Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

ТАБИГАТЬ АЛДЫНДА БЕЗ КӨЧСЕЗ: Өмет багълаган 100 урынына 20-24 центнер (фотолар)

Корылык елы авыл хуҗалыгының игенчелек тармагына искиткеч зур югалтулар китерде. Язгы кыр эшләре чорында “Актаныш” агрофирмасының Тыңламас басуына җитәкче-белгечләр зур өметләр багълаган була: кимендә һәр гектар мәйданнан 100 центнер уңыш җыеп алу-төп максат итеп куела. Ләйсән ГАЗИЗОВА

    Моның өчен агрофирмада барлык агротехник чаралар төгәл үтәлә: туфрак ашлама белән туфрак тукландырыла, элиталы бодай орлыгы химикатлар белән эшкәртеп буразнага салына. Әмма шифалы яңгырларсыз мул уңыш алырмын димә. Соңгы яңгыр кырларга 2 май көнне төшә. Узган атнада яуган тамчылар басу тузанын гына басып китә шул. 

          -    2010 нчы корылык елында 5 июльдә урып-җыю эшен башласак, быел 6 июльдә комбайннар беренче  уңышны җыярга кереп китте, бер гектар көзге бодайдан 20-24 центнер уңыш чыга. Икмәкнең җилемсәлелеге бик түбән, шуңа мал азыгына җибәрәчәкбез,- ди  “Актаныш” агрофирмасы директоры Рамил Вәлиев.

          Комбайнчы-механизаторлар урып-җыю чорын Сабантуйны көткән чабышкы атлардай әзерләнеп көтеп ала бит. Яшерен-батырын түгел, урып-җыю сезоны комбайнчылар өчен еллык хезмәт хакын туплап куя торган вакыт та әле ул. Бүген агрофирмадагы 6 комбайн да басуда, кыр корабларын иярләүчеләрнең ярдәмчеләре дә янәшәдә генә.  Булган икмәкне югалтуларсыз җыеп амбарларга озату өчен көрәш бара. 
Агрофирманың икенче басуындагы бодай культурасыннан ничек тә киләсе елга орлык әзерләргә тырышалар. Камылларны екканнан соң бөртекләр тулылылансын өчен бераз көтәргә дә туры килә игенчеләргә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев