Актаныш

Сылтау табу күпкә җиңел

Яңа елга аяк атлап, инде атна - 10 көн вакыт узып бара. Үткәннәргә карап нәтиҗәләрне дә барларга буладыр. Озын яллардан соң, 2013 елның тәүге эш көнендә район терлекчелек тармагының еллык эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды. Гадәттәгечә, биредә авыл җирлекләренең яшәешенә дә күзәтү ясалды. Яңа Әлем район үзәгенә әверелеп бара Бүгенге көндә...

Реклама

Яңа елга аяк атлап, инде атна - 10 көн вакыт узып бара. Үткәннәргә карап нәтиҗәләрне дә барларга буладыр. Озын яллардан соң, 2013 елның тәүге эш көнендә район терлекчелек тармагының еллык эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды. Гадәттәгечә, биредә авыл җирлекләренең яшәешенә дә күзәтү ясалды.
Яңа Әлем район үзәгенә әверелеп бара
Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда 12572 эре мал асрала. Узган елга караганда 230га артык ул. Аеруча нефтьчеләр авылы - Мәсәдедә күпләп арткан. 2012 елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда 95 эре мал өстәлгән. Иске Сәфәр, Иске Байсар, Чуракай авыл җирлекләрендә дә 50-70 эре мал санына арту күзәтелә. Шул ук вакытта күпләп кимегән җирлекләр дә бар. Мисал өчен, Яңа Әлем авыл җирлегендә быел - 113, Чалманаратта - 30, Актанышта 22 башка кимегән. Әлемлеләрнең акрын гына район үзәге яшәешенә күчеп баруларыдыр инде бу. Актанышның төнге утлары да елдан-ел якынлаша бит.
Әгәр үзем сөт сатсам
Шәхси хуҗалыкларда асралган эре малларның 6 меңгә якыны савым сыерлары. Әмма, саннарда күренгәнчә, узган ел белән чагыштырганда 5 дистәгә кимрәк. Авыл халкы иткә асрауны кулайрак күрә. Ни дисәң дә, бүгенге базар шартларында сөт саткан акча белән ит сатудан алган керем бер түгел. Билгеле ки, сөтне су бәясенә биреп тә, шул акчаларны күрергә тилмереп ятучылар да бар.
Халыктан җыелган сөткә бәянең иң югарысы Киров һәм Югары Яхшый җирлекләрендә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган саннарда күренгәнчә, биредә декабрь аена 1 литр сөткә 12 сум түләгәннәр. Иске Айман җирлегендә 11 сум 50 тиен булган ул. Иң очсыз сөт Иске Богады җирлегендә. Биредә ул нибары 9 сум гына. Шәхсән үзем, әгәр сөт сатсам, айлар буе йокы күрми, җәй буе челләдә печәнен әзерләп, гомумән, зур хезмәт куеп тапкан малны "һич югы" дигән бәягә бирмәс идем. Иренмичә, көянтә асып булса да Кировка илтер идем. Заводкамы, берәр сөт җыючыгамы- анысы мөһим түгел.
Тулы мәгълүмат газетаның җомга, 11 гыйнвар, 2013 2 (9748) санында
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: