Актаныш

Табыннарыбызны сыйлы итүчеләр бәйрәме

Ел әйләнәсе илебез табынын сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өчен армый-талмый хезмәт куючы районыбызның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре шимбә көнне һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов белән әңгәмәбез шул уңайдан. - Дәниф Әсрарович, районыбыз бәйрәмне нинди рух белән каршылый? -...

Ел әйләнәсе илебез табынын сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өчен армый-талмый хезмәт куючы районыбызның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре шимбә көнне һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов белән әңгәмәбез шул уңайдан.
- Дәниф Әсрарович, районыбыз бәйрәмне нинди рух белән каршылый?
- Бу бәйрәм башкаларыннан шактый аерыла. Чөнки нинди генә һөнәр иясе булмасын, беренче урында тамак туклыгы тора. Ә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре шушы тамак туклыгын тәэмин итүчеләр. Безне туйдыручы Җир-Ана белән эшләүче, зур сабырлыкка ия һөнәр ияләренең бәйрәме буларак та кадерле ул. Эшләгән эшеңнең нәтиҗәләре булып, аннан рәхәтлек алсаң гына бәйрәмнең кадере була. Бу нисбәттән, быел да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәмне үзләренең матур хезмәт нәтиҗәләре белән каршылый. Иң зур байлыгыбыз - икмәк. Быел үсемлекнең тулы үсеше өчен әллә ни зур шартлар булмаса да, игенчеләребез мул уңыш үстерүгә ирештеләр. Районыбыз кырларыннан алар тырышлыгы белән 170 мең тоннадан артык бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җитештерелеп, дәүләт һәм үзебезнең амбарларга тиешле юнәлештә салып куелган икән, мин моны зур җиңү, дип саныйм. Соңгы елларда мондый күрсәткечләргә ирешә алмаган идек. Икмәк мул булса да проблема, дигән сүзләрне ишетергә туры килде. Ипи күп булганда проблеманы хәл итү күпкә җиңелрәк һәм сөенечлерәк бит. Гәрчә икмәк сату бәяләре быел шактый түбән булса да.
Районыбыз кырларында шундый мул икмәк үстерелгән икән, моның артында зур хезмәт ята. Иң беренче чиратта җир эшкәртү технологиясе үз юлына кереп бара. Башта җирне өстән эшкәртүгә генә өстенлек бирсәк, хәзер әкренләп җирне тирәнәйтү юнәлешенә күчәбез. Чәчү әйләнешен саклауга да игътибарны нык арттырабыз. Соңгы вакытта районга яңа культуралар: рапс, соя, люпин, горчица кереп бара. Бөртекле-кузаклы культураларның мәйданнары арттырыла. Хуҗалыкларда көнбагыш үстерү дә арта. Соңгы ике елда
"Әнәк"агрофирмасында шикәр чөгендере үстерелде. Менә болар барысы җитәкче-белгечләрнең җир белән эшләүдәге уңай үзгәреш нәтиҗәләре, дип әйтәсем килә. Аннан соң, игенчелектә техникасыз булмый. Техника белән коралланыш районда яхшыра бара. Соңгы елларда зур егәрлеккә ия тракторлар, чәчү комплекслары ала башладык. Болар барысы игенчелек үсешендә уңай нәтиҗәләр бирде. Шулай ук орлыклар белән эшләү дәрәҗәсе дә арта. Без хәзер югары сортлы, элиталы, супер элиталы орлыклар белән эшлибез. Корткыч-бөҗәкләргә каршы эшләү юнәлешендә дә ныклап шөгыльләнәбез. Нинди генә алымнар куллансак та, җирне ашламыйча булмый. Быел бер гектарга тәэсир итү көчендә 80 килограмм ашлама кертелде.
- Ә иң мөһиме, мөгаен, кадрлардыр...
- Әлбәттә. Безнең үз эшенә бирелгән, һөнәри әзерлекле механизаторлар сакланып калды. Гаилә династияләре белән эшләүче механизаторларыбыз булу сөендерә. Иң куандырганы - әлеге хезмәткә яшьләрнең дә тартылуы. Районда 600дән артык механизатор арасында 100дән артык 35 яшькә хәтле механизатор хезмәт куйды. Алар - безнең киләчәгебез. Гомумән, игенчелек буенча алганда районның быелгы эшчәнлегеннән канәгатьмен. Игенчеләребезгә, җитәкче-белгечләргә зур рәхмәтемне җиткерәм.
Ләкин әле эшләнмәгән эшләр дә бар. Киләчәктә сидерат, ашламалар белән эшләүне яхшыртырга кирәк. Макро, микро элементлар белән эшләү вакытларын да җайга салырга иде. Елның нинди булуына карамастан, югары уңыш бирә торган орлыклар белән эшләү мәсьәләсен дә карарга кирәк. Аннан ындыр табагы егәрлеген карап бетерәсе бар. Андагы техниканың җитештерүчәнлеге аз булуын агымдагы ел тагын бер кат күрсәтте. Эш вакытында техниканың ватылуына юл куймас өчен, аларга үз вакытында техник карау үткәрү мөмкинлекләрен киңәйтү зарур. Һәм алдагы елларда безгә җир эшкәртә торган техниканы ике-өч ел эчендә алыштыру мәсьәләсен дә куярга кирәк.
- Килешәсездер: игенчелек - терлекчелектән, терлекчелек игенчелектән башка яши алмый.
- Әйе, аларның бәйләнеше бик зур. Быел иң зур куанычыбыз - терлекләрнең баш саннарын саклап кына калмыйча, аны 500 башка арттыра да алдык. МЭТнең баш саннары буенча без республикада, Арча һәм Балтач районнарыннан кала, өченче урында. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы безгә терлекчелектән продукция алуны 5 процентка үстерү бурычы куйган иде. Без әлегә 106 процент үсеш белән барабыз. Узган елның 9 аенда 42 мең тонна сөт җитештергән булсак, быел шул чорга ул 44 мең тоннадан артып китте. Монда хуҗалыкларның да, фермер хуҗалыкларының да өлеше бик зур. Ит җитештерүдә дә, тавык ите белән берлектә, республика буенча иң күп ит җитештерүче район булып торабыз. Чиста МЭТ ите җитештерү буенча да үсештәбез. Терлекчелектәге быелгы казанышларыбызга килгәндә, терлекләрнең продуктлылыгын күтәрү буенча экстенсив юл белән түгел, интенсив юл белән үсүгә юнәлеш алдык. Савым сыерларын төрле төркемнәргә бүлү, цех технологиясен кертү буенча шактый уңай үзгәрешләр бар. Сыерларны бәйсез асрауга күчерә барабыз. Ә ит терлекләре үсешендә соңгы елларда күрелмәгән нәтиҗәләргә ирешәбез, дисәк тә була.
Терлек азыгы әзерләү буенча да бик нык алга китеш сизелә. Быел ел ярымга җитәрлек терлек азыгы әзерләүгә ирештек. Безгә 137 мең тонна сенаж кирәк булса, аны 254 мең тонна итеп җитештердек. Бу киләчәктә терлекләрне җәйге җәйләүләргә чыгаруны чикләп, терлекләргә бер төрле монокорм ашатуга мөмкинлек ача. Печән җитештерү дә быел бик күп булды. Дәүләт программасы кысаларында терлек торакларына капиталь ремонт ясауга да игътибарны нык арттырдык. Быел әлеге программа белән өченче ел эшлибез. Шуның нигезендә 50гә якын терлек торагына капиталь ремонт үткәрелде. Технологиягә җавап бирердәй саву заллары белән тораклар барлыкка килә башлады. "Ташкын", "Нур", "Таң", "Нигез" хуҗалыкларында, "Актаныш" агрофирмасында бәйсез сыерларны саву мөмкинлекләре тудырылган тораклар булдырылды. Чишмә авылында мең башка исәпләнгән комплекска нигез салынды. Игенчелектәге кебек үк, терлекчелектә дә үз эшләрен чын күңелдән яратып башкаручы хезмәткәрләр, белгечләр хезмәт куя. Белгечләрне чит илгә җибәреп укытып кайтару да үз нәтиҗәсен бирде. Бу урында шуны әйтәсем килә: игенчелекне дә, терлекчелекне дә фәнгә якынайту буенча һәрдаим эш алып барыла.
Райондагы 9 меңнән артык савым сыерын савар өчен 268 савымчыбыз бар. Алар арасында бик дәрәҗәле, ихтирамга лаек савымчылар, шулай ук республика ярышларында җиңүчеләр бар. "Башак" хуҗалыгы савымчысы Гүзәл Әхмәтова ике ел рәттән республика ярышында алдынгы урынны алды. Җиңел хезмәт булмаса да, савымчылар сафына яшьләрнең килүе дә сөендерә. Терлекчеләр арасында да үз хезмәтенең осталары күп. "Башак" хуҗалыгы һәр елны ит җитештерү буенча стабиль үсеш алып бара. Нур Баян исемендәге, "Ташкын" хуҗалыклары да бу юнәлештә уңай үзгәрешләр кичерә.
- Райондагы фермер хуҗалыклары да авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә үзләреннән өлеш кертә...
- Дөрестән дә, соңгы елларда фермер хуҗалыклары арта бара. Теләге булганнарны дәүләт программаларында катнаштыру буенча эшлибез. Башлангыч фермер, гаилә фермасы программаларында катнашучылар һәм җиңүчеләр бар. Игенчелек буенча да, терлекчелек буенча да аларда җитештерелгән продукция арта. Ә яшелчә тулысынча фермер хуҗалыкларында җитештерелә.
- Дәниф Әсрарович, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан изге теләкләрегезне дә ирештерсәгез иде.
- Районыбызның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ихластан тәбрик итәм. Киләчәктә гаиләләрегезгә иминлек, сәламәтлек телим. Алдагы елларда да районыбыз үсеше шаһитлары булып, матур итеп, бик күп бәйрәмнәрдә катнашырга язсын. Быелгы авыл хуҗалыгы елын уңышлы гына төгәлләрбез, дигән ышанычта калам.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: