Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Сынау елы: Эшләр тәүлек әйләнәсенә бара

Районыбыз басуларында дәррәү башланып киткән, тулы көч-куәтенә барган урак кампаниясен ел саен яктыртуны изге бурычыбыз саныйбыз. Бүген Актаныш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев белән актуаль әңгәмә корырга булдым.

Алдан ук әйтергә кирәк — быел чәчү дә иртәрәк башланса да, корылык үзенең начар йогынтысын ясап куйды. Һава торышы артык көйсез булмаса да, бик очындырып та бармады. Хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар, бригадирлар, шофёрларлар һәм механизаторлар тәүлектәге һәр сәгатнең, һәр минутның кадерен белеп, файдаланып калырга ашыгып эшли.

«Урак — 2023» кампаниясенә хуҗалыклар тулысынча әзерлек белән керештеләрме, Нәфис Әзһәмович?

— Элеккеге авыл хуҗалыгы тармагы министрыбыз Марат Готович Әхмәтов(ред. Әлеге вакытта Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисенең урынбасары) бик акыллы әйтеме бар иде бит инде: «Табигать белән шахмат уены уйныйм. Табигать факторлары барыбер мат куя!!!»
Үзгәреш юк. Табигать белән көрәшеп булмый. Аңа яраклашып эш иткәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешә алабыз. Урып-җыю кампаниясе тулы куәтенә бара. Техника әзерлеге бик яхшы булды, шөкер. Бүгенгесе көнне, соңгы 3 көн эчендә яуган яңгырлар бераз комаучалый. Районның төрле почмакларында яугалап тора.


Игеннәр әйбәт өлгердеме, гектар көченә бәяләмәне дә ишетәсе килә.

— Игеннәрнең өлгерешенә килгәндә, тигез булды өлгерү. Яңгырсыз булган җәйне дә исәпкә алсак: гектар көченнән 20 центнер икмәк алып барабыз. Уртача күрсәткеч бу. Шулай да 40 центнерлап та алганнары бар. Болар инде "Актаныш«(28) һәм «Әнәк» агрофирмалары, «Чишмә» һәм «Нур» хуҗалыклары. Көн сводкасына күз салсак: «Нигез» — 25, «Башак» — 29, «Нур» — 26, «Чишмә» — 36, «Таң» — 30 центнер күрсәткечләренә ирешә. 


— Бөтенләй яңгыр эләкмәгән хуҗалыклар: 15-16 центнер белән генә барганнар да бар.

 
Нинди культураларны арттыру мөһим?


— Борчак культурасын алып бетереп киләбез. Көзге культураларны, арыш һәм бодайларны алдык. Алар безнең өчен стратегик культура булып торалар, көткән уңышны бирделәр. Көзге культураларга басым ясап әйтәсе килә: аларны күбрәк чәчү кирәк. Корылык була калса: аларны да сенажга сала алабыз. Массасы да күп була. Ел уңышлы килсә: уҗымнарга караганда уңышы мул күпкә! Сортлары, орлыкчылык белән ныклап шөгыльләнү мөһим. Моның өчен безнең тулы мөмкинлек бар. «Россельхозцентр» федераль үзәкнең Татарстан филиалы Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Әфка Сәрваров бу өлкәдә зур тырышлык куя. Без чәчкән вакытта да, үсентеләрне тәрбияләгән чакта да агрономнарны җыеп алып барып тәҗрибә уртаклашулар оештырыла. Бу өлкәдә без республика күләмендә яхшы гына урыннардабыз. Башкортстан, Курган якларына да чыгалар белгечләребез бу максатлар белән. Бик аз гына янчыкларда уңай сортларның орлыкларын алып кайтып үрчетәбез.
Соңгы 3 елда Актанышта районында үткәрелгән «Кыр көне — 2023» нәкъ шушы сынау участокларында үтте. "Чәчер«гә йөз тотабыз — бу хуҗалык та орлыкчылык хуҗалыгы буларак эшләп китәлсә иде, бу юнәлешне сайладылар бу хуҗалык. 

Бездәге җир эшкәртү алымы ничек микән?

— Безнең як — Актаныш төбәге үзенчәлекле! Шуңа күрә дә туфрак та игътибар таләп итә. Җирне суккалап караган хуҗалыклар бар. Ләкин җирне алай эшкәрткәч бездә бер ел уңыш мул була, икенче елга аз була. Җирне өске катын гына эшкәртәбез һәм дым аска төшсен өчен җир тирәнәйткечләр белән эшкәртеп чыгабыз. Моның планын хуҗалыкларга җиткерәбез. Бу планның өчтән бер өлеше тирәнәйтелә. Бу ысул үзенең уңай нәтиҗәсенә илтә. Дым яхшы туплана. Өстә барлыкка килгән биологик массаны бутамыйча, астын-өскә әйләндермичә файдалы элементларны һәм матдәләрне саклап калырга ярдәм итә. Ә менә читкә бу кануннардан тайпылып җирне башкача яки дискатор белән эшкәрткән хуҗалыклар уңышны да мул итеп алалмый!


— Урып-җыю алып бару буенча, аның тәртибенә карап алсак: 100 гектарга — 1 комбайн, дигән кагыйдә бар иде. «Нива» комбайннары бүгенге көндә юк, бу мәгълүмат аларга кагылышлы. Заманча, зур комбайннар 20, 30 яисә 40, 50, 60 центнердан күбрәк икмәк җыю өчен дә җиһазландырылганнар. 
Кайткан икмәкне урнаштыру кирәк. Ындыр табаклары буенча, 19 киптергечтән районда әле 15 эшли. Калганнары кушылмады. Бездә 25 ындыр табагы бар, бик оешкан төстә «Әнәк» агрофирмасының барлык бүлекчәләрендә эш гөрли һәм «Актаныш» агрофирмасында. Яшьләр бихисап бу агрофирмаларда, кадрлар проблематикасы юк. Икмәк кабул итү предприятиеләре тулысынча әзер, сөйләшүләр булды. Район хуҗалыкларының бухгалтерияләренә тарифлар таратылды. Ике хуҗалыгыбыз Башкириягә, Янаулга да чыгарасы бар. 


Корылык быел зур югалтуларга сәбәпче булды. Бу табигать кырыслыгыннан зыян күргән хуҗалыкларга дәүләт ярдәме каралган?

— Корылыктан Актаныш районында 8 мең гектар җир зыян күрде. Корылыктан да, кырау белән яңгырсызлыктан да җәфа чиктеләр. Тулысынча мәйданнар корып бетмәде инде. Хуҗалыкның 50 мең гектар чәчү җире, дип алсак та якынча — 26 мең гектарны страховкаладылар. Махсус комиссия булган зыянны килеп карады.

Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгын хәстәрләү кампаниясе дә яки "яшел урак«та дәвам итә. Кыш имин үтәрме малкайларыбыз өчен?

— Бер шартлы терлеккә 40/1 центнер азык берәмлеге әзерләнергә тиеш иде. Безнең 26 мең шартлы терлеккә бик зур күләмдә булуы зарур иде. Сенаж һәм печән массасы белән бу фәрманның 60% эшли алдык. Бу бик зур күләм. Кукуруз массасы белән тулыландырып, тутырып бетерергә тиешбез. Кукурузаның орлыкларының гибридлары чит илнекеләр яхшы уңыш бирде. Ә менә үзебезнекеләр өйрәнелеп бетелмәгән. Әмма ныклап мул уңыш алу серләренә бу өлкәдә дә төшенәбез. Соңгы арада яуган яңгыррлар кукуруз массасын күтәрде: 200-250 центнер уңыш бер гектардан исәпләнә. Икенче чабым — беренчесе белән чагыштырып караган очракта яхшырак та күренә. Икенче чабым белән дә хуҗалык саен 2 базлап тутырырбыз, дип өметләнәм. 
Терлекне монокорм белән туйдырабыз. Монокормга сенаж, силус, салам кушыла безнең һәм сатып алынган концентрантлар, хуҗалыкта булган 3-4 төр фураж кулланыла. Монокорм белән 212 тонна сөт алып киләбез әлеге көндә. Сөт бәяләре тешләшү сәбәпле 230 тоннадан түбәнгәрәк төштек. 


— Шулай да терлек башларының саны кимү ягына түгел!


Хуҗалыкларда яңа биналар, амбарлар һәм фермалар салу ничегрәк? Яңалары сафка басамы?

— Төзелешләр бик юк агымдагы елда. Шулай да «Чишмә» хуҗалыгында, «Әнәк» һәм «Актаныш» агрофирмаларында шактый зур төзелешләр булды. Биредә бозаулар торагы, амбарлар, фермалар, ындыр табаклары яңартылды. Башкаларда агымдагы ремонт эшләре. Басуга төп игътибарны юнәлтеп, терлекчелекне дә оныту ярамый! Безнең район терлекчелек белән көн күрә торганнардан. 


Урып-җыю барышында катнашучы игенчеләребезнең дә, техниканың да иминлеген тәэмин итүче нинди чаралар бар?

— Урак кампаниясендә куркынычсызлык чаралары гамәлдә. Һәрбер бүлекчәдә дә бу җәһәттән эшләр даими бара. Анда басуда бер комбайн эшлиме, янгын сүндерү техникасы чыгарга тиеш. Комбайн гына түгел, икмәге дә янып китүе ихтимал. Беләбез, төрле очраклар булды. Кыр корабларыбызда механизаторларыбыз кондиционерларлы кабиналарда хезмәт куя. Йөк машиналарының кабиналарында йөрүче шофёрларга да Аллаһ ярдәмен бирсен. Анда менә кондиционерлар бик юк шул... Ашату оештырыла, бик тәмле була гадәттә!


Урып-җыю кампаниясенең хезмәт хаклары ничек икән? Тукталып үтик әле, Нәфис әфәнде. 

— Хезмәт хаклары хуҗалык җитәкчеләре тарафыннан билгеләнә. Безнең, министрлыкның рекомендацияләргә таянып эшләнелә бу эш. 

Актаныш игенчеләренә изге теләкләрегезне җиткерик, изге фикерләрегезне әйтсәгезче.

— Сынау елы. Өченче ел, 2010нчы ел шундыйлардан булды. Сынатмаска тырышыйк. Югары күрсәткечләргә омтылыйк!!! Икмәкләребезне югалтуларсыз ындыр табакларына салып куярга язсын, икмәк булса — җыр да була! Киләсе елның уңышына — әле үк диярлек нигез салына. Көзге уңыш, көзге муллык бәйрәмнәрендә дә йөзләребез шат булсын! Игенчеләребезгә саулык, хуҗалык җитәкчеләренә — түземлек телим. Яугир якташларыбыз да зур җиңүләр белән кайтсын, аларга да бәрәкәтле кыр-басуларыбызны кыр корабларыбызда иңләүләр, ил табыны муллыгы өчен тырыш хезмәт куюлар насыйп булсын!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев