Актаныш

"Таң" хуҗалыгы үрнәк күрсәтте

Узган җомгада "Таң" хуҗалыгының Такталачык авылындагы машина-трактор паркында район хуҗалыклары инженерлары, агрономнары катнашында семинар-киңәшмә узды. Аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов алып барды. Сөйләшүдә техника ремонты төп мәсьәлә буларак күтәрелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев барлык хуҗалыкларда да техника...

Узган җомгада "Таң" хуҗалыгының Такталачык авылындагы машина-трактор паркында район хуҗалыклары инженерлары, агрономнары катнашында семинар-киңәшмә узды. Аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит Мирзаһитов алып барды.
Сөйләшүдә техника ремонты төп мәсьәлә буларак күтәрелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев барлык хуҗалыкларда да техника ремонтына җитди карарга кирәклегенә басым ясады.
- Көзге чәчү вакытында күбрәк чәчү комплекслары катнашты. Өч хуҗалыкта гади чәчкечләр, һәр хуҗалыкта да культиваторлар, дискаторлар белән эшләделәр. Калган агрегатлар язгы чәчүдә генә катнашты. Аларын инде паркларга алып кайтып, ремонтлауны башларга кушылса да, "Башак", "Таң", "Нигез" хуҗалыкларыннан башкалар бу эшне башламаганнар, - ди Нәфис Сәлимгәрәев.
Һава температурасы плюс торганда, ремонт бригадаларын оештырып, техниканы төзәтеп куйган очракта күпкә отышлырак чыгадыр. Чөнки техника паркларында җылытылган биналар аз. Көннәрнең эш шартлары өчен уңайлы торуын исәпкә алып, тагылма коралларны 1 декабрьгә төзекләндереп бетерү бурычы куелды.Комбайннарны да кырдан алып кайтып, ремонтлап кую мәслихәт.
Әгәр комбайннарны кырдан алып кайткан килеш кенә куясыз икән, бу әле аларны дөрес итеп саклауга куюга керми. Чөнки эчке детальләрен сүтмичә, аның төзекме, юкмы икәнлеген белеп булмый. Сүткәч җитешсезлекләре дә күренә, вакытында төзәтү мөмкинлеге дә туа, - ди дәүләт күзәтчелек идарәсенең Актаныш район бүлеге җитәкчесе Илдус Хәкимов.
Комбайннарның тәгәрмәчләрен ярылулардан саклау максатыннан аларны төреп куярга кирәклегенә дә басым ясады ул. Шулай ук тырмалар ремонтына да җитди карарга кирәклеге искәртелде.
Язгы һәм көзге кыр эшләрендә катнашачак барлык техниканы үз вакытында ремонтлап, саклауга куйганда гына ул эшләрне курыкмыйча башкарып чыгып булачак. Ә инде вакыт бар әле, эшләрбез дип йөрүче хуҗалыкларда аның кыенлыгын быелгы урып-җыю вакытында татыдылар инде. Урып-җыю барышында комбайннары ватылып, аларны төзәтүгә сарыф ителгән вакыт эчендә, башка хуҗалыклар ике-өч комбайн белән барлык урып-җыю эшләрен башкарып чыктылар. Шуның өчен, һәр хуҗалыкта да ремонт вакытында инженерлар механизаторлар янында эшкә күзәтчелек итәргә, ә икътисадчылар түләүне алдан ук аңлатып куярга тиешләр. Хезмәткәрләргә эшләү өчен тиешле шартлар тудырылганда һәм хезмәтләренә тиешенчә түләнгәндә нәтиҗәсен күрергә була.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: