Сыйфатка корылган терлекчелек- уңышлы бизнес ул
28 сентябрь көнне Нур Баян исемендәге хуҗалыкта күршедәге 8 район вәкилләре катнашында республикакүләм семинар-киңәшмә узды.
Актаныш, Минзәлә, Зәй, Түбән Кама, Мөслим, Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск,Тукай районнарыннан килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, инвесткомпания җитәкчеләре, терлекчелек буенча консультантлар, зоотехниклар терлекчелектәге иң актуаль мәсьәләләр хакында сөйләште.
Актаныш – терлекчелектә лидер
“Сөтчелектәге нәтиҗәле технологияләр-
авыл хуҗалыгы предприятиесенең уңыш нигезең темасы астындагы әлеге семинарларны үткәрү республиканың терлекчелек өлкәсендә аеруча зур уңышларга ирешкән 5 районына билгеләнгән. Чүпрәле, Балтач, Баулы, Балык Бистәсе белән Актаныш районы да алдынгылар рәтендә, бездә күршеләр белән
уртаклашырдай эш нәтиҗәләре, югары күрсәткечләр шактый. Киңәшмә эшенә җитәкчелек иткән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Актаныш районын
республика терлекчелек тармагының 8 айлык эшенә йомгак ясаганда берничә тапкыр уңай яктан телгә алды.
Алда – кышлату чоры. Ленар Наил улы 2021-2022 елгы кышның аеруча салкын киләчәген, шуңа бәйле рәвештә мал баш саннарын саклап калу белән беррәттән продукция бирүчәнлекне киметмәү, тагы да арттыру юлларын эзләргә кушты. Агымдагы елның 8 аенда республикада 970 мең тонна сөт, 277 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. Шул ук вакытта республика буенча сөт бирүче терлекләренең кимүенә юл куелган. Безнең районда исә бу уңайдан терлек баш саннарын саклау буенча югары дәрәҗәдә эш оештырылуын билгеләп үтте министр урынбасары. Нәселле таналар сатып алу, көтү яңартуга дәүләт ярдәме каралган, субсидияләр бирелә. Моннан файдаланмау үзең утырган ботакны чабуга тиң. Пучы мәдәният йортында узган пленар утырышта лабораторияләрдә сыерларны сөте буенча буазлыгын ачыклау турында да сөйләделәр. Бу алдынгы технология Актанышта уңышлы эшли. Сөтчелекне цифрлаштыру; селекция-генетика эшен оештыру; азык сыйфатын бәяләү лабораторияләре булдыру; көтү яңарту технологиясе; сыйфатлы, балансланган терлек азыгы рационы төзү; пробиотиклар куллану; яшь терлекне сәламәт итеп үстерү мәсьәләләре буенча чыгышлар тыңланды.
Киңәшмәнең пленар өлеше башланганчы, күргәзмәдә семинарда катнашучыларга алдынгы технологияләр күрсәтелде. Биредә һәркем теге яки бу фирма тәкъдим иткән һәм терлекчелек тармагында киң кулланылучы препаратлар белән танышты. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев башлап җибәрде, кунакларны районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды.
Бизнес – безнең фермаларда
Семинарның гамәли өлешендә Нур Баян исемендәге хуҗалыкның заманча ысулларга нигезләнгән терлекчелек комплексы күрсәтелде. Җитәкче Айрат Гапсәләмов әйтүенә караганда, хуҗалык 5332 гектар җир мәйданына ия. 4385 гектар сөрем җирнең беренче яртысында бөртеклеләр, икенче яртысында терлек азыгы культурасы игелә. Хуҗалыкта 2570 баш терлек асрала. 760 савым сыерыннан уртача 6500 килограмм сөт савыла. Шулай ук үгезләр симертү җайга салынган. 2020 елда 200 млн сум акча табышы булса, 100 млн сумы сөт сатудан, 50 млн сумы үгез ите җитештерүдән кергән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев семинарда катнашучыларның игътибарын яңа гына Чехиядән кайтарылган савым
сыерларына юнәлтте. Матур сары сыерлар безнекеләрдән төсләре белән генә түгел, холык-фигыльләре белән дә аерыла ди. Чыбыркы белән сугу, кыйнау түгел, ямьсез итеп акырсалар да бу хайваннар шунда ук холыксызлана, сөт бирүчәнлекләре кискен кими икән. Чит илдән кайткан сөтбикәләрне караучы терлекчеләр үзеннән-үзе үз холыкларын да
тәрбияли булып чыга. Нур Баян исемендәге хуҗалык илдәге генә түгел, дөньякүләм яңалыкларга кыю адым ясый. Рекламада күрсәтелә торган “Мираторг” продукциясе җитештерүче компания инде дистә еллар әлеге хуҗалык белән хезмәттәшлектә. “Мираторг” колбасалары Нур Баянның үгез итеннән ясала”,– ди Айрат Гапсәләмов, уенын-чынын бергә кушып, шул исәптән горурланып та.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Нур Баян исемендәге хуҗалыкны терлекчелектән бизнес ясаучылар дип билгеләп үтте:
– Һәр нәрсәдә бизнес күрмәсәк, киләчәкне төзеп булмый. Бозау үстерү, тана-
сыерларны каплату, ашату-барысы да сыйфатка һәм тизлеккә корылган булырга тиеш. Шулай иткәндә терлекчелек
бизнеска әверелә, акча кертә, рентабельлелек югары була,– диде Ленар Наил улы.
Киңәшмәдә Актаныш ветеринария берләшмәсе җитәкче-белгечләре районда терлекчелектә уңышлы алып барылган эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Сыерларны каплату һәм каплатканнан соңгы нәтиҗәләрне УЗИ ярдәмендә ачыклау тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Яшь бозауларны тәрбияләү, идентификацияләү, бирка кую һәм теркәү, таналарны ясалма орлыкландыруга әзерләү, сыерларны каплатуны монитор аша бәяләү, сыерларның тоякларын эшкәртүнең нәтиҗәлелеге турында да аңлатылды һәм практикада күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев