Актаныш

Сыйфатсыз продукциягә урын калмый

Сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукцияләренең генә кибет киштәләреннән урын алуына ирешү республика җитәкчеләре тарафыннан куелган бурычларның иң әһәмиятлеләренең берсе булып тора. Чөнки сыйфатсыз товар, беренчедән, халык сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаса, икенчедән, сатып алучыларда канәгатьсезлек хисләре уята, өченчедән, товар җитештерүчеләрнең дәрәҗәсен төшерә. Шушыларны булдырмау максатыннан Рәсәй Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитештерелгән авыл...

Сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукцияләренең генә кибет киштәләреннән урын алуына ирешү республика җитәкчеләре тарафыннан куелган бурычларның иң әһәмиятлеләренең берсе булып тора. Чөнки сыйфатсыз товар, беренчедән, халык сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаса, икенчедән, сатып алучыларда канәгатьсезлек хисләре уята, өченчедән, товар җитештерүчеләрнең дәрәҗәсен төшерә. Шушыларны булдырмау максатыннан Рәсәй Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләренә ветеринар белешмәне "Меркурий" федераль дәүләт мәгълүмати системасы аша бирү турында 2016 елның 27 декабрендә 589 санлы карар чыгарган иде. Белешмәләрне әлеге юл белән теркәүне 2018 елның гыйнвар аеннан башларга, дигән шарт та куелды.
Һәрберебезгә мәгълүм булганча, чимал әзер продукция булып кибет киштәләренә килеп җиткәнче шактый юл үтә. Иң элек җитештерелгән продукциянең ветеринария хезмәткәрләре тарафыннан лабораторияләрдә тикшерелүен чамаласак та, күпләрнең аны үз күзе белән күргәне булмагач, аңлап та бетермәскә мөмкин. Чынлап та, ничек тикшерәләр икән соң ул җитештергән продукцияне, һәм ашарга яраклы дигән белешмәне ничек бирәләр? Күңелдәге шушы сорауларга ачыклык кертергә теләп, без район ветеринария лабораториясендә һәм көн саен хуҗалыклардан сөт кабул итүче "Касыймов" сөт заводында булдык.
Завод лабораториясендә иртәннән үк эш кайный. Бирегә 11 хуҗалыктан сөт килә. Лаборант Гөлия Фазлыйәхмәтованың (фотода) сөтләрне тикшергән вакытына туры килдек.
- Эш көнебез танкларда кичтән калган сөттән анализ алу белән башланып китә, - дип эшчәнлекләре белән таныштырды ул. - Һәр көн 52-53 тонна сөт кабул итәбез. Җәйге айларда 100 тонна тирәсе була иде. Иң элек хуҗалык операторлары безгә сөтләрнең пробасын кертеп бирә. Без шулар нигезендә сөтне иң элек антибиотикка тикшерәбез. Әгәр сөттә антибиотик кулланганлык ачыклана икән, хуҗалыкның сөтен кире үзләренә кайтарабыз. Аннан куелыгын, әчелеген, майлылыгын, аксымын карыйбыз. Аларга шулар нигезендә акча түләнә.
- Хуҗалыклардан килгән сөтнең сыйфаты нинди?
- Килгән сөтнең сыйфатын начар дип булмый.
Бу урында район ветеринария лабораториясе җитәкчесе Ләйсән Харисованың да фикерен ишетергә теләдек.
- Хуҗалык лабораторияләрендә сөтнең сыйфаты көн саен тикшерелсә, айга бер тапкыр безнең тарафтан өстәмә тикшерү үткәрелә. Нигездә чисталыкка һәм соматик күзәнәкләргә анализ алабыз. Шулар нигезендә хуҗалыкларга сөтне кулланышка җибәрергә ярый, дигән белешмә бирәбез. Аның белән алар ай дәвамында эшли ала. Башта мондый белешмәләрне кәгазь вариантта бирә идек. Хәзер инде электрон юл белән бирүгә күчтек. Моннан тыш, хуҗалыкларда җитештерелгән икмәк, ХППда җитештерелгән жмых, катнаш азыкларны да сатуга чыгарыр алдыннан тикшерәбез һәм белешмә бирәбез. Товарны сату өчен алар электрон белешмә алалар.
Электрон белешмәнең ничек бирелүе һәм аның өстенлекләре хакында аңлатуын сорап, ветеринар санитария эксперты Рушат Гайнетдиновка мөрәҗәгать иттек.
- Безнең районда "Меркурий" программасының администраторы булып Әлфия Әмирханова тора. Ул хуҗалыкларны, оешма-предприятиеләрне шушы программа буенча базага терки. Шуның нигезендә без сайлап алып, хуҗалыкларга кирәкле формаларны тутырабыз. Әлеге программа буенча башта ике кеше укып кайттык. Һәм республикада беренчеләрдән булып шушы елның 1 гыйнварыннан эшли башладык. Әлегә электрон юл белән ветеринария белешмәсе бирү буенча
республикада алдынгы урыннарда барабыз. Әлбәттә, баштарак авыр булды. Хәзер әкренләп төшендек. Хуҗалыкларның ветеринария белгечләрен, авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итүче нокталарның белгечләрен, әзер авыл хуҗалыгы продукцияләрен кабул итүче мәгариф учреждениеләре белгечләрен дә шушы программа буенча укытабыз.
- Программаның өстенлекләре нидән гыйбарәт?
- Иң элек вакытны янга калдырырга һәм юл чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә. Хуҗалыклардагы, оешма-предприятиеләрдәге ветеринария белгечләре безгә документларын электрон юл белән җибәрәләр. Без үз чиратыбызда өйрәнеп, үзебезнең белешмәне электрон юл белән аларга җибәрәбез.
- Шунысын да әйтергә кирәк: белешмәне электрон юл белән бирә башлагач, авыл хуҗалыгы товарының кайдан чыкканлыгын илнең бөтен почмагында да күреп була. Әйтик, бер хуҗалыкның суелган терлеге ит эшкәртү комбинатына китте. Шунда ул әзер продукциягә әйләнеп, тендер аша кабат районга кайтты, ди. Без аны компьютердан карап, үзебезнең районда җитештерелгән иттән эшләнгән икәнен белә алабыз. Электрон белешмә шул ягы белән дә өстен. Аны үтә күренмәле дип әйтергә була. Ягъни җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясенең кайда һәм нинди стадиядә икәнен белеп торырга була, - дип сүзгә кушылды район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Ялалов. - Шул рәвешле һәр кеше ул продукциянең нинди сыйфат белән җибәрелгәнен күреп тора.
- Шәхси секторда җитештерелгән продукциягә дә кагыламы бу?
- Әлбәттә. Чөнки товарыңны кая гына җибәрсәң дә, синнән электрон белешмә сораячаклар. Аны алу өчен без авыл җирлеге Советы кенәгәсеннән чыгарма һәм җирлекнең ветеринария белгеченең белешмәсен сорыйбыз. Шулар нигезендә, продукция ашарга яраклы, дигән электрон белешмә бирәбез, - ди Рушат Гайнетдинов.
Район икмәк кабул итү предприятиесенең тегермән участогы җитәкчесе Ленар Гәрәевтән дә әлеге программа хакындагы фикерләре белән кызыксындык.
- Без нигездә катнаш азык ясыйбыз. Аны республиканың җиде районына җибәрәбез. Үзебезнең һәм район ветеринария лабораторияләрендә аның сыйфатын, протеин күләмен даими тикшереп торабыз. Шулай ук Казанда, Түбән Камада да тикшертәбез. Сатуга чыгарыр алдыннан исә ветеринария белешмәсен район ветеринария берләшмәсеннән килеп ала идек. Оешмабыз ерак урнашкан. Белешмәне электрон юл белән бирә башлагач, юл чыгымнары күзгә күренеп кимеде. Өстәвенә, вакытны да янга калдыра. Накладнойны интернет аша җибәрәбез. Рушат аларны карап, үзенең белешмәсен электрон юл белән бирә. Һәрбер машинаны шул рәвешле озатабыз, - ди ул.
Чынлап та, ветеринария белешмәсен электрон юл белән бирә башлагач, хуҗалыкларга да итәк-җиңнәрен ныграк җыя башларга туры килгәндер. Чөнки сыйфатлы товарга гына ихтыяҗның зурлыгын инде алар ныклап тоя башладылар шикелле. Бигрәк тә антибиотик чыккан сөтләрен кире кайтарсалар, хуҗалык кесәсенә күпме акча керми кала, дигән сүз бит. Шулай ук сөтнең чисталыгына да игътибарны ныклап арттыру зарур. Мөгезле эре терлек, кош итләренә дә кагыла бу. Җитештергән продукциябез илнең кайсы почмагының кибет киштәсенә барып җитсә дә, горурланып, Актаныш сөтеннән ясалган май, сыр, эремчек, Актаныш итеннән ясалган пилмән, казылык диярлек булсын иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: