. Лаборантлар теория, лабораториядә булырга тиешле җиһазларны дөрес әйтеп бирү-сөйләү, майлылык, аксым, тыгызлыкны билгеләү тәртибе, сөтнең чисталыгы буенча ярышты. Зоотехниклар белемнәрен 70 сораудан торган тест ярдәмендә сынады.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 8 июнь, 2012 44 (9689) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев