Актаныш

Сыйфатлы азык – мул продукция чыганагы

Терлек азыгы әзерләүгә керешер алдыннан республикада "Терлек азыгының сыйфатын ачыклау буенча районнардагы ветеринария лабораторияләренең эшчәнлеге" дигән тема астында семинар-киңәшмәләр үткәрү матур гадәткә әйләнде. Быелгысы 29 май көнне безнең районның "Әнәк" агрофирмасының Түке бүлекчәсендә үтте. Анда республиканың барлык районнарының да баш ветеринар табиблары, ветеринария лабораториясе җитәкчеләре катнашты. Сөйләшүне Татарстан Республикасының баш...

Терлек азыгы әзерләүгә керешер алдыннан республикада "Терлек азыгының сыйфатын ачыклау буенча районнардагы ветеринария лабораторияләренең эшчәнлеге" дигән тема астында семинар-киңәшмәләр үткәрү матур гадәткә әйләнде. Быелгысы 29 май көнне безнең районның "Әнәк" агрофирмасының Түке бүлекчәсендә үтте. Анда республиканың барлык районнарының да баш ветеринар табиблары, ветеринария лабораториясе җитәкчеләре катнашты. Сөйләшүне Татарстан Республикасының баш ветеринар табибы Алмаз Хисаметдинов алып барды.
Терлекләрдән югары продукция алуда аларны тиешенчә балансланган ризыклар белән тукландыруның әһәмияте хакында күп еллар сөйләнелсә дә, кайбер районнарда әле ул сүздә генә кала килә. Ә малларны кыш буе тукландырачак азыкны тиешле таләпләргә туры китереп әзерләү мөһим шарт булып тора.
- Республикада терлек азыгы хәзерләүгә әзерлек бара. Кайбер районнарда ул башланып та китте инде. Шушы мөһим кампания барышында, сез, ветеринария табиблары, ветеринария лабораториясе директорлары үзегездән зур өлеш кертергә тиешсез, - дип мөрәҗәгать итте Алмаз Хисаметдинов залда утыручыларга. - Һәр базга салынырга тиешле азыкның, әзерләнгән һәр килограмм печәннең сыйфатын күзәтергә бурычлысыз. Шулай эшләмәгәндә терлекләрдән без көткән продкуцияне алу мөмкин түгел.
Терлек азыгының сыйфатын тикшерүдә ветеринария лабораторияләренең эшчәнлеге мөһим урын алып тора. Ә республикада терлек азыгының сыйфатын тикшерү буенча эшчәнлек аксый әле. Бу хакта Алмаз Хисаметдинов та ассызыклап үтте.
Республикада 39 ветеринария лабораториясе бар. Ләкин шуларның сигезенең лицензиясе юк. Болар - Азнакай, Аксубай, Кукмара, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Саба, Спасс, Чирмешән районнарындагы ветеринария лабораторияләре. Әлеге районнарның баш ветеринар табибларына Алмаз Хисаметдинов тарафыннан шактый шелтә сүзләре ишетергә туры килде. Аларга әлегә лабораторияләрен ябарга кушылды һәм кыска вакыт аралыгында лабораторияләрен ремонтлап, ел ахырына тикле лицензия алу бурычы йөкләнде.
- Терлек азыгы әзерләгәндә аеруча протеинга игътибар итәргә кирәк. Сенаж, силос салганда яшел масса нинди дымлылыкта һәм ничә процент протеин белән салынырга тиешлеген һәрберегез белергә тиеш. Протеинны исә бары тик лаборатор юл белән тикшереп кенә белеп була.
- Узган елга нәтиҗә ясап караганда Арча, Апас, Балтач районнары гына терлек азыгының сыйфатын республиканың ветеринария лаборатория үзәгендә тикшерткәннәр. Алар да 100 процент түгел, - диде республиканың ветеринар лаборатория директоры Марс Вәлиев.
Семинар-киңәшмә барышында безнең районның республикада беренчеләрдән булып, тиешле таләпләргә җавап бирүче ветеринария лабораториясе ачылуы башкаларга үрнәк итеп китерелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов кунакларны районның бар яклап та эшчәнлеге белән таныштырды.
- Бүгенге көндә җирлектә терлек азыгы әзерләү буенча эш башланды. Сенаж массасы өчен люцерна, козлятник үләннәре егабыз. Ветеринария лабораториясе безгә нык кирәк иде. Аның файдасын сизә башладык. Терлекләрне азыкның сыйфатын тикшереп ашата башлагач сөт савуны да арттыруга ирештек. Хәзер яшел массаның туклыклылыгын тикшерү белән шөгыльләнәбез. Үләннәрнең туклыклылыгы иртән екканда күбрәкме, көндез кояш кызуындамы, әллә киченме. Моны ачыклап, хуҗалыкларга җиткерәчәкбез.
Сенаж, силос салган вакытта аның дымлылыгына, туклыклылыгына нык игътибар итәргә кирәк. Әлеге массаларны базларга салганда һәрвакыт таптатырга кирәклеге дә мәгълүм.
- Боларны исегездән чыгармаска тиешсез. Кыш көне сөт кимесә, яисә тиешле продукция алмый башлагач, сәбәбен эзли башлыйсыз. Нинди дә булса инфекция ачыкланмый икән, димәк тиешенчә балансланмаган, рационга туры килми торган ризык ашатудан дигән нәтиҗә чыгарабыз. Шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен кышка терлек азыгы әзерләү барышында сез гел катнашырга, ризыкның сыйфатын күзәтүдә тотарга тиешсез, - ди Алмаз Хисаметдинов.
Семинар-киңәшмәнең гамәли өлешендә кунакларны Түкенең азык ишегалдына алып бардылар. Анда терлек азыгы әзерли торган техниканың нинди булырга, азыкка нинди культура төрләре салынырга тиешлеген күрсәттеләр. Массаның базларга салыныр алдыннан нинди лаборатор тикшерүләр үтәргә тиешлеген карадылар.
Актаныштагы ветеринар лабораториянең эшчәнлеге белән таныштылар, маллар үлгән очракта аларны яру һәм тикшерү өчен пробага нинди органнары алынырга тиешлеген күрделәр. Шулай ук җәйләүдә булдылар, һәм фермаларны кышка нинди таләпләргә туры китереп чистартырга, дезинфекцияләргә, агартырга икәнлегенә Түке фермалары мисалында инандылар.
Алмаз Хисаметдинов:
- Актаныш районы җитәкчеләренә шушындый республикакүләм семинар-киңәшмә үткәрү өчен мөмкинлек тудырганнары өчен зур итеп рәхмәт әйтәсем килә. Әлеге районда күпләр үрнәк алырдай әйберләр күп. Биредә игенчелек тә, терлекчелек тә көннән-көн ныграк үсеш ала. Алар үрнәгендә республикага да шундый ветеринар лаборатория алырга дибез. Ерак районнар терлек азыгының сыйфатын тикшертү өчен бирегә килә алмый. Без актанышлылардан киләчәктә тагын да күбрәк нәтиҗәләр көтәбез.
Марс Вәлиев:
- Әлеге семинар барышында барлык проблемаларны уртага салып сөйләштек. Ник дигәндә безнең чирне яшерә торган түгел. Бүген яшерсәк, берничә көннән ул авыру формасында калкып чыгарга мөмкин. Семинарда катнашучылар үзләренә бик күп кирәкле мәгълүмат алганнардыр дип исәплим.
Ансар Абдульманов, Тукай районы баш ветеринар табибы:
- Актаныш районының күрсәткечләре турында ишетеп торабыз. Шуңа бирегә зур кызыксыну белән килдем. Терлекчелек буенча уңышлары зур икән, димәк монда ветеринария белгечләренең дә өлеше бар дип саныйм. Терлек азыгы әзерләү буенча технологияләре дә ошады. Үзебездә куллана алырдай мисалларны күп күрдем.
***
Бу көнне Татар Суыксуы авылында участок ветеринария пункты ачылды. Әз генә артка китеп, тарих битләренә күз салсак, әлеге җирлектә ветеринария пункты 1930 еллар ахырында төзелгән була. Төрле елларда биредә ветеринар табиблары Хуҗин, Мөбәрәкҗан Шәехҗановларның терлекләрнең сәламәтлеген кайгыртканы мәгълүм. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында шактый еллар җирлектә ветеринария пункты ябылып тора. Ләкин тормыш булгач, мал-туар асраган кешенең терлегенең сәламәтлегенә кагылышлы сораулары көн саен туып тора. Кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә белми тилмерә ул. Гел генә район үзәгенә дә барып булмый. Республика җитәкчелегенең махсус программасы нигезендә республикада икенче ел инде шундый участок ветеринария пунктлары ачыла.
- Мондый пунктларны 150не ачарга уйлыйбыз. Сезнең районда узган ел Байсар җирлегендә аны ачкан идек. Хәзер Татар Суыксуы авылында ачыла. Район башлыгы Фаил Камаевның үтенече буенча киләсе елга Такталачык һәм Пучы авылларында да шундый ветеринария пунктлары төзербез, дибез. Актаныш терлекне күп асраучы район булып тора. Шулай булгач бу пунктларны дөрес файдаланырсыз дип ышанам, -дип үзенең фикерләрен җиткерде республиканың баш ветеринар табибы Алмаз Хисаметдинов.
Бу участок ветеринар пункты Татар Суыксуы һәм Иске Кормаш авыл җирлекләренә караган 7 авылга хезмәт күрсәтәчәк. Роберт Хуҗинны ветеринар табиб итеп билгеләгәннәр. Роберт абый - тәҗрибәле мал табибы.
- Хәзер шәхси хуҗалыкларда да терлекне күп асрыйлар. Шул малларның сәламәтлеген кайгыртачакбыз, профилактик прививкалар ясаячакбыз, - ди ул.
Тантаналы чарада катнашкан муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та әлеге пунктның мөһимлеген искәртеп үтте. Аның халыкка тиешенчә хезмәт күрсәтүен теләде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: